Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновадан өлеш рецепты

Айсылу Габдинова инстаграмдагы сәхифәсенә өлеш пешерү серләрен язды. "Өлеш - иң яраткан ризыкларымның берсе", - ди ул.

news_top_970_100
Айсылу Габдиновадан өлеш рецепты
"Камырны 250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып ясыйм да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим.

Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере - эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк! Менә шул вакытта ул коры булмый, ә телне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырабыз һәм 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез", - дип яза Айсылу.

Инстачылар Айсылуны мактый. "Ну, Айсылу, бар яклап та булгансың, бер егет үтереп уңа инде, сиңа өйләнсә", диләр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Өлеш - иң яраткан ризыкларымның берсе. Камырны 250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып ясыйм да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим. Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере - эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк! Менә шул вакытта ул коры булмый, ә телне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырабыз һәм 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез. Тәмле булсын! #айсылугабдинова

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100