Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләгеннән кайнатма

Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте - урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Сезгә "Зәй офыклары" газетасыннан бакча җиләгеннән кайнатма ясау рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бакча җиләгеннән кайнатма
Кайнатма өчен: 1 кг җиләккә - 1,2-1,5 кг шикәр комы, 1-2 г лимон кислотасы.

Уртача зурлыктагы өлгергән җиләкләрне чистартып юарга һәм шикәр комы белән аралаштырып савытка салырга. Шул килеш 8-10 сәгать тотарга. Аннан җиләкләрне ширбәтеннән аерырга. Ширбәтне кайнатып чыгарырга һәм плитәдән алып, аңа җиләкләрне салырга, берничә сәгать шулай тотарга. Аннан катнашманы кайнатып чыгарырга һәм уттан алып 15-20 минут тотарга һәм тагын утка куярга. Шул тәртиптә кайнатма әзер булганчы кабатларга кирәк. Кайнатып бетерер алдыннан лимон кислотасы өстәргә. Кайнату вакыты 35-40 минуттан артмаска тиеш.

Әзер кайнатманы пыяла савытларга тутырырга һәм капкачын ябып, өстенә калын юрган капларга.

  Лимон кислотасын лимон кисәкләре белән дә алыштырырга була. Тик лимонның орлыкларын алырга гына онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100