Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Фәрештә күз яше" пирогы

Бу пирог суынгач та, аның өстендә тамчылар пәйда булырга тиеш. Шуңа күрә аны "Фәрештә күз яше"  дип атаганнар да.

news_top_970_100
"Фәрештә күз яше" пирогы
Камыр өчен: 150 гр он, 80 гр атланмай, 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч.

Эремчек эчлеге: 0,5 кг эремчек, 3 йомырка сарысы, 100 гр кибет каймагы, 90 гр шикәр комы, 1 аш кашыгы манный ярмасы, 10 гр ванилин.

Суфле өчен: 3 йомырка агы, 3 аш кашыгы шикәр оны.

Эш тәртибе: онны көпшәкләндергеч белән бутарга, май белән уарга, йомырканы шикәр комы белән болгатырга. Барысын бергә кушып камыр басарга, аннары камырны азык пленкасына төреп, 30 минутка суыткычка озатырга.

Эчлек өчен бөтен ингредиентларны бергә кушып блендер белән болгатырга. Суфле өчен йомырка агын миксер белән болгатырга, азлап шикәр оны (сахарная пудра) кушарга. Начар болгатылса күз яшьләре күренмиячәк.

Камырны суыткычтан алырга һәм табага кырыйларын күтәртеп җәяргә. Өстенә эремчекле эчлекне җәяргә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 20-30 минут пешерергә. Аннары мичтән алырга, өстенә суфле ягарга һәм тагын 15-20 минут кызарганчы пешерергә. Артык тотарга ярамый.
Духовканы сүндерергә, ишеген ачып куярга, пирог шунда килеш суынсын. Суынып беткәч өстендә тамчылар пәйда булачак.

Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100