Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эремчек пәрәмәчләре

Вак эремчек пәрәмәчләре ашларда өлешләп чыгару өчен уңайлы, таралып төшмәячәк. Шулай ук балалар да яратып ашаячак.

news_top_970_100
Эремчек пәрәмәчләре
Камыр өчен: 400 г сөт яки кайнаган су, 30-40 г чүпрә, 2 йомырка, 12 г тоз, 50 г шикәр комы, 50 г май, чама белән он.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 2-3 йомырка, 150 г шикәр комы (баллы яратучылар күбрәк сала ала), ванилин, 1 стакан кибет каймагы, өстенә куярга йөзем җимеше.

Эш тәртибе: чүпрәне җылымса суда яисә сөттә изәләр дә шикәр, май, тоз өстәп яхшылап болгаткач, он салып басалар. Кабарганда камырны 2-3 тапкыр баскалап төшерәләр. Яңадан кабарып кире төшә башласа, камыр өлгергән була.

Камырны вак кисәкләргә бүләргә, җәяргә һәм чәшке белән кисәргә, эчлек салырга, гадәттәгечә итеп кырыйларын күтәрткәч, кисеп алынган җәймә кырыен "аркан" сыман итеп, өстенә җайлап салырга. 

Эремчек өстенә өчәр йөзем җимеше куярга. Йомырка сарысы белән майларга.

Эремчек пәрәмәчләрен 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100