Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимешле каймак бәлеше

Каймак бәлеше һәм җимеш бәлешен һәркемнең аерым пешереп караганы бардыр, ә ике эчлекне бер бәлешкә салып пешереп карагыз әле.

news_top_970_100
Җимешле каймак бәлеше
Камыр өчен: 200 г атланмай (маргарин), 0,5 стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 бал калагы көпшәкләндергеч, 3 стакан он.

Беренче эчлек өчен: 200 г кара җимеш, 200 г күрәгә, 100 г куертылган сөт (сгущенка).

Икенче эчлек өчен: 200 г кибет каймагы, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 йомырка.

Эш барышы: Ингредиентларны кушып камыр ясарга, он күрсәтелгән күләмнән кимрәк яки артыграк та кирәк булырга мөмкин. Эчлек ясаганчы суыткычка куеп торырга мөмкин.

Җимешләрне аерым-аерым иттарткычтан чыгарырга, һәрберсенә 50 шәр грамм куертылган сөт салып болгатырга. Аннары икенче эчлекнең ингредиентларын бергә салып яхшылап болгатырга.

Табаны майларга, камырны табага куеп, кул белән җәяргә, кырыйларын биек итеп күтәртергә, чәнечке белән камырга эзләр ясарга. Аннары табаның яртысына кара җимеш җәяргә, икенче яртысына – күрәгә. Шуларның өстенә каймак катнашмасын агызырга. Камырның кырыйларын чәнечке белән эзләр ясап, җайлап кына эчлек эченә төшерергә.

Җимешле каймак бәлешен 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.

Берьюлы ике катлы һәм өч төрле эчлекле бәлеш әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100