Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсаклы ит калҗасы

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан сарымсаклы ит калҗасы пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сарымсаклы ит калҗасы
Ингредиентлар: уртача зурлыкта ит, сарымсак, горчица, аджика, майонез, тоз.
  
Ит кисәген пычак белән төрле җиреннэн тишкәләп, чистартылган сарымсак кисәкләрен тозга манып, шул тишекләргә тутырырга. Шул кисәкне тоз, аннары аджика, майонез һәм горчица белән чиратлап сыларга.


Салкын урында 10-12 сәгать тотарга. Ит кисәген фольгага төреп, 1,5 сэгать чамасы духовкада пешерергә. 

"Яңа ел табынына менә дигән тәмле ит була. Табыннарыгыз мул булсын!", - дип язган Инстаграмда Исмегөл апа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100