Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразовадан чизкейк рецепты

Җырчы Гүзәл Уразова Инстаграмда чизкейк рецептын куйган, сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Гүзәл Уразовадан чизкейк рецепты
Чизкейк нигезе өчен: 250-300 грамм печенье («Юбилейное»), 80-100 грамм атланмай.
  
Эчлек өчен: 400 грамм эремчекле сыр ("Рикотта"), 400 грамм йогырт, 4 йомырка, 200 грамм шикәр комы (100 грамм шикәр комы да җитә, әгәр йогырт баллы булмаса күбрәк салырга), 1 аш кашыгы он. 

Чизкейк кызармасын, ә ак булсын өчен аны акрын утта  - "су мунчасы"нда 1,5-2 сәгать пешерергә.

Чизкейк әзер булгач, аны 2-12 сәгать суыткычта тотарга кирәк. Аннары үзегез теләгәнчә бизи аласыз.

"Өстәлләрегез мул, ашларыгыз тәмле булсын!", - дигән җырчы инстадусларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100