Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аджикалы баклажаннар

Аджикалы баклажаннар

news_top_970_100
Аджикалы баклажаннар
Ингредиентлар: 3 кг баклажан, 1,3 кг помидор, 0,5 кг болгар борычы, 100 грамм сарымсак, 3 данә ачы кызыл борыч, 3 аш калагы тоз, 100 грамм шикәр комы, 150 мл аш серкәсе (6℅ кирәк, мин 100 мл 9℅лыны салдым), 1 лавр яфрагы, 200 мл сыек май. 

Баклажаннарны бармак калынлыгында түгәрәкләп кисеп чыктым һәм бер аш калагы тоз салып бутап куйдым. 

Помидор, болгар борычы, ачы борыч һәм сарымсакны иттарткычтан чыгардым, шуна калган ике калак тозны, шикәр комын, сыек май, аш серкәсе, лаврны салып, яхшылап болгатып, кайнатырга куйдым. 

Масса кайнап чыккач (болгаткалап торырга кирәк), салкын суда чайкатып, саркытылган баклажаннарны салдым һәм төбенә утырмасын өчен болгата-болгата пешерергә куйдым. Баклажаннарны таякчык белән төрткәләп тикшерергә, таякчык йомшак керүгә баклажан әзер дигән сүз. Шуңа мин савытнын өстен каплап пешердем, тиз һәм тигез пешә. 


Әгәр баклажаннарны озаграк тотсаң ботка була, ә болай үз формасын саклый. Әзер булуга стериль банкага калак белән тыгызлап тутырабыз (чама хисен югалтмыйча) һәм өстенә аджика салабыз да капкач белән ябып, астын өскә әйләндереп, суытырга куябыз.

Минем шушы күләмнән 7данә 0,7 литрлы һәм 1 данә 0,5литрлы банка булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100