"Гашыйклар" өстәленә

14 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Бүген "Гашыйклар көне" билгеләп үтелә. Иртәдән якыннарыбызны йөрәк формасындагы ризыклар белән шатландыра алабыз.
Иртәне колбаса белән сыр куелган бутербродтан яки йөрәк формасындагы сосиска һәм йомырка табәсеннән башларга мөмкин.



 Мондый иртәнге аш, һичшиксез, яратканыгызның кәефен күтәрәчәк.


Чәй янына батонны йөрәк формасында кисеп, джем ягып бирергә мөмкин.


Ә кич десертка каймактан пирожный ясыйбыз.

Рецепт: 500 грамм кибет каймагы белән 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) блендер белән тугларга.

Желатинны коры савытка салырга, өстенә ярты стакан стакан сөт яки су салып, сүрән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга. Әзер массаны йөрәк формасына салып ясарга яки әзер булгач йөрәк формасы белән кисәргә мөмкин.


Бүген сөйгәнегезгә менә шундый алмалар китереп бирсәгез дә, сезнең игътибарыгызга шат булачак.


Фикерләр








Аш-су

Шомырт компоты

Сабада яшәүче Исмегөл ападан шомырт компоты рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулы

Бик күп хуҗабикәләр: "Кыяр тозлаган идем, агарды, атты", дип зарлана. Җырчы Лилия Хәмитова уңышлы, кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулын өйрәтте. 

Аш-су

Җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецепты

Август - табигать нигъмәтләренә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Игътибар иткәнсездер, алма быел аеруча күп булды. Юл читләрендә дә адым саен диярлек алма саталар. Әле аның да ниндие генә юк, кызыл, яшел, сары – үз бакчаңда булмаса, сатып алырга да мөмкин. Хәзер барлык хуҗабикәләрне, бер сорау борчый: алмадан нәрсә эшләргә була? Шуңа күрә как ясау сере барлык хуҗабикәләргә ярап куяр дип уйлыйбыз. “Интертат” хәбәрчесе җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецептын белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла