Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиядән компот кайнатуның берничә ысулы

Чия компотын кайнатуның төрле ысулларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Чиядән компот кайнатуның берничә ысулы
Җырчы Гөлнара Габидуллинадан чия компоты рецепты: банка һәм крышканы стерилизацияләргә, шикәр комы белән чияне 1:1 салырга. Банкага кайнар  су агызырга һәм капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндерергә һәм җылы итеп төреп куярга.



"Казан сөлгесе" проекты авторы Гөлнара Нурмөхәмәтовадан рецептлар: "3 литрлы стерилизациягән банкага 0,5 литр чия, кайнап торган су салам, 10 минут чамасы тотам.

Банкадагы суны саркытып, кире кастрюльгә бушатып, 2 стакан шикәр комы салам да кайнатырга куям (әчкелт яратучылар 1 стакан, ә баллы яратучылар 2 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатам, капкач белән каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы салам.

Кукмара әнием бер тапкыр гына кайната, ягъни чия өстенә кайнап торган баллы су сала да, каплап куя (атмас өчен лимон кислотасы).

Теләче әнием баллы су белән маташмас өчен, шикәр комын банкага сала, өстенә кайнап торган су, капкач белән каплый. Каплагач шикәр комын эретү өчен банканы әйләндереп ала". 



Компот. Кичә 26 банка яптым . . Компот яратмыйм. Ә менә Әтисе белән балалар - компот кортлары.Аннары бездә гел мәҗлесләр, Коръән ашлары булып тора, оныклар да күп бит СобханАллах . Чия компоты әзер, әле алма белән кара миләшнекен әзерлисе бар. Олы Мәтәскәгә кайтуга ук, түбәнөйдән компот алып меник әле дип сорыйлар. . . 3 литрлы стерилизациягән банкага 0.5 литр чия, кайнап торган су салам, 10 минут чамасы тотам. . Банкадагы суны саркытып, кире кастрюльгә бушатып, 2 стакан шикәр комы салам да кайнатырга куям (әчкелт яратучылар 1 стакан шикәр комы сала). Кире банкага бушатам, каплаганда ярты бал кашыгы лимон кислотасы салам. . . Кукмара әнием бер тапкыр гына кайната, ягъни чия өстенә кайнап торган баллы су сала да, каплап куя (атмас өчен лимон кислотасы) . Теләче әнием баллы су белән маташмас өчен, шикәр комын банкага сала, өстенә кайнап торган су, каплый. Каплагач шикәр комын эретү өчен банканы әйләндереп ала. . Сез нинди компотлар ясыйсыз?

Публикация от Гөлнара Нурмөхәмәтова (@golnara_ani)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100