Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәкле мантый рецепты

Чәчәкле җәйдә гаиләгезне яки кунакларыгызны гадәти генә түгел, ә чәчәкле мантый белән сыйлагыз.

news_top_970_100
Чәчәкле мантый рецепты

Камыр өчен: 1 стакан су, 1 йомырка, 1 чәй калагы тоз, якынча 3-4 стакан он.

Эчлек өчен: якынча 400 граммлап сыер итеннән фарш һәм күп итеп суган (2-3 баш).

Соус өчен: 1 кишер, 1 суган, 2 аш калагы томат пастасы (яки 2 помидор алырга була), 2 аш калагы үсемлек мае, бераз тоз һәм су.

Барлык ингредиентларны кушып, камыр басабыз. Әгәр сез мантый пешергәндә башка төрле рецепттан кулланасыз икән, үзегезчә ясагыз. Әзер булгач, камырны каплап, бераз ял иттерәбез. Ә шул арада эчлек әзерлибез. Әзер фарш икән, суганны блендер аркылы ваклап салыгыз, ә фаршны үзегез ясасагыз, иттарткычтан шундук суганны да чыгарыгыз. Фаршка тоз, төелгән кара борыч салабыз.

Соус өчен дә кирәкле ингредиентларны әзерләп куябыз: кишерне кыргычтан чыгарабыз, суганны турыйбыз.

Камырны ике өлешкә бүлеп, куна тактасында җәябез һәм форма ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, әлеге түгәрәкләрне берсе өстенә берсен куеп чыгабыз. Зур чәчәкләр ясарга теләсәгез, 5-6 камыр куярга була, кечерәк чәчәкләргә дүрт камыр да җитә. Уртасына фарш куеп чыгабыз, һәм камырлар белән ябабыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, камырларны бөтереп, роза чәчәге ясыйбыз. Шул рәвешле барлык камырдан да фаршлы чәчәкләр ясап чыгабыз.

Табада суган белән кишерне кыздыргач, томат пастасы, тәмләткечләр һәм су салабыз. Шушы соуска чәчәкләрне куеп, өстен ябып, 30-35 минут пешерәбез. Табынга чәчәкләрне соус белән бергә чыгарабыз һәм кайнар килеш ашыйбыз.

Чәчәкләрне бер ясаганда күбрәк итеп ясарга да була. Аларны суыткычка куеп катырасыз да, арып эштән кайткач, тиз генә пешереп аласыз.

Әлеге чәчәкләрне мантый пешерә торган савытта да пешерергә мөмкин. Тик табада пешерелгәне тәмлерәк һәм матуррак чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100