Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгез кысласы белән яшеллектән салат

Диңгез кысласы белән яшеллектән җиңел һәм тәмле салат тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Диңгез кысласы белән яшеллектән салат
Салат өчен: диңгез кысласы (креветка), помидор (черри), авокадо, яшел һәм кызыл салат яфраклары, рукола, соя соусы, зәйтүн мае, түгәрәк кара борыч.

Кибеттән катырылган пешкән диңгез кысласын алсагыз була. Аларны кайнап торган суга салырга, тоз һәм борыч өстәргә. Бер минут пешкәч алырга, суытырга һәм чистартырга.

Черри помидорларын уртага кисәргә, авокадоны эре итеп турарга. Салат яфракларын кул белән берничә кисәккә бүлеп, руколаны бөтен килеш салырга.  

Салатка зәйтүн мае һәм соя соусы салырга.

Ингредиентларны чама белән алырга. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100