Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Хәйруллин: "Баш батырга машина кадәр машина бирү дөрес түгел дип саныйм"

Татарстан авыллары, район үзәкләрендә Сабан туйлары узачак. Сабан туеның күрке - көрәш. Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин "Татар-информ"га биргән интервьюсында ни өчен Сабан туенда баш батырга автомобиль куюга каршы булуы, нинди очракта Раил Нургалиевның автомобиль өчен түгел, чиккән сөлге өчен дә көрәшәчәге, Сергей Павликны җиңәрлек батыр тууы хакында сөйләде.

news_top_970_100
Равил Хәйруллин: "Баш батырга машина кадәр машина бирү дөрес түгел дип саныйм"

Равил Хәйруллин интервьюсындагы төп фикерләр:

1. Көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүнең сәбәпләре.

2. Республикада көрәш белән 10 меңнән артык кеше шөгыльләнә

3. Көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә, әмма аяк чалып көрәшү кертелмәячәк

4. Сабан туеның төп призын уйнатканда Татарстан көрәшчеләрен шобага уйнатуга кертмәү дөрес түгел

5. Раил Нургалиев чиккән сөлге өчен дә көрәшергә әзер, яки Сабан туенда баш батырга машина бирү дөрес түгел

6. Сабан туенда көрәшчеләрнең үзара килешеп эш итү күренешләре бармы?

7. Сабан туена читтән килгән көрәшчеләрне кертмәү дөресме, яки район өчен чит төбәкләрдә яшәгән легионерларны кертергә кирәкме? 

8. Бөгелмә татар районымы?

9. Сергей Павликны җиңә ала торган батырлар табылган, яки танылган көрәшченең җиңү техникасы сыната башлаган.

10. Көрәш - травма алу ягыннан бик куркыныч спорт төре түгел.

11. Көрәшне таныту өчен билетларны бушлай өләшмәскә кирәк.

12. Спорт мастеры исемен алу: элек һәм хәзер.

13. Хатын-кызларны көрәштерү дөрес түгел.

14. "Халкыбызны, телебезне, көрәшебезне, гадәтләребезне саклап яшәргә язсын иде".

Көрәш кагыйдәләренә ни өчен үзгәрешләр кертелде?

- Равил Гарифуллович, Сабан туйлары якынлаша. Сабан туеның төп бизәге – көрәш. Быел көрәштә нәрсәләр көтелә? Сабан туендагы көрәшнең нинди үзенчәлекләре булачак?

- 2018 елда көрәштә бераз үзгәрешләр булды. Бу нәрсә белән бәйле булды? Кыргызстанда күчмә халыкларның бөтендөнья уеннары үткәрелә һәм безне шунда чакырдылар. Анда 13 төрле көрәш буенча ярышлар булды. Татарда аяк чалыш юк бит. Без билбау көрәшчеләрен алдык, аларның аяк чалып көрәш ысулы бар. Россия чемпионнары булып урыннар алучыларны, билбау көрәшендәге 6 кыз да барды. Шунда бүтән халыкларның көрәшләрен күргәннән соң үзгәрешләр булды.

2014 елда без Кыргызстанга барып, 20 кешелек делегациягә бер бронза медаль ота алдык. Бу бит инде зур күрсәткеч түгел. Әгәр дә безнең көрәшнең тагын да таралса, бүтән халыклар да көрәшсә, ул бит инде бөтен көрәшчеләр өчен дә яхшы була. 2014 елда көрәш реестрга кертелде, Россия ярышларында откан көрәшчеләребезгә Россиянең спорт мастеры исеме бирелә башлады. Бу бит инде бик зур исем. Башка халыкларда да кызыксыну уянды, алар безнең көрәш белән күбрәк танышырга теләде.

2018 елгы ярышта тугыз медаль ота алдык. Ике алтын, ике көмеш, калганы бронза медальләр. Бу инде үзенә бер казаныш булды. Анда Урта Азия халыклары, монголлар, Кореядән, Һиндстаннан, Камбоджадан – иллеләп илдән килгән көрәшчеләр бар иде. Төрле илләрдән килгән килгән көрәшчеләр белән көрәшеп, осталыкларын үстерүгә ирештеләр.

Россия көрәш федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Мидхәтович көзге очрашу вакытында мәсьәләне кискен куйды. Ул әйтте - озак итеп көрәшеп йөреп булмый, сумода 15-20 секунд көрәшәләр һәм шунда көрәшнең нәрсә икәнен аңлатып бетерәләр. Безнең татар көрәшендә дә динамиканы, алымнарны арттырырга, кагыйдәләрне азрак үзгәртергә кирәк.

Көрәштә азрак үзгәрешләр бар хәзер. 2 минут бәйләмичә көрәшәбез, 2 минут бәйләп көрәшәбез. Менә бу асыллар Сабан туйларында да үзгәрергә тиеш түгел. Төп кагыйдәләр калырга тиеш.

Ә инде менә безнең элек-электән барган көрәштә көрәшче күтәреп ала һәм ниндидер бер сәбәпләр белән - хәле җитмичәме, аркасына ятып, аркасы аша этеп җибәрә көрәшчене. Менә бу хәрәкәт өчен бүтән халыклар көрәшендә җәза бирелә. Кеше күтәреп алганнан соң үзе аркасына ятарга тиеш түгел, ә һавада ук көндәшен борырга һәм аркасына салырга тиеш. Син яхшы көрәшче икәнсең, үзең лап итеп аркага ятарга тиеш түгел.

Аркасына яткан кеше җиңелде саналмый, кисәтү бирелә. Өч кисәтү булса, көрәшә алмаган кеше буларак, келәмнән озатыла.

Менә шушы кагыйдәне керттек. Безнең бөтен Россия буенча үткән ярышларда һәм шулай ук яшьләр арасында Россия беренчелеге булды, ул Гребной каналда узды. Шуны гына әйтә алам, катнашкан көрәшчеләребез 37 тапкыр беренче урынны алды. Бездән соң бара торган ике команданың – Башкортстанның һәм Оренбургның бишешәр беренче урыны булды. Чагыштырып караганда алга китеш һәм безнең көрәшчеләрнең күпкә динамиграк, көчлерәк көрәшүе күзәтелә.

Сабан туе бит ул рәсми ярыш түгел. Һәрбер авыл, һәрбер үткәрә үзләре теләгәнчә үткәрергә мөмкин ярышны.

Безнең командалар Россия беренчелегендә яшьләр арасында 18 авырлык категориясеннән 13 авырлыкта беренче урынны алды. Димәк, безнең көрәшчеләребез дөрес юнәлештә бара һәм алымнарны дөрес ясый.

Шуннан чыгып, Сабан туен үткәргән кешеләргә безнең төп кагыйдәләрне үтәргә киңәш итәр идем. Балалар арасында ярар, алар әле беренче тапкыр көрәшә, анда инде ничектер күз йомарга да була кайсыбер моментларда. Алар кайсысы көчле икәнлеген ачыклау өчен көрәшә. Ә инде зурларда инде, нәрсә генә булмасын, зур ярыш. Зур ярышларны көрәшнең төп кагыйдәләренә якын итеп үткәрергә кирәк.

"Республикада 10 меңнән артык кеше көрәшә"

- Ә безнең көрәшкә күпме кеше җәлеп ителгән? Сабан туйларында күпме көрәшче катнаша?

- Безнең Муса Җәлил, Данил Галиев турнирлары, Балтачта яшьләр беренчелеге булды. Авыр үлчәүдә генә дә 52 кеше рейтингка керде. Күз алдына китерегез - 100 кгдан артык авырлыкта гына да 50дән артык кеше теркәлде. Әле алар рейтинглы, беренче әйләнештә төшеп калган кешеләр түгел. Ел әйләнәсендә ярышларда 70тән артык команда катнаша.

Гадирәк, календарь ярышларда уртача 40тан алып 50 кадәр команда була. Барысы да тулы да булмаска мөмкин. 25-30 команда булган, көрәшчеләре яхшы районнар бар.

Безнең ярышларда 220-230 башлап 540ка кадәр көрәшче була. Бу ярышлар. Ә Сабан туенда бит профессиональ спортчы булмаган кеше дә чыгыш ясый. Ул

безнең календарьдә дә түгел. Һәр район үзе ничек тели анысы. Миңа күп сораулар бирәләр, районнарга кайтырга чакыралар. Нәрсәгә инде ул? Алар үзләре нинди форматта үткәрергә тели, шулай чыгыш ясый. Анда бит инде шул ук тренерлар, шул ук көрәшчеләр эшли. Көрәшчеләргә дә күбрәк кеше катнашында ярышларны үткәрү файдалырак. Җәүдәт Мидхәтович әйтте – Миңгәр Сабан туенда 35 мең кеше булган. Мамадыш районы Җөри авылында да шуннан аз түгелдер дип уйлыйм.

- Көрәшкә гомумән никадәр кеше җәлеп ителгән?

- Көрәш белән иң күп шөгыльләнгән раойннар - Әлмәт, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче, Мамадыш, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау.

Биектау районын аеруча атап әйтеп китәргә кирәк. Рөстәм Галимуллович үзе көрәшче булгач, анда еш кына ярышлар була. Алабуга ел саен берәр ярышны ала торган район. Мамадыш ярышларны еш уздыра, көрәшкә бик теләп килә.

Республикада чынлап торып көрәшә торган 10 меңнән артык кеше тәгаен бар. Безнең ярышларга да 500 ләп кеше килә бит. Бу бит бик зур сан. Биектау районында 640 кеше килде, ул бер ярышка гына.

Татарстан федерациясе җитәкчесе аяк чалуга каршы

- Сез кагыйдәләргә үзгәрешләр керә дидегез. Көрәшебез харап була, традицияләр бетә дигән дәгъвалар булмадымы?

- Төрле фикерләр булды. Ул фикерләр әле дә бар. Ләкин мин сезгә шуны әйтәм. Грек-рим көрәше буенча яшьләр беренчелеге Казанда узды. Шунда Россиянең яшьләр арасында баш тренеры чыгыш ясады. 1886 нчы еллардан, Олимпия уеннарын уйлап чыгарып, беренче тапкыр үткәргән вакытлардан грек-рим көрәше буенча чыгыш ясыйлар. Үткән елда гына кагыйдәләрдә 6 үзгәреш булган. Алдагы елларда да шулай.

Көрәш иң беренче вакытларда ничек барган? Халат киеп көрәшкәннәрме, каеш бәйләп көрәшкәннәрме, бер урында бармаган, һаман үзгәрешләр булган. Көрәшебездә ниндидер үзгәрешләр була инде. Ул бүтән халыклар белән дә көрәшерлек булсын һәм көрәшчеләр сөлгене салып, тартылып-сузылып биш-алты минут бер-берсенә тотынып йөрер өчен түгел, ә тиз барсын, динамика булсын, халыкка карарга кызык булсын өчен.

- Фатих Сәүбәнович аяк чалып көрәшүне кертергә кирәк, шул безнең көрәш булырга тиеш дип пропагандалый. Сез моның белән килешәсезме?

- Урта Азиянең күп халыклары аяк чалып көрәшә. Ә шул ук вакытта тагын бер көрәш бар, алыс дигән. Алыста алар аяк чалмыйча көрәшәләр. Әгәр дә ниндидер илләрдә әле шул алыс дигән көрәшләр бар икән, нишләп кирәк икән безнең аяк чала башлау? Аяк чала башлау ул инде самбога китерә, бүтән төрлерәк көрәш стильләренә.

- Аяк чалу кертелсә, безнең көрәшне чит илләрдә популярлаштырып булыр иде дип әйтә бит ул.

- Алай дип әйткәндә мин тагын бер мисал китерәм. Безнең Россиядә иң популяр көрәшләрнең берсе самбо, шулай бит? Самбо күп еллардан - Харлампиевлар вакытыннан, 30 нчы еллардан бирле СССРда рәсми спорт төре. Аның белән, мәсәлән, шул ук төрекмәннәр, Казахстан көрәшчеләре бик яратып шөгыльләнә. Чөнки аларда да аяк чалыш бар.

Мин уйлыйм - аяк чалып көрәшә башласак, безнең көрәш ул инде безнең көрәш булмый. Ул инде бүтән төрле көрәш була. Без бүтән төрле көрәшне үзебезнең көрәш дип көрәшергә кирәк микән?

Сабан туена Татарстан көрәшчеләрен кертмәү турында: без әллә "инопланетяннармы?"

- Һәм былтыр бит инде Сабан туенда шундый бер вакыйга булды. Төп приз - автомобильне шобагага уйнаттылар. Аннан соң булган көрәшләрдә дә шул күзәтелде. Сезнең моңа карашыгыз ничек?

- Бу Чабаксарда булды. Иң беренче нишләптер безнең Россия көрәш федерациясе тарафыннан күзәтелде ул. Без дә анда команда белән барган идек. Күп авырлыкларда анда безнең егетләребез җиңде, беренче урыннар алды. Һәм ахырдан машина өчен көрәш игълан ителде. Һәм нишләптер анда федерация вәкилләре “менә безгә шулай кушылды, без машинаны Татарстан көрәшчеләреннән башка гына уйнатабыз”, диделәр.

Бу безгә бик каты удар булды. Башка кувалда белән суккан шикелле. Бу ничек инде?

Без бүтән халыклармы, чит планетадан килгәннәрме без, әллә батраклармы? Әгәр дә инде шулай икәне билгеле булса, бәлки алдан ук әйтергә кирәк булгандыр. Ичмасам, әзер булып, үз үлчәмемдә оттым әле дип кайтып китәр иде. Ә болай нәрсә инде бу. Бер дә аңлашылмаган хәл булды. Һәм, минем белүемчә, ул әйбер киләчәктә дә дәвам итәргә маташа. Кем үткәрә, шулар үзләренең арасында гына Татарстаннан килгән машинаны уйнатырга җыена.

Монда инде сорау миңа түгелдер.

- Көрәшче, федерация җитәкчесе буларак сезнең моңа карашыгыз ничек? Көрәштеләр һәм шобага буенча отышалар.

- Әле бит ул шобага буенча гына отышу түгел. Әле бит анда шобага уйнатучылар составына нәкъ безнең команданы кертмәү.

- Кургандагы авыл Сабан туенда да шобага уйнаттылар.

- Анда шобага уйнатканнар, ләкин анда башкорт командасын керткәннәр бит. Ә безнең команданы бит бөтенләй кертмәделәр.

Раил Нургалиев Сабан туенда чиккән сөлгегә көрәшергә әзерме?

- Ә төп призны шобагага уйнатуга карашыгыз ничек? Аларның бит инде үз мантыйгы бар. Шобаганы уздыручылар әйтә: беренче урынны авыр үлчәүдәге кеше генә җиңеп бара, кече үлчәүдәге кеше дә машина ота алсын, диләр.

- Мин хәзер шундый фикергә килеп барам: гомумән, машина хәтле машинаны анда, Сабантуйга куймаска кирәк. Ә баш батырга зур, матур тәкә бирергә. Чөнки абсолют батырга көрәшкәндә 2-3 кеше көрәшә. 2-3 кеше көрәшкән өчен генә машина бирү дөрес түгел дип саныйм.

- Көрәш бит профессиональ көрәшчеләр өчен акча чыганагы. Машина булмаса, көрәшкә килүчеләр саны азаймасмы соң?

- Көрәшкә кеше бернәрсә бирмичә көрәшкәндә дә килә, кайсы көчлерәк булып калды әле дип белергә. Әйтик, чиккән сөлге бирсәң дә киләләр. Чөнки көрәш бит инде ул безнең канга сеңгән, барыбер киләләр инде ул көрәшкә.

- Раил Нургалиев килер микән чиккән сөлге бирсәң?

- Нишләп килмәс икән, әгәр ул чиккән сөлге бер генә тапкыр бирелә торган булса? Шаяру.

Безнең ярышларда приз фонды хәзер начар түгел. Көрәшчеләргә акчаны начар бирмиләр. Әйтик, элеккеге чор белән чагыштырганда. СССР вакытында да бит инде ул тыйнаграк иде. Анда табуреткалар, өстәлләр бирәләр иде баш батырга. Тормыш һәм тормышка мөнәсәбәт бераз үзгәрде һәм көрәшчеләргә дә яхшырды дип әйтик. Алар яхшы бүләкләр ала, суыткычлар, телевизорлар.

Нәрсә дип әйтим, машина бирү барыбер ниндидер бозулар китереп чыгара. 60 кг дагы көрәшче дә көрәшче, әйтик аның 20 көндәше булды, ул аларны отып чыкты. Уд да шул ук адәм баласы бит, нәкъ 100 кг дагы шикелле. Аның авырлыгы 60 кг, тегенең 100 дән югары булып, аны беркем дә күтәрә алмаган өчен генә машина бирү көрәшчеләр тарафыннан караганда дөрес түгел.

Менә Саба районында һәрбер үлчәмдәге көрәшчеләр бертөрле бүләк ала. Ә инде ахырдан гына абсолютка тәкәгә көрәшәләр. Алай дөресрәк тә ул.

- Сез алайса акчалата приз бирү яклы, әйеме? Бер зур приз түгел, ә һәрбер авырлыкка үз призы.

- Әйе, һәрбер үлчәүдән акчалата шулай бирәләр.

Хәзер Болгарда ярыш булачак. Болгарда җыен була бит инде ел саен шушы вакытта. Һәм быел анда Сабан туен керткәннәр. Беренче тапкыр. Мин әле Россия көрәш Федерациясе вәкиле белән сөйләштем. Анда призлар һәрбер авырлык өчен 30, 20 мең булачак дип әйттеләр. Менә дини кешеләр дә беләләр бит. Абсолют батырга тәкә булачак, машина түгел.

"Манзара" спорт-музыкаль премиясе. 2019 ел

Көрәштә көрәшчеләрнең үзара килешеп эш итүе бармы?

- Равил Гарифуллович, сез бозу дип әйттегез. Менә хәрәмләшү еш телгә алына. Көрәшне күзәткән кешеләр дә телгә ала – көрәшчеләр арасында килешү бар дилиәр. Мәсәлән, бу көрәштә мин катнашам һәм җиңәм, сиңа җиңдерәм, аның каруы син миңа киләсе бәйгедә җиңдер дип.

- Юк мин андый әйберне сезгә әйтмәдем.

- Сез бозуларга китерә дип әйттегез. Сез килешәсезме, бармы көрәшчеләр арасында үзара килешү?

- Ул футболдагы шикелле инде. Футболда шундый әйберләргә җәза бирелә бит, әйеме? Көрәшчеләр арасында ул әйбер булмаска тиеш. Шуңа күрә машиналар-ниләр куеп аларны бозмаска кирәк. Әнә һәрберсе үз авырлыгында көрәшеп алсын да үзенә тиешлесен һәм баш батырга - тәкә.

- Ә шундый күренешләр – үзара килешү бармы?

- Күренеш бармы дип, мин Сабан туе ярышларына бик йөрмим дә хәзер. Чынлап әйтәм. Соңгы ике елда кайттым Сабага. Сабада менә шундый килешү - 60 та, 70 тә, 80 дә, 90 да бертөрле приз ала. Район башлыгы Рәис Нургалиевич бик дөрес керткән. Бер машина өчен алдан сөйләшеп, бүлешеп - көпчәкләренә кадәр бүлешеп адәм көлкесе ясап ятмыйлар инде.

- Андый хәлләр дә булганы бармыни?

- Юк, мин шаярып әйтәм инде.

Сабан туенда читтән килгән көрәшчеләр катнашырга тиешме?

- Сез телгә алдыгыз бит Татарстан көрәшчеләрен кертмәү турында. Күптән түгел генә Башкортстандагы Сабан туенда шундый тавыш чыкты. Халык нәфрәтләнеп яза - читтән спортчылар килде дә, безнең авыл егетләрен егып салдылар да, бөтен бүләкне җыештырып алып киттеләр, диләр. Татарстанда да шундый хәлләрнең ишетелгәне, ул проблема күтәрелгәне бар - читтән килгәннәрне кертергәме, кертмәскәме? Сез ничек уйлыйсыз?

- Мин күп еллар бит колхоз рәисе булып эшләдем. Колхоз рәисе булганда, шулай ук бар иде читтән килгәннәр белән каршылыклар. Шушы авылда үсеп, шәһәрдә яшәп, үз авылына кайтып көрәшкәннәрне кертә идек. Ә сез әйтәсез бит әле спорт формасы киеп, спорт мастеры булып кайтканнарны дип әйтик инде, андыйлары авыл Сабан туйларына кертми идек.

Аннары бүтән масштабта эшләргә туры килде (Равил Хәйруллин Балык Бистәсе районы башлыгы булып эшләде – ТИ). Районга Түбән Камадан көрәшче кайтты, аны бик мактыйлар – “менә ул бик яхшы көрәшче, ул безнең команда өчен дә көрәшә”. Берзаман вакыт җитте, батыр калды шушы көрәшчебез. Аннары ярышлар җитте. Теге көрәшче әйтә, мин бит зур шәһәрдә эшлим, миңа Татарстан беренчелегенә алар өчен көрәшергә кирәк. Мин әйтәм, алайса син бүтән безгә кайтмассың инде, безгә кайтып көрәшеп йөрмәссең.

Һәрвакытта да безнең үзебезнең район көрәшчеләре көрәште. Ахыр чиктә безнең район командасы бер ярышта җиңеп тә чыкты.

- Сез теге легионерларга каршы инде алайса?

- Сез сорауны куясыз шулай итеп. Мин аларга каршы дип әйтмим, ләкин алар Татарстандагы көрәшне үстерүгә артык булышмыйлар. Чөнки алар Татарстанда булган ярышларда, турнирларда район командасы өчен көрәшә. Аннары берзаман җитә Россия беренчелегенә көрәшер вакыт. Алар кайтып китә, үзләре өчен көрәшеп, безнең егетләргә зур тоткарлык ясыйлар, аңлыйсызмы.

Без хәзер соңгы ике елда Татарстан беренчелегендә чит регионнарны кертмәскә дибез, кертмибез инде.

- Мәсәлән, Муса Галләмов.

- Муса Галләмов та кермәде бит инде. Соңгысында кертмәдек бит аны да.

- Теләче өчен көрәшми инде Муса Галләмов?

- Муса Җәлил, Данил Галиев турнирында көрәшергә рөхсәт. Алар бит эчке ярышлар. Ә инде Россия ярышлары булганда ул көрәшә икән Марий Эл өчен, хәзер гел Марий Эл өчен көрәшә инде.

- Ә нинди шарт көрәшченең район өчен көрәшүендә? Пропискага керергә тиешме?

- Пропискага кереп, шунда яшәргә, эшләргә тиештер инде.

Без яшьләр көрәшен дә үткәрдек бит әле. Ачык үтмәде, үзебезнекеләр генә көрәште, чөнки алай ул кызыграк та килеп чыга. Әгәр дә икенче командалар – әйтик, тагын башкорттан, Оренбургтан малайлар чакырып, алар көчле килгән булса, монда күңелле булмас иде. Син әзерлә үзеңнекен, шулай бит инде. Үзеңнеке белән кил.

Муса Галлләмов - 2019 елда "Манзара" спорт-музыкаль премиясе җиңүчесе

Бөгелмә спорт комитеты рәисе районны татар төбәкләре исеменнән сызып ташлаган

- Сез көрәш буенча көчле районнарны атап киттегез. Хәлил Хәмитович берничә районда көрәш сүлпән дип – Спас, Әгерҗе районнары. Ни сәбәпле бу? Анда шартлар икенчерәкме?

- Бөтен районнар өчен дә шартлар бер. Монда бик күп нәрсә район җитәкчеләреннән тора.

Бу соңгы елларда спорт өлкәсендәге җитәкчеләрнең эшләмәүләре авырлык булды. Чүпрәле районында булды ул андый хәл, Буада да. Менә хәзер ничектер, яңа кешеләр килә.

Бөгелмәдә булды андый хәлләр. Татар малае, район җитәкчесе дә татар кешесе. Ул бит инде кечкенә район түгел, шәһәр. Бөгелмәнең спорт комитеты рәисе теленнән ишетәм - без татар районы түгел, бездә руслар күп,ди Алай дип санасаң, Югары Осланда бик күп рус кешеләре яши, тагын берничә шундый район бар. Әлмәттә, Чаллыда күпме халык җыелган. Дөрес, анда кеше саны да күп, сайлау да җиңелрәк. “Без татар районы түгел” дигән сүз мине гаҗәпләндерә. Татар көрәше ул көрәшнең бер төре бит инде, федерация реестрына кергән. Самбо да шул реестрда, без дә шул реестрда. Самбо да Олимпия спорт төре түгел, без дә Олимпия спорт төре түгел. Алай карау дөрес түгел дип әйтәм инде.

Өстәге кешенең психологиясе, мөнәсәбәте бераз йогынты ясый торгандыр инде ул.

Менә күп вакытлар Лаеш командасы килми иде. Михаил Павлович килде дә район җитәкчесе булып, Лаеш районы актив катнаша хәзер. Алар кайбер ярышларда унлыкка керә башлады. Менә бит ул ничек.

Шуңа күрә бик күп нәрсә кешедән тора.

Сергей Павлик оттыра башлаган: сәбәп нәрсәдә?

- Сергей Павликны җиңә торган көрәшче кайчан туачак?

- Сергей Павликны җиңә торган көрәшче туды инде. Ул 2019 елда ике көрәшен оттырды, Чаллының “тяжы” Гыйләҗетдинов отты рәсми ярышта.

Павликны откан көрәшчеләр шушы алдагы ике елда күбәеп китәргә мөмкин.

Павлик ул физик яктан көчле, авырлыгы 165 кг, хәзер 180 булмаса... Нәрсә белән ул алдыра иде? Ул иң беренче алымны ясаганда аркасына ята. Аркага ята да механик рәвештә хәрәкәтне алга таба дәвам итә. Көндәше аннан җиңелрәк һәм ул теге якка таба “оча”. Безнең көрәштә бит аркага ятарга ярамый лап итеп. Ә бу аркага тулысынча ята. Бу кагыйдәне бозу. Без бит инде аркага ятмаска дигән фикерне сеңдерәбез.

- Кагыйдәләргә үзгәреш керде дә, Павлик оттырды алайса?

- Юк, алай гына түгел. Ә нишләп Павлик күтәреп алып аркасына салмый соң? Һаман да шул аркасына ятарга тырыша. Алай булмый бит. Көчле булгач күтәреп атсын. Безнең татар көрәшендә шулай бит - бер кагыйдәдә дә аркага ятарга дип әйтелмәгән. Без аны кире кагабыз. Кая бар андый кагыйдә? Бар иде без бәләкәй чакта баш аркылы ату, аяк белән дә чөеп җибәрәләр иде. Тик ул вакытта татар көрәшенең үсеп чыккан вакыты, 60 нчы еллар бит инде. Әле аның ул вакытта юньле кагыйдәсе дә булмаган. Аннан соң күп кешеләр эшләде инде кагыйдәләрне.

- Павликны күпмедер дәрәҗәдә кагыйдәләргә үзгәреш кертү җиңде дип әйтеп буламы?

- Павликны бит әле җиңелде дип тә әйтеп булмый, җиңде дип тә әйтеп булмый. Бер елдан сөйләшербез, Павлик кайсы урында булыр икән?

- Иң күп машина откан көрәшченең ничә машинасы бар икәнен санаганыгыз юкмы?

- Белмим, мин аларның андый хисап алып бармадым. Әйтәм бит, Сабан туйларына мин йөрми башладым. Соңгы ике елда, үзебезнең район булгач, Саба районына кайттым инде. Һәм анда дөрес көрәшәләр.

Көрәш куркыныч спорт төреме?

- Безнең көрәш Олимпия төренә керергә мөмкинме кайчан булса да?

- Самбо турында әйттем бит. Самбо бит әле бүгенге көндә хәтле Олимпия төренә кермәгән. Бу эш белән дәү абзыйлар шөгыльләнә торганнардыр. Ул турыда әле уйлап та бетерә алган юк. Безгә, мөгаен, Европа беренчелекләрен матур итеп, халыкка танытып, күтәреп үткәрү әйбәт булыр иде.

- Күптән түгел безнең татар кешесе - Илдар Әюпов көрәшне травма алу ягыннан куркыныч дип язып чыккан иде.

- Көрәшне белмәгән кеше, травма алу куркынычыннан куркып көрәшмәгән кеше язган инде моны.

Травма куркынычы буенча көрәш 100 төрле спорт төре арасында 37 урында. Ул иң куркынычы түгел. Шул ук футболчылар, волейболчылар да бездән күбрәк травма ала.

- Барыбер куркыныч инде.

- Куркыныч дип, менә син баскыч төбеннән төшәсең дә, аягың таеп китә дә сына, бу да куркыныч. Яшәү үзе куркыныч. Автомобиль катастрофалары да күпме. Әнә самолет янды. Шулай ук куркыныч.

- Юк, сүз бит кешенең шул спорт төренә баруы турында.

- Көрәшнең 37 нче урында гына әле саны. Шул ук “Формула-1” карыйбыз бит. Көрәш иң куркынычы түгел.

Көрәштә бик күп әйбер тренердан тора. Тренер келәмгә көрәшергә чыкканчы яхшылап көрәшчене әзерләргә тиеш. Көрәшче җылынырга, приседание ясарга, колакларын, муеннарын - бөтен тәнен җылытырга тиеш. Һәм җылы, “начеслы” костюмда булсын. Чыкканда ул пардан чыккан шикелле, "черт в табакерке" диләрме әле, булып чыгарга тиеш. Ә ул чыга, утырып тора, әле оемаган, тәне җылынмаган. Андый травманы беренче чиратта ала. Ялкау булмаска, көрәшкә чыкканда әзер булырга кирәк.

Мин 12 ел көрәш белән шөгыльләндем, җитди травмалар алмадым. Әзерләнеп чыктым. Болай вак-төяге булды инде, травмасыз булмый.

Көрәшне популярлаштыру ысулы - билетларны бушлай сатмаска кирәк!

- Хәлил Хәмитович белән шушы темага сөйләшкән бар, безнең көрәш Урта Азиядәге дәрәҗәдә популяр түгел. Турнирлар уза, ә трибуналар тулы, кеше билет алырга чират тора дип әйтеп булмый. Көрәшне ничек популярлаштырып була?

- Менә “Манзара” үткәрелде инде ике тапкыр. Ул бик күңелле, бик матур форматта бара, халык килә. Димәк, бушка чакырмаска инде. Билет сатып чакырырга кирәк. Билет сатып алып килгәч, кеше тагын да ниндидер яңалык күрәм дип уйлый.

Мин белмим, нәрсәдән килеп чыга торгандыр.

Кеше барыбер кызыксына матди байлык белән дә. Нәрсә бирәләр, нәрсә уйнаталар. Әйтик, Казахстанда. Ишетеп кенә әйтәм, үземнең күргән юк. Анда һәр үлчәүдә җиңүчеләргә машина бирәләр. Алар аны каян, ничек эшлиләрдер. Кызыксындыру күп булса көрәшчеләрне, аларның бит туганнары була, кызыксынып, күбрәк килерләр иде. Мин шундый фикердә. Машина булмаса, зуррак дәрәҗәдәге призлар булса.

Менә кыргызлар уены булды бит. 13 төр көрәштә җиңеп чыккан батырлар арасында тагын бер ярыш үткәрделәр. Анда безнең Муса Галләмов та откан иде алыш буенча, беренче урынга чыга алмады. Беренче урынга чыккан көрәшчегә кыргызлар 1 миллион сум акча бирде. Аларның акчасы безнеке белән бергә-бер чагыштырмасы. Менә шундый. Халык та күп җыела инде. Безнең әле андый дәрәҗәгә барып җиткән булмады.

- Татар көрәшенең татар дөньясында тоткан урынын ничек бәялисез?

- Беләсезме, татар көрәше ул безнең гасырлардан килгән. Көрәш беткәнче Сабантуй бетми. Көрәш беткәннән соң гына халык тарала. Бөтенебез кызыксына, ярата. Мин сезгә Алмаз Атласовичның сүзе белән җавап бирә, ул “Батырлар” тапшыруын алып бара. Равил Гарифуллович, менә монда көрәшнең рейтингы ди. Анда көрәш кенә түгел, бүтән тапшырулар да бар бит. Безнең татар көрәше алтынчы урында ди. Ул миңа 37ме соң инде программа катнаша торган рейтингны.

Бүген көрәш кемгә кирәк дип сөйләшкән кешеләребез дә бар бит безнең. Үзебезнең арада, татар кешеләре арасында. Төрле маңкортлар бар. Әле шунда да безнең көрәшебез белән кызыксыналар, карыйлар икән, димәк, аның рейтингы начар түгел.

Спорт мастеры исеме кемнәргә бирелә?

- Сез үзегез Советлар Союзының спорт мастеры. Ул вакытта бу исемне алу ничек иде, хәзер ничек?

- Бу авыр сорау. Анатолий Бузин дигән көрәшче бар. Мин СССРның спорт мастеры, ә ул атказанган спорт мастеры. СССР составында 15 республика бар иде бит әле, Балтыйк буйлары, Белоруссия, Украина, Кавказ, Урта Азия илләре. Кавказ малайлары да, белоруслар да, украиннар да, прибалтлар да яхшы көрәшә иде. Миңа шулар булган ярышларда катнашырга туры килде.

Безнең Татарстанда гына да һәрбер авырлыкта 3-4 спорт мастеры бар иде. Ул вакытта грек-рим көрәше классик көрәш дип атала иде, нык үскән иде Татарстанда. Мөхәрләмовлар, Камаловлар, Измайловлар, Тимашевлар - СССР беренчелегендә өчлеккә кереп көрәшкән егетләр. Без шул вакыта ничектер бер агым булдык, бөтенебез дә классик көрәшкә кереп киттек. Ул шулхәтле үскән иде. Татарстан беренчелегендә һәрбер авырлыкта СССРның спорт мастерларыннан өч-дүрт кеше катнаша иде. Уйлап карагыз, спорт шулхәтле үскән - Татарстан беренчелегендә үзара мастерлар көрәшә.

Ә Татарстан беренчелеген откан өчен хәтта спорт мастеры кандидаты исеме дә бирелми иде. Беләсезме, нинди кырыс конкуренция.

Бузин Анатолий Алексеевич турында әйттем. Ул алты тапкыр СССР призеры булып калды. Һәм берсендә СССР беренчелеген отты бит инде. Мин үзем авыл спортчылары арасында СССР чемпионатының икенче призеры. “Урожай” җәмгыяте бар иде, СССР беренчелегендә мин Олимпия чемпионы Жаксылык Ушкемпировка гына оттырдым. Аның белән келәмдә шушы шартларда очраштым. Дәрәҗәне аңлыйсызмы?

Аннары атаклы грузин, Олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья чемпионы Вахтанг Благизде белән очраштым. Шушы егетләр белән көрәшеп СССРның спорт мастеры булдым. Аннары “Урожай” буенча Ростов шәһәрендә Россия беренчелеген оттым. Һәм турнирларда дүрт тапкыр мастерны үтәдем инде.

Бузин Анатолийдан сорыйм. Ул тренер булып эшли, мин тренер ук түгел, мин форматтарак җитәкче. “Толян, без менә спорт мастерына ничек авырдан көрәштек, кан төкереп мастер булдык, хәзер ничек, мәйтәм. Без көрәшкәндәге беренче разряд дәрәҗәсе генә хәзерге мастерларның. Алар бит инде мастерны үтәгәннәр кайдадыр, анда Олимпия чемпионнары килеп катнашмый, алар белән көрәшеп алмыйлар бит мастер исемен. Менә аерма нәрсәдә. Ә безгә туры килә иде шулай.

Ә 1976 елда хәтта болай эшләделәр. Нишләптер мастерлар күбәеп китте дип, бер ел эчендә ике тапкыр үтәсә генә бирделәр. Миңа 76 елда ике тапкыр үтәргә туры килде.

Ә бездә ике тапкыр көрәшеп торалар микән әле мастерны алыр өчен.

- Безгә хәзер спорт мастеры дигән кешене күрсәк, нәрсә уйлый алабыз?

- Әгәр дә ул үз тырышлыгы белән алган икән, мин аңа бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул көрәшмәгән кешегә бирелми инде.

Тик дәрәҗәсе турында сорадыгыз бит сез. Элек ничек авыр иде, хәзер ничек.

Хатын-кызлар көрәшергә тиешме?

- Үзегез көрәшче буларак, көрәшләрне оештырган җитәкче буларак, әйтегез әле, Сабан туенда хатын-кызларны да көрәштерүгә ничек карыйсыз? Кызлар көрәшергә тиешме?

- Сез әйттегез бит әле көрәш травма алу ягыннан куркыныч дип. Безнең хатын-кызларыбыз бит инде алар нәфисрәк, мускуллары да аларның, буыннары да... Мин үзем хатын-кызларның көрәшен бик яратып бетермим. Хатын-кызларга нәфис гимнастика бар, гомумән гимнастика, йөгерүләр, сикерүләр дип әйтик инде. Хатын-кызлар көрәшен бик өнәп бетермим. Травма куркынычы бар. Аларның бит әле бала табасылары, ашатасылары бар.

"Халкыбызны, телебезне, көрәшебезне, гадәтләребезне саклап яшәргә язсын иде"

- Безнең көрәшчеләргә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?

- Көрәш гасырлардан килгән. Күчмә тормыш алып барган, юрталар булган заманнарда да безнең бабайлар, эшләр беткәннән соң, көч сынашып караган. Көчлене ачыклаганнар. Шул хакта җырлар да бар бит инде. Гомумән, без бит инде көрәшле халык. “Тормыш үзе көрәш” дигән китабы чыкты Атлас Гафиятовның. Чынлап та, тормыш та гел көрәш бит инде. Бөтен көрәшчеләргә дә, безнең татар халкына да, үзебезнең халкыбызны, телебезне, көрәшебезне, гадәтләребезне саклап яшәргә язсын иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100