Әфлисун белән пешкән тавык

25 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рәдифә Ногманова
Әлмәт шәһәрендә яшәүче Рәдифә Ногмановадан Яңа ел табыны өчен әфлисунлы тавык рецептын тәкъдим итәбез.
Тавык түшкәсе өчен: сарымсак, кара төелгән борыч, аджика, куркума, тоз, аш серкәсе яки әфлисун согы.

Барысын бергә болгатырга һәм тавык түшкәсенә ышкырга, 3-4 сәгатькә калдырырга. 


Аннары түгәрәкләп киселгән әфлисунны тавык түшендәге тире астына тыгарга, ә эченә алма һәм калган эфлисуннарны тутырырга. Тавык түшкәсенең аякларын бергә бәйләп куярга.

180-190 градуска кадәр кызган мичтә 1,5 сәгать пешерергә.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Аш-су

Кетерди торган камырдан өчпочмак, кабак һәм суган бөккәне

Бу камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен уңайлы. Аннан пешерелгән өчпочмак һәм бөккәннәр формасын да югалтмый, кетердәп тә торачак.

Аш-су

Фирдүс Тямаев стейк пешерә. Ммм...

Татарстан Республикасының атказанган артисты, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев Инстаграмга стейк пешергән видеосын куйган.

Аш-су

"Кызык-мызык"тан маринадланган тавык боты белән бәрәңге рецепты

Инстаграмдагы популяр “Кызык-мызык” төркеме авторы, блогер Илназ Габидуллин маринадланган тавык боты белән бәрәңге пешергән видеосын куйган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла

ИНТЕРТАТ
Яндекс.Дзенда
Язылу
×