Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Мөхәммәтшиннан “Томалап пешерелгән судак” рецепты

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе “Секреты татарской кухни” тапшыруында балык пешерде

news_top_970_100
Фәрит Мөхәммәтшиннан “Томалап пешерелгән судак” рецепты

Әлеге ризыкны әзерләү өчен: бер судак балыгы, 3-4 баш суган, 150-200 гр каймак, 1 данә лимон, үсемлек мае, тоз, борыч, тәмләткечләр.

Иң элек балыкны чистартабыз. Эчлек әзерләү өчен суганны ярымбоҗралап турап, шуңа каймак, тоз һәм тәмләткечләр кушып болгатабыз. Әзер эчлекне балыкның эченә тутырабыз.

Маринад өчен бер лимонның согын сыгып, шуңа үсемлек мае, тоз, борыч, орегано, тимьян сибеп, балыкның тышын майлыйбыз.

Балыкны фольга белән каплап, бер сәгатькә мичкә куябыз. Пешеп җитәргә 15 минут кала, балыкның өстен ачып, кызартып алабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100