Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңгеле һәм камырлы ит

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан бәрәңгеле һәм камырлы ит  рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бәрәңгеле һәм камырлы ит
Бу ризык өчен: су, сыер ите, 1-2 йомырка, тоз, он, бәрәңге, суган. 

Суга ит, тоз салып, бер-ике сәгать шулпа кайнатырга. 

Шулпа кайнаган арада токмач камыры ясарга. Йомыркага бераз су, тоз, он салып, йомшак камыр басарга. Камырны җәем итеп җәяргә һәм печенье формасы белән дуртпочмаклы яки ромб рәвешендә кисәргә. Ромбнын башта бер башын тоташтырырга, аннары икенче ике ягын астан алып тоташтырырга һәм формалы токмач килеп чыга. 


Шулпа кайнап чыккач, аңа ярымбоҗралап суган турап салырга, суган пешеп чыгар алдыннан урталайга бүленгэн бәрәңге салып пешерергә, аларны алып тәлинкәгә тезәргә. Соңыннан ясалган токмачны салып пешерергә. Тәлинкәгә итләрне турап тезәргә, өстенә бәрәңге, токмач салырга. 

"Өстәлгә кетчуп һәм шулпа белән бирергә. Шулпасыз кетчуп белән генә ашарга да бик тәмле", - дип яза Исмегөл ханым Инстаграмда. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100