Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Флагман" салаты

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән "Флагман" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Флагман" салаты
Салат өчен: 200 гр кызыл балык, 4 йомырка, 2 помидор, 150 г сыр, майонез, яшел суган, 1 анар (гранат).

Әзерләү:

Йомыркаларны пешерәбез, суытабыз, чистартабыз. Йомырка сарысын вак, агын эре угычта уабыз. Сырны да эре угычта уарга кирәк. Кызыл балыкны шакмаклап, помидорларны ваклап турыйбыз.

Салат катламлап ясала:

1 кат – кызыл балык
2 кат – йомырка сарысы
3 кат – помидор
4 кат – сыр
5 кат – йомырка агы

Катламнар арасында майонез сыларга онытмагыз. Салат өстен ваклап туралган яшел суган, анар белән бизибез. Берничә сәгать суыткычта торса, тагын да тәмлерәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100