Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмалы-эремчекле бәлеш

Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан алмалы-эремчекле бәлеш рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Алмалы-эремчекле бәлеш
Камыр өчен: 1,5 стакан он, 2 аш кашыгы шикәр комы,100 г эретелгән атланмай, 50 г каймак, 1 йомырка сарысы, 0,5 чәй калагы сода.

Беренче катлам: 250 г эремчек, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка сарысы, ванилин.

Икенче катлам: 2 алма, корица, шикәр комы.

Өченче катлам: 2 йомырка агы, 1 аш кашыгы шикәр комы.


Эш барышы: майны эретеп суытырга, калган ингредиентларны салып, камыр басарга. Әзер камырны табага кырыйларына бераз күтәреп кул белән җәяргә.

Өстенә эремчекне йомырка сарысы, шикәр комы, ванилин белән болгатып салырга, тигезләргә. Эремчекне иләк аша чыгарырга яки блендер белән ваклап алырга кирәк.

Эремчек өстенә угычтан уылган алма салырга. Шикәр комы һәм корица сибәргә мөмкин.

190 градуска кадәр кызган духовкага пешерергә куярга. 35-40 минут чамасы пешерергә.

Бәлеш пешкән арада йомырка агын миксер белән күпертергә. Пирог пешәргә 10-15 минут кала, мичтән алып, йомырка агын сылап чыгарга. Яңадан мичкә куеп, өсте кызарганчы пешерергә.

Чәй янына яки күчтәнәчкә алып барырга бик тәмле пирог була, ди Гөлчәчәк ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100