Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балан бәлеше

Балан бәлешен мин артык кызу итеп пешермим, миңа камырның аксыл-сары төстәгесе ныграк ошый. Шулай тәмлерәк тә була.

news_top_970_100
Балан бәлеше
Башта 3-4 аш кашыгы майонезны 1,5 чәй калагы көпшәкләндергеч белән бутап куям. 10-15 минут дигәндә ул матур гына булып күтәрелеп менә. Ул арада 1 кап йомшарган ак майның дүрттән бер өлешен 2-3 аш кашыгы шикәр комы салып газ өстенә эретергә утыртам. Ул суынгач, майонез өстенә салам. Шуннан 1 йомырка туглап кушам, калган йомшарган ак майны да шунда салам һәм камыр басам. Камыр әзер булуга, зуррак өлешен табага җәеп салам, бәләкәйрәген капкачка калдырам. (Ул әзрәк ертылыбрак та китүчән, курыкмагыз, кул белән тигезләп кенә куегыз).

Эчлеген болай ясыйм: баланны, алдан пешереп, банкаларга салып, суыткычка алып куям. Балан бәлеше пешерәсе көнне аны иртән үк җылынырга алам да, шуның өстенә зур кыргычтан уылган 2-3 алма, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы манный ярмасы салып, яхшылап бутап, камыр өстенә салам. Аннан бәләкәйрәк җәймәне өстенә ябып, читләрен матурлап бөгәм һәм 40 минутка духовкага озатам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100