Французча ит (рецепт)

15 Марта 2018

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Французча ит ризыгының төрләре күп, һәр хуҗабикәнең үзе сайлаган рецепты бар. Ничек кенә пешерелсә дә, тәмле һәм туклыклы ризык.

800 г сыер ите, 1 кг бәрәңге, 300 г сыр, 3 суган, тәменчә тоз һәм борыч.

Ит­не зур бул­маган телем­нәр­гә кисәр­гә. Ан­нан тоз-борыч сибеп, ике ягын да ях­шылап төяр­гә. Каймак салып болгатсагыз, тагын да тәмле булачак.

Табага май салырга, аннары бәрәңгенең яртысын боҗралап турап салырга, тоз сибәргә, өстенә ит кисәкләрен тезеп чыгарга, ярымбоҗралап суган турап салырга, калган бәрәңгене тезәргә кирәк. 

Сырны угычтан уарга, майонез һәм каймак салып болгатырга да өстенә җәеп чыгарга.

Мичтә 50 минут пешерер­гә. 

Фикерләр








Аш-су

Тавык итеннән өлеш (рецепт)

Питрәч районында яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан тавык итеннән өлеш пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Бакча җиләгеннән кайнатма

Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте - урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Сезгә  "Зәй офыклары" газетасыннан бакча җиләгеннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Тиз тозлана торган кыяр рецепты

“Әгерҗе хәбәрләре“ район газетасының баш бухгалтеры Вәзирә ханым Чураева без – хезмәттәшләрен тиз тозлана торган кыяр белән сыйлады. Чынлап та, кыяр телне йотарлык тәмле булган. Сез дә тозлап карагыз әле, хөрмәтле хуҗабикәләр.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла