Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бариевадан тавык ите белән суганлы рулет рецепты

Җырчы Айгөл Бариевадан тәмле кичке аш - тавык ите белән суганлы рулет рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Айгөл Бариевадан тавык ите белән суганлы рулет рецепты
Тавык ботын, канатларын майонез, сарымсак, суган, тоз, төрле тәмләткечләр белән сыларга һәм ярты сәгать шулай тотарга. Аннары ярты сәгатькә духовкага куярга.

Аерым табада суган һәм кишер, помидор кыздырырга.

3 йомыркадан токмач камыры басарга һәм җәяргә. Суганны бик ваклап турарга һәм камырга сибәргә, өстенә угычтан атланмай уарга, камырны рулет сыман төрергә һәм 20 минутка туңдыргычка куярга.

Кәстрүльгә кишер, суган һәм помидор массасын салырга, өстенә кыздырылган тавык ите куярга. Рулетны туңдыргычтан аларга, кисәкләргә бүләргә һәм тавык өстенә тезәргә. Кәстрүльгә яртылаш шулпа яки су салырга һәм 25-30 минут пешерергә.

"Бик туклыклы һәм тәмле булачак", - ди җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100