Гөлнара Габидуллинадан "Карлы помидорлар" рецепты

31 август 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Гөлүзә Василова
Җырчы Гөлнара Габидуллинадан тозлы помидор рецептын тәкъдим итәбез. Җырчының инстадусты бу рецептка "Карлы помидорлар" дип исем биргән. "Сарымсак кар ролен үти", - дип комментарий калдырган ул.
1 литрлы банкага: 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, укроп зонтигы, 2 тырнак сарымсак, 1 лавр яфрагы, 2 канәфер, 1-2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.

Стериль банкаларга аш серкәсеннән кала барлык тәмләткечләрне һәм помидорларны тутырырга. Кайнап чыккан су салып, 3 минут тотарга. 


Шуннан соң тозлыкны кәстрүльгә салырга һәм кайнатып алырга кирәк. Аннары кире банкага салып, 1-2 аш кашыгы аш серкәсе салырга һәм стериль капкачлар белән ябып куярга.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Рецепт сорап директтка бик куп язасыз,рэхмэт Банкаларны крышкаларны стерилиз.итэсез Кайнап торган суыгыз эзердэ торсын Стериль банкаларга аста рецепт буенча язылган ингредиентларны тутырасыз. Аннары кипяток саласыз.3 мин.тотасыз. Шуннан сон рассолын кэстерюльгэ салып кайнатып алып,кире банкага салып, 1-2ст.л. уксус салып ябасыз РЕЦЕПТ: 1Л.БАНКАГА 1 СТ.Л. ТОЗ 2 СТ.Л. ПИСУК 1 ЗОНТИК(УКРОП) 2 ТЕЛЕМ САРЫМСАК 1 ЛАВР.ЯФРАГЫ 2 ГВОЗДИКА hэм ахырдан ябыр алдыннан 9% 1-2ст.л уксус. ТЭМЛЕ БУЛСЫН,ИСЭН-САУ АШАРГА ЯЗСЫН #РецептыОтГЮЛЬБЕШЕКЕРКИ #голнарагабидуллина #гюльбешекер

Публикация от Гульнара ГабидуллинаЖырчы (@gulbescheker1977)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла