Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер тәүлек тәмләткечләр белән тотып, каз пешерү рецепты

Каз пешерү өчен ике ысул.

news_top_970_100
Бер тәүлек тәмләткечләр белән тотып, каз пешерү рецепты

Инстаграм челтәрендә тәмледән-тәмле рецептлар урнаштырып баручы Исмегөл апа каз пешерү серләре белән уртаклашты. Сәхифәдәге каз ите һәм бәрәңге күргәч, авыздан сулар килә инде!

Исмегөл апа казга тәмләткечләр сылап, бер тәүлек махсус пакет эчендә калдыра икән.

«Майонез, тоз, сарымсак белән соус ясап, казның бөтен җирен майлыйм да, эченә кара җимеш, алма тутырам һәм рукав эчендә бер тәүлеккә калдырам. Казны рукавта яки камыр җәеп камырга төреп, духовкада 2–3 сәгать пешерәм», — дип яза Исмегөл апа.

Исмегөл апа битендә тагын бер ысул тәкъдим итәләр. «10 литрлы кайнар сулы чиләккә 1 кг тоз тондырасың. Шуңа казны салып куясың. 1 тәүлек тотасы. шулвакыт эчендә каз үзенә кирәгенчә тозны сеңдерә. Аннан каз эченә кара җимеш, алма тутырып, фольгага төрәсе. Шушы казны рукавка салып, 1 сәг 30 мин духовкада пешерәсе», дип тәкъдим иткән Рәисә исемле инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100