Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чия яфрагы белән кайнатылган крыжовник вареньесы

Исмегөл апада чия яфрагы белән крыжовник вареньесы рецептын сорыйлар икән. Быел Исмегөл апаның үз бакчасында крыжовнигы булмаган. Шулай да ул инстаграмдагы сәхифәсенә крыжовник кайнатмасы рецептын куйган. 

news_top_970_100
Чия яфрагы белән кайнатылган крыжовник вареньесы
"Чия яфрагы белән кайнатылган крыжовник рецепты белән бүлешим әле. Бу кайнатма шул кадәр тәмле була", - дип яза ул.

Чия яфрагын җыеп юарга, шуңа 2,5 стакан су салып кайнатырга да 5 стакан крыжовник салып, яңадан кайнатып алырга.

Суытасы һәм суыткычка тыгып куясы. Иртән шушы крыжовниклы ширбәтне алып, 2 стаканын гына сөзеп, аерым савытка салырга һәм 7 стакан шикәр комы салып, кайнатып чыгарырга.

Теге ширбәттәге чия яфракларын җыеп алырга, ташларга һәм шул крыжовниклы ширбәтне 7 стакан шикәр комы белән кайнаткан ширбәткә кушарга. Кайнап чыккач, 15 минут кайнатырга.

Кайнарга 2-3 минут кала, 10 чия яфрагы салып, кайнатып чыгарырга да 5 минут кайнатканнан сон, яфракларыннан аралап банкаларга тутырып куярга.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Директта ин куп соралучы рецепт белэн булешэм. Узган ел жэй чия яфрагы белэн алма кайнатмасы рецептын куйган идем, быел менэ шулай ук чия яфрагы белэн кайнатылган крыжовник рецепты белэн булешим эле. Бу кайнатма шулхэтле тэмле була, кайнатсагыз хич укенмэссез. Минем уземдэ быел крыжовник булмады, шуна кайнатмадым, менэ сез кайнатып карагыз эле, ошадымы, юкмы мина да язарсыз. КРЫЖОВНИК КАЙНАТМАСЫ Чия яфрагы жыеп юарга, шуна 2.5 стакан су салып кайнатырга да 5 стакан крыжовник салып, янадан кайнатып алырга. Суытасы хэм суыткычка тыгып куясы. Иртэн шушы крыжовниклы сиропны алып, 2 стакан сиробын гына созеп, аерым савытка салырга хэм 7 стакан песок салып, кайнатып чыгарырга. Теге сироптагы чия яфракларын жыеп алырга, ташларга хэм шул крыжовниклы сиропны 7 стакан песок белэн кайнаткан сиропка кушарга хэм кайнап чыккач, 15 минут кайнатырга. Кайнарга 2-3 минут кала,10 чия яфрагы салып, кайнатып чыгарырга да 5 минут кайнатканнан сон, яфракларыннан аралап банкаларга тутырып куярга. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #вареньеизкрыжовника

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100