Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгеле минтай

Минтай кебек гади балыктан да тәмле кичке аш әзерләргә була.

news_top_970_100
Бәрәңгеле минтай

Ингредиентлар: 1 кг минтай, 5-7 бәрәңге, 2 суган, 200 грамм сыр, 5-7 аш кашыгы сыек май,  тоз, борыч, лимон.

Бу рецепт буенча минтайны әзерләү берничә этаптан торса да, эш процессы тиз үтә.


  • Минтайны юып киптерергә, кисәкләргә бүлергә һәм тозларга. Лимонның согын чыгарырга. Минтайны бер сәгать чамасы лимон согында тотарга.
  • Бәрәңгене 0,5 см түгәрәкләр формасында кисәбез. Аны аерым табада сыек майда кыздырып алабыз.
  • Суганны түгәрәкләп кисәргә. Бәрәңгедән калган майда кыздырып алырга. Бәрәңге белән суганны кушарга.

  • Минтайны да ике яктан табада кыздырып алырга. Балыкны әзер булганчы кыздырмагыз. Аны мичтә пешереп бетерәбез.

  • Сырны угычтан чыгарырга.
  • Аерым табага бәрәңге белән суганның яртысын салабыз, аның өстенә минтай балыгын, аннан тагын калган бәрәңге белән суганны, өстенә угычтан чыгарылган сыр салабыз һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә алтынсу төскә кергәнче тотабыз (якынча ярты сәгать).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100