Айсылу Лероннан пицца

27 Мая 2018

Укылган: 1036 тапкыр

Айсылу Лерон Инстаграмда кызы Фәридә белән 10 минутта пицца пешерергә өйрәткән.
1. 3 әзер җәймә (лепёшка)
2. Томат пастасы яки кетчуп
3. Помидор
4. Татлы борыч
5. Шампиньон
6. Сыр
7. Тәмләткечләр

Монда шулай ук үзегез теләгән теләсә кайсы ингредиентны өсти аласыз, мәсәлән, пешкән тавык итен.
.
Җәймәгә томат пастасын сылыйсы да, юка гына итеп туралган ингредиентларны шул җәймәгә таратасы. Аннан өстенә тәмләткеч сибәсе. Ахырдан сыр уасы гына кала.

Шуннан соң җәймәне 180°лы духовкага 5-7 минутка тыгып алабыз! 
.

5 секунд эчендә пицца әзерләп буламы? Юк! Ә 10 минутта була Менә сезнең игътибарыгызга дөньядагы иң гади рецептИнгредиентлар: 1. 1-3 әзер җәймә (лепёшка) 2. Томат пастасы яки кетчуп 3. Помидор 4. Татлы борыч 5. Шампиньон 6. Сыр 7. Специяләр Монда шулай ук үзегез теләгән теләсә кайсы ингредиентны өсти аласыз, мәсәлән, пешкән тавык итен. . Ә хәзер әзерләү процессына күчик! Җәймәгә томат пастасын сылыйсы да, юка гына итеп туралган ингредиентларны шул җәймәгә таратасы. Аннан өстенә тәмләткеч сибәсе. Ахырдан сыр уасы гына кала. Шуннан соң җәймәбезне 180°лы духовкага 5-7 минутка тыгып алабыз! #листайфото . Пицца әзер һәм ресторанныкыннан һич кенә дә ким түгел! Ә бәлки тәмлерәктер дә әле Фәридә бүген җиде пицца ясады, безнең ишле гаиләгә как раз кына булды! . P.S. Минем алъяпкачымны күпләр ошатып өлгерде. @solncevnutrikazani кибетендә нәкъ шундые һәм, ялгышмасам, башка вариантлары да бар . #рецептотЛерон #пиццадома #рецептпиццы #пицца

Публикация от Айсылу Лерон (@iceluleron)

Фикерләр








Аш-су

Ташкентча пылау

Җырчы Салават Миңнеханов Инстаграмда Ташкент пылавы рецептын тәкъдим итә. Ул аны Сабантуйда төшереп алган. "Пешерә алсагыз мине кунакка чакырырга онытмагыз",- дип тә өстәгән җырчы.

Аш-су

Брынзалы бәрәңге пәрәмәче

Осетин милли пирогына охшатып, тозлы сыр белән пәрәмәч пешереп карагыз әле. Тиз һәм җиңел генә ясала. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.

Аш-су

Вафлидан торт

Вакыт кысан вакытта балалар торт сорап аптырата икән, әзер вафли коржларыннан һәм бисквиттан чәй янына татлы торт әзерләргә мөмкин. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла