Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчектән запеканка

Эремчекле запеканка пешереп ашагыз! Бик тәмле һәм файдалы! Рецепты да гади.

news_top_970_100
Эремчектән запеканка
Запеканка өчен: 500 грамм эремчек, 4 йомырка, 1 кап ванилин, тәменчә шикәр комы. Мин шикәр комын бер стакан салам.

Аерым савытта 5 аш кашыгы манный ярмасын, 5-7аш кашыгы кибет каймагы белән болгатып, 20 минутлап тотарга. 

Аннары ике массаны бергә кушып, яхшылап болгатырга.

Майланган табага салырга. 180 градуста 25 минут тирәсе пешерергә. Өсте кызаргач, запеканка әзер дигән сүз.

Мин үзем пыяла савытта пешерергә яратам, төбе көя башлаганы да ачык күренә.

Табынга куертылган сөт (сгущенка), каймак, берәр тәмле джем, варенье белән дә бирергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100