Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лероннан кекс рецепты

Айсылу Лероннан кекс рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Айсылу Лероннан кекс рецепты
Ингредиентлар: 170-180 г атланмай, 170 г шикәр комы, 3 йомырка, 240 г он, 0,5 бал кашыгы көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 150-200 г йөзем, өстенә сибәргә - шикәр комы.

Әзерләү тәртибе:

1. Сыер маен (алданрак алып куясы, әзрәк йомшара торсын) тирәнрәк савытка саласы һәм майга шикәр кушып, әйбәтләп болгатасы.

2. Массага берәм-берәм йомырка салып болгаткач, үзенә күрә бер кремлы консистенция килеп чыгарга тиеш.

3. Юылган һәм кайнар суда 10-15 минут торган йөземне шулай ук савытыбызга өстәп җибәрәбез.

4. Шуннан он, разрыхлитель һәм тоз салып, барысын да бергә болгатабыз.

5. Нинди формагыз бар, шуңа я пергамент җәеп, я аны сыек май белән майлап, әзерләгән массаны салабыз да, 160°лы мичкә якынча бер сәгатькә тыгып куябыз.

6. Әзер кекс өстенә бераз шикәр пудрасы сибәбез.
.
Чәйләрегез тәмле булсын!
.
"Әлеге ингредиентларның санын ике тапкыр арттырсаң, яхшырак та булыр! Ишле гаиләгә җитмәскә мөмкин", - дигән Айсылу.
.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100