Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбәле самса рецепты

Самса Азия халыкларының яраткан ризыгы. Гадәттә эченә вак итеп туралган сарык һәм сыер ите салалар. Мин суган белән шампиньон гөмбәсе кыздырып салдым.

news_top_970_100
Гөмбәле самса рецепты
Камыр өчен: 1 стакан кайнап суынган су, 1 йомырка, бер чеметем тоз, чама белән он.

Камырны майлау өчен 100 грамм атланмай яки маргарин, ә әзер самсаның өстен майлау өчен бер йомырка сарысы кирәк булачак.

Эчлек өчен: 500 г гөмбә, 2 эре суган, тоз, борыч; кыздыру өчен - үсемлек мае.


Камыр басарга, токмач камыры кебек җәяргә, эретелгән атланмай яки маргарин белән майларга һәм камыр җәймәсен рулет кебек төрергә, азык пленкасы белән капларга, 30-40 минутка суыткычка куярга.

Эчлек өчен ингредиентларны салып кыздырып алырга.

Аннары камырны суыткычтан алырга, ике бармак чамасы кисәкләргә бүләргә, бик юка итми генә җәяргә, өчпочмак сыман ясарга. Майлы табага бөргән өске ягын аска каратып тезәргә дә, өстенә бер йомырканы сарысын туглап сөртәргә, көнҗет (кунжут) сибәргә.

Мичтә 20-30 минут пешә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100