Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лероннан баклажанлы һәм баклажансыз лечо рецептлары

Айсылу Лерон әнисе белән бергә ясаган лечо рецептларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Айсылу Лероннан баклажанлы һәм баклажансыз лечо рецептлары
1. Баклажанлы лечо өчен ингредиентлар:
Баклажан — 2кг
Помидор —1кг
Татлы борыч — 0.5 кг
Кишер — 0.5 кг
Суган — 0.5кг
Сарымсак - 4—5 тырнак
Шикәр — 1/2стакан (100гр)
Тоз — 2 аш кашыгы
Үсемлек мае — 1 стакан (200мл)
Уксус ½ стакан (100мл)

Әзерләү тәртибе:

1.Томатларны блендер белән паста рәвешенә китерәбез.

2. Суганны ярымбоҗра итеп турыйсы.

3. Кишерне эре кыргычта кырасы.

4. Баклажанны озынчарак, шакмаклап турарга була.

5. Татлы борычны нечкә генә телемләп турыйсы.

6. Зур савытка үсемлек мае салып, май кызгач, суган һәм кишер саласы. Бераз тоз сибәргә дә була.

7. 5-7 минуттан соң калган яшелчәләрне өстибез(баклажан, татлы борыч, томат). Шикәр комы һәм тоз өстибез. Бөтен ингредиентларны болгатабыз. Кайный башлагач, әлеге масса ярты сәгать әкрен утта пешергә тиеш.

8. 30 минут узгач, вак итеп туралган сарымсак һәм уксус өстәп, тагы 10 минут утта тотабыз.

9. Әзер лечоны стериль банкаларга салып, капкачлар белән каплап, банкаларны караңгырак урынга өстен аска бастырып куябыз. Һәм җәймә белән каплыйбыз.

2. Баклажансыз лечо өчен ингредиентлар:
Помидор - 3 кг
Татлы борыч - 1 кг
6 кишер
6 суган
6-7 тырнак сарымсак
Шикәр - 1 стакан
Тоз - 1 аш калагы
Үсемлек мае - 1 стакан
(бу рецептта уксус юк, шулай да без 80-100г уксус салдык)
.
Әзерләү тәртибе:
1. 1,5 кг помидордан блендер белән паста ясыйсы. Татлы борычны эрерәк итеп турыйсы, кишерне эре кыргычтан, суганны ярымбоҗралап турыйсы.

2. Суган белән кишерне кызган майда кыздыра башлыйсы. Шуңа томат пастасы һәм татлы борыч өстәп, ярты сәгать пешерәсе.

3. Сарымсак һәм уксус кушкач, 1,5 кг дүрткә бүленгән помидорны өстисе. Бу масса тагы 30 минут пешәргә тиеш.

4. Әзер лечоны стериль банкаларга салып каплап куясы. Банкаларны әйләндереп, караңгы урынга куясы да, җәймә белән каплыйсы.
.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100