Җиләк-җимеш салаты (рецепт)

1 Января 2018

Автор: Гөлүзә Василова
Яңа елны каршылаганнан соң өстәлгә кискәләп куелган җиләк-җимеш кала, алардан салат ясап ашый аласыз. Җиләк-җимеш никадәр күптөрле булса, салат та тәмлерәк була.
Салат өчен: алма, груша, киви, банан, виноград, ананас, мандарин, апельсин, туңдыргычта катырылган җиләк-җимеш, йогурт.

Барысын да шакмаклап, вак итеп турарга, виноградны икегә бүләргә, төшен алырга. Өстенә баллы йогурт яки гади йогуртка бал кушып болгатып салырга. Өстенә туңдыргычта катырылган кара һәм кызыл карлыгын, җир һәм каен җиләге, сырганак һәм башкаларны да салырга мөмкин.

Табынга бирер алдыннан болгатырга.

Фикерләр








Аш-су

Айсылу Лероннан тутырылган тавык рецепты

"Татар радиосы" алып баручысы Айсылу Лероннан тутырылган тавык рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Гөлсирин Абдуллинадан "Синнабон" рецепты

Җырчы Гөлсирин Абдуллина Инстаграмга "Синнабон" рецептын куйган. "Бик тәмле килеп чыкты, сез дә пешереп карагыз"- ди ул.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла