Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гашыйклар" десерты

"Гашыйклар" десерты

news_top_970_100
"Гашыйклар" десерты
Десерт өчен: 500 грамм кибет каймагы, 1 банка куертылган сөт (сгущенка), 30 грамм желатин.

Каймак белән куертылган сөтне блендер белән тугларга.

Желатинны коры савытка салырга, өстенә ярты стакан стакан сөт яки су салып, сүрән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска.

Бертөрле масса барлыкка килгәч, суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга. Әзер массаны формага салып суыткычка куярга. Бу масса оешкач, желе ясый башларга мөмкин. Шулай ук кибетләрдә желе порошоклары сатыла, аларны да кулланырга була.

Желе өчен: 1 стакан чия яки кызыл карлыган компоты (төрле лимонадлар да кулланырга мөмкин), 10 грамм желатин. 

Сүрән утта желатин эрегәнче болгатып торырга. Аннары суытырга, каймак суфлесы өстенә салырга һәм суыткычка куярга. 

Желе каткач, десертның өстен үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

Әзер массаны махсус формаларга салып ясарга яки әзер булгач төрле формалар белән кисәргә мөмкин.

Якыннарыгыз янәшәсендә чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100