Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар җырыннан хуш исле үләннәр исе килә". Яхин романслары инглиз телендә һәм джаз стилендә яңгырады

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр татар композиторы Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестиваленең гала-концерты узды. Быелгы программада композиторның инструменталь әсәрләре, җырлары һәм романслары яңа борылыш алды: алар беренче тапкыр джаз стилендә яңгырады. “Татар-информ” хәбәрчесе артистлардан Яхин әсәрләре эстрада-джаз стилендә ни дәрәҗәдә яңгырый алуы, татар тамашачысының мондый юнәлештәге җырларны кабул итү-итмәве турында сорашты.

news_top_970_100
"Татар җырыннан хуш исле үләннәр исе килә". Яхин романслары инглиз телендә һәм джаз стилендә яңгырады

Рөстәм Яхин татар музыкасында романс жанрын тудыручы, аңа нигез салучы буларак таныш. Ул үзенең иҗат дәверендә 450гә якын романс һәм лирик җырлар иткән шәхес. Халык мәхәббәтен яулаган күп кенә җырчылар нәкъ менә Рөстәм Яхин җырларын башкарып, зур сәхнәгә аяк баса.

Әдәплелек, чын музыкаль сәләт, кешеләргә һәрвакыт ихтирамлы мөнәсәбәт саклый алу, тыйнаклык, олы җанлылык… Рөстәм Яхин бик күпләрдән шушы күркәм сыйфатлары белән аерылып торган.

Сәхнәдә чараның башыннан ахырына кадәр Сергей Васильев җитәкчелегендәге филармония джаз оркестры һәм “La primavera” Казан камера оркестры уйнады.

“Яхинның әсәрләре бриллиантка тиң!”

Халыкара конкурслар лауреаты Илүсә Хуҗина Яхинның романсларын бриллиант белән чагыштырды, ә джаз стилендә башкаруны татар халкы өчен шок түгел дип белдерде:

– Рөстәм Яхин, классик композитор булуга карамастан, 1970-1980 еллар чорында бик “модный” композитор, кеше буларак креатив булган. Ул көнбатыш композиторы кебек фикер йөрткән. Яхин әсәрләрендә джаз аккордларын еш кулланган. Без телибезме-теләмибезме, ул гармонияләр аның әсәрләренә ята, джаз оркестры белән тагын да табигыйрәк яңгырый.

Классиканы башкаруны күбебезнең ишеткәне бар, ул гадәти әйбер, колакларыбыз классик әсәрне кабул итәргә ияләшкән. Ә инде бөтенләй башка уен кораллары башкарганда Яхинның әсәрләре ниндидер яңалык, яңа сулыш ала, аларга икенче күзлектән карый башлыйсың. Мәсәлән, “Кил, чибәрем” әсәрен мин консерваториядә укыган вакытта җырлаган идем. Әлеге программаның беренче репетициясенә килгәч, әлбәттә, кереш өлеш классик форматта булыр дип уйладым, әмма әсәр яңача яңгырады.

Яхинның әсәрләрен джаз стилендә башкару, минемчә, начар әйбер түгел. Һәр әсәр яшәргә тиеш, Рөстәм Яхинның иҗат җимешләре күп. Әле аның күбесе һаман да башкарылмый. Ә болай, алар заманча төсмер алып, яши бирә.

Бүгенге көндә татар эстрадасында тексты текст, көе көй булмаган әсәрләр бар. Шулар арасында Яхинның әсәрләре бриллиантка тиң! Хәтта сүз авторларына да игътибар итсәк, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева, Мостафа Ногман һ.б. аларның бит шигырьләре генә дә ни тора! Мондый әсәрләр җырланырга тиеш.

Хәзер интернет заманында мин дә джаз стилендә булган әсәрләр тыңлыйм, музыкада үземә яңа юнәлешләр ачам. Джаз стилендә башкаруны яңалык димәс идем, ул татар халкы өчен шок түгел. Миңа калса, моны гадәттән тыш хәл итеп кабул итмәскә кирәк. Яхин әсәрләренә гашыйк булганга күрә, джаз яңгырашында матур тоелалар микән әллә? Бер сүз белән әйткәндә, мин әсәрләремне бик яратып, һәрбер сүзен аңлап, үзем аша үткәреп башкардым.

“Күңелгә татарча җырлар җитми”

Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова концертта катнашыр алдыннан Яхинның яңа әсәрләрен тапканы, үзенең җырын Рөстәм Яхин йогынтысында иҗат иткәне турында сөйләде:

– Миңа татар җырларын башкару, татар теле бик ошый. Татар теле искитмәле аһәңле тел, ул музыкага да җиңел ята. Бу сәбәпле, мин татар телендә диск яздырырга ниятлим. Нигә әле рус телендә генә альбом булсын, татар телендә дә чыгарсак, яхшы булыр иде, дип уйладым. Чөнки күңелгә татарча җырлар җитми. Үземнең үрнәгемдә мин татар теленең искиткеч бай һәм матур тел икәнен күрсәтергә телим. Татар телен Татарстаннан тыш танытасым килә. Гастрольләрдә йөргәндә татар җырларын башкарсам, тамашачылар: “Без сезнең нәрсә турыда җырлаганыгызны аңламасак та, татар җырларын ошатабыз”, - диләр.

Рөстәм Яхин фестивалендә катнашыр алдыннан, композиторыбыз әсәрләрен барладым, үзем белмәгән романсларны таптым. Кем белә, бәлки, шул “яңа әсәрләрне” дә мин альбомыма кертермен. Минем өчен ул зур плюс.

Хәзерге вакытта репертуарыма татар җырларын кертә барам. Элек күбрәк кеше җырларын җырлаган булсам, хәзер инде программада үземнең татар җырларын булдыру уе туды. Мәсәлән, шул ук “Күңел” дигән җырым Рөстәм Яхин йогынтысында иҗат ителде. Миңа композиторыбыз язган җырлар һәрвакыт ошый иде, алар башкаручыга музыкаль яктан кыен бирелә, ә тамашачыга син гади һәм җиңел итеп бирә алырга тиешсең. Минем да шуңа охшаш композиция тудырасым килде. Тукай сүзләренә язылган көйне эшкәрткәндә, татар милләтеннән булмаган белгечләр белән эшләдем.

Мин экспериментлар ясарга яратам. Бу очракта миңа рус кешеләренең татар музыкасын кабул итү тәэсирләрен белү кызык булды. Алар фикеренчә, татар җырын ишетүгә, хуш исле үләннәр исе килә, күз алдында табигать күренешләре сурәтләнә. “Татар теле исә кайсыдыр ягы белән француз һәм, әлбәттә, төрек теленә охшаган”, - диделәр.

Киләсе юнәлешкә интонация биргән күренекле музыка төркемнәре бар. Мин “The Beatles” төркемен әйтер идем. “The Beatles” егетләре төрле жанрларда бик күп җырларны дөньяга чыгара һәм алардан соң музыкада өр-яңа юнәлешләр барлыкка килә (мәсәлән, поп музыка, рок-опера, панк-рок һ.б. – ИТ). Мин Яхинны “The Beatles” төркеме эшчәнлеге белән чагыштырыр идем. Яхин музыкасында да джаз бар. “Ышанам” романсын джаз белән шөгыльләнгән дустыма күрсәттем һәм ул Яхинның романсын джазда уйнап бирде. Хәтта романс та джазда яңгырый ала икән нәтиҗәгә килдек. Яхинның әсәрләре джаз эшкәртмәсендә гаҗәеп ишетелә, бу – композиторның осталыгы. Әлбәттә, бар татар җыры да джаз стиленә туры килә алмый.

“Яхин әсәрләренә яңа сулыш керде”

Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова джаз стилендә башкаруны Әлфия Авзалова заманнарына кайтуны хәтерләткәнен, ә инглиз телендә җырлауны татар халкын таныту өчен бик кирәкле күренеш дип тапты:

– Рөстәм Яхин әсәрләрен джаз стилендә башкару минем өчен яңалык булды. Яхин-гала концертыннан соң композиторыбыз иҗатына мәхәббәтем артты, чөнки мин аны классик композитор буларак күрә идем. Джаз стиле күңелемә бик якын, шуңа күрә Яхин-гала концертындагы чыгышымны яратып башкардым.

Яхин әсәрләрен джаз стилендә җырлагач, яңа сулыш керде дип әйтә алам. Чөнки аның әсәрләре яңа яңгырашта башкарылды. “Ышанам”, “Бөдрә таллар” романсларын хәзер икенче яктан ишетәм. Бүгенге көндә Яхин көйләре бик заманча һәм үзенчәлекле.

Миңа калса, Рөстәм Үтәй (филармониянең элеккеге симфоник-джаз оркестры җитәкчесе – ИТ) заманында Казан дәүләт филармония артистлары джаз стилистикасында бик күп җырлады. Алар арасында Гали Ильясов, Әлфия Авзалова, Айдар Фәйзрахмановлар булды. Рөстәм Үтәйнең оркестр өчен эшкәртмәләре бик көчле, заманча иде. Хәзер бу тенденция кайта башлады. Без архивтан Әлфия апаның оркестровкалар белән башкарган җырларын карыйбыз, алар бит хәзер дә актуаль! Бүгенге көндә андый аранжировкалар сирәк. Шуңа күрә татар тамашачысы өчен джаз стилендә башкару – яңалык түгел, ул бөек дәрәҗәгә, Әлфия апа заманнарына кайтуны хәтерләтте.

“Инглиз телендә җырлау – татар халкы өчен кирәкле күренеш”

– Минем репертуарымда “Зәңгәр томан” җыры татар һәм инглиз телләрендә бар. Яхин-гала концертының оештыручысы Фәридә Әбсәләмова миңа “Ялгыз агач” романсын инглиз телендә башкарырга тәкъдим итте. Җырның турыдан-туры тәрҗемәсен ясады.

“Үзгәреш җиле” проектында Канада, Америка, Куба һ.б. илләрдән килгән катнашучылар бихисап. Алар татарча белми. Әмма татар халык көйләре җанга үтеп керерлек матур яңгырый. Бөтен чит илдә яшәүчеләр, безнең көйләрне хөрмәт итеп, яратып җырлыйлар. Минем өчен татар сәнгатен, көйләрен бөтен дөньяга күрсәтү мөһим, чөнки безнең тарихыбыз бай. Инглиз телендә җырлау – татар халкы өчен кирәкле күренеш. Татар җыры яңгыраса да, аның нәрсә турында икәнен аңламаучылар бар. Шуңа күрә, чит ил кешеләре дә җырның мәгънәсен аңласын өчен, дәрәҗәбезне үстерүне максат итеп куйдым.
 

“Яхин музыкасы шул ук Яхинныкы булып калачак”

Россиякүләм конкурслар лауреаты, яшь җырчы Зәринә Вильданова Яхин әсәрләрен джазда башкаруны композиторның романсларын танытачак дигән фикердә:

– Минемчә, Яхин-гала концерты хәзерге вакытта ниндидер яңа хәрәкәт алды. Татар музыкасы яңартып җырлау юлында. Джаз-оркестрлар белән төрле концертлар куелганы булды, мәсәлән, “Үзгәреш җиле” проекты. Татар халкыбызга кирәк булгандыр инде ул. Халык, композиторлар музыкасын яңартып тыңларга мөмкинчелек туды. Яхин-гала концерты - данлы музыкага яңалык кертү чарасы. Аның үзенчәлеге безнең милләтебезне саклау нигезендә яңа фикерләр, музыкага яңа карашлар тудыруда.

Яхин әсәрләре джаз стилендә яңгырау бик кызык, әлбәттә, аның минуслары бардыр. Мин яңалыкның бары тик уңай якларын гына күрергә тырышам. Джазның татар музыкасына керүе бернинди начарлык та түгел. Джаз безнең музыкага керсә, татар музыкасы да джазга керә ала, моны мәдәни алмашу дип әйтергә була.

Фестивальне бик ошаттым, чөнки мондый проектлар Татарстанда аз, елына ике-өч тапкыр. Яхин музыкасы шул ук Яхинныкы булып калачак. Аның әсәрләрен тагын да дөньякүләм танылган форматта, стильдә башкару аны танытачак кына дип уйлыйм.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100