Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хәзерге кешеләр җәлилчеләр урынында калсалар, нишләрләр иде икән?"

25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне иде. Татар халкы өчен генә түгел, фашизмга каршы сугышкан һәр халык өчен дә тетрәндергеч, фаҗигале көн - җәлилчеләрнең башы өзелгән көн. Хәтер көнендә Казанда Муса Җәлил һәйкәле янында оештырылган театральләштерелгән тамаша кабат шуны искә төшерде, тәннәрне чемердәтте, йөрәкне кузгатты...

news_top_970_100
"Хәзерге кешеләр җәлилчеләр урынында калсалар, нишләрләр иде икән?"

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янында үткән “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” дип аталган театраль тамаша төгәл көндезге сәгать 12дә башланып китте. Әйе, 11 җәлилченең гомере 1944 елда нәкъ 25 август көнне, сәгать 12дә, өч минут аралыгы белән, гильотина дигән куркыныч машина астында өзелә...

  • Җәлилчеләр: Гайнан Кормаш (1919-1944), Фоат Сәйфелмөлеков (1916-1944), Абдулла Алишев (1908-1944), Фоат Булатов (1913-1944), Муса Җәлил (1906-1944), Гариф Шабаев (1907-1944), Әхмәт Симаев (1915-1944), Абдулла Батталов (1916-1944), Зиннәт Хәсәнов (1916-1944), Әхәт Атнашев (1918-1944), Сәлим Бохаров (1918-1944). Исемлек гильотинада үтерелү тәртибе буенча язылды, беренче “корбан” 12 сәгать 06 минутта, соңгысы 12 сәгать 36 минутта юк ителә.

“Үлемгә һәм үлемсезлеккә” театраль постановкасында катнашкан 11 актер егет җәлилчеләрнең тарихын кичерде, үзләрен алар ролендә сынап карады. Постановканың сценариен шагыйрәләр Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар эшләгән. “Үлемгә һәм үлемсезлеккә” постановкасын куюда Идел Кыямов, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Әхмәтова, Нурбәк Батулла, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Евгений Скрипачёв, Радик Айнуллов, Рәнис Йосыпов, Максим Головкин, Айдар Хәйруллин, Шамил Вилданов, Рүзәл Әхмәдиев, Ренат Харис, Газинур Морат, Гөлүсә Батталова, Сөмбел Ситдикова, Рөстәм Насыйбуллин, Екатерина Болотнова катнашты.

“Әгәр хәзер кешеләр мондый ситуациягә эләксәләр, нишләрләр иде икән?”

"Үлемгә һәм үлемсезлеккә" постановкасының режиссеры Лилия Әхмәтова хәтер көнендә җәлилчеләрнең истәлекләрен яңгырату алымын куллануны уңышлы форма дип саный. "Театраль куелыш фактларга, истәлекләргә нигезләнеп эшләнде, ниндидер уйлап табылган сүзләр булмады", - диде ул.

- Минемчә, без мәктәп яшендәге балаларны да, интеллигенцияне дә канәгатьләндерерлек форма уйлап таптык. Театраль чара мәктәп баласына да, Муса Җәлилнең иҗатын яттан белүчегә дә кызык булды дип уйлыйм. Чыгышның музыкаль бизәлешен хореограф Нурбәк Батулла сайлады, без аның тәкъдимен хупладык.

Актерлар рольләрен 100% җиренә җиткереп башкарып чыга алды дип уйлыйм. Без 11 җәлилченең нәрсәгә өметләнгәннәрен күрә алдык. Алар бит төрмәдә дә тик тормый – итальян телен өйрәнә, аларда ниндидер өмет, ышаныч була. Күргәнегезчә, хәзрәтнең монологында бар да аңлашыла, җәлилчеләр “болай ук булыр дип көтмәгән идек”, - дип җавап кайтара. Алар ахыргача тормыш рухын саклап кала ала. Белмим, әгәр дә хәзерге кешеләр мондый ситуациягә эләксәләр, нишләрләр иде икән, - ди режиссер.

“Хәрәкәтләрнең асылында төрмәдәге көн тәртибе ята”

Хореограф Нурбәк Батулла постановкадагы хәрәкәтләр нигезендә төрмәдәге гадәтләр ята, дип сөйләде.

- Иртә белән тору, медикларның тикшерүе, төрмә йөрүе, эшләтү, төшке аш, тагын бер кат эш, шәхси вакыт – без күрсәткән һәрбер хәрәкәт аерым мәгънәгә ия. Кайберсе иллюстратив (мәсәлән, каһвә эчү), кайберсе абстракт күрсәтелде. Халыкның яңа форманы кабул итә алу-алмавын белмим. Әмма монда кабул итмәслек әлләни әйбер юк. Яхшы мәгънәдә бик гади һәм аңлаешлы булды дип уйлыйм", - диде Батулла.

“Җәлилчеләрнең нәрсә турында сөйләшүләрен аермачык аңладым”

Биюче-актер Евгений Скрипачев, татар  телен белмәсә дә, постановканың асылын аңладым, дип белдерде:

- Бик уңай тәэсирләр алдым. Монда эләккәнемә сөендем, чөнки мин тарихның мөһим өлешенә кагылдым. Хәзерге вакытта “Мергасовский дом” спектаклендә уйныйм, анда өлешчә Кави Нәҗми һәм Абдулла Алиш турында да вакыйгалар бар. Шул спектакль аркылы мин әлеге проектка шагыйрә Йолдыз Миңнуллина чакыруы буенча эләктем.

Кызганыч, мин татар телен белмим. Тик Йолдыз миңа барысын да тәрҗемә итте, җәлилчеләрнең нәрсә турында сөйләшүләрен аермачык аңладым. Шулай итеп, “Мергасовский дом” спектаклендә без күрсәткән тарих әлеге чыгыш белән бик тыгыз бәйле булды.

Хәзерге вакытта мин пластик импровизация курсы белән шөгыльләнәм. Нурбәкләрнең чыгышларын күп күргәнем бар иде, минем дә алар белән бер проектта катнашасым килде. Ниһаять, ул хыялым да чынга ашты. Луиза, Йолдыз, Лилия һәм Нурбәк командасы белән эшләү минем өчен зур тәҗрибә.

“Җәлилчеләрнең бер-бер артлы гильотинага барганнарын күз алдыма китереп утырдым"

Биюче-актер Идел Кыямов әлеге проектка яшьләрне җәлеп итү – үзенә күрә бер күрсәткеч, ди.

- Режиссер әлеге проектны заманчалаштырып, яшьләрне дә кызыктыру максатын куйган иде. Яшь җырчылар Сөмбел Ситдыйкова һәм Рөстәм Насыйбуллинның чыгыш ясаулары – моның ачык мисалы. Соңгы блокта актер Фәннүр Мөхәммәтҗановның хәзрәт монологын укуы безгә дә каты тәэсир итте. Шәхсән үзем җәлилчеләрнең бер-бер артлы гильотинага барганнарын күз алдыма китереп утырдым. 

Хәтер көнендә бик кызыклы факт әйттеләр, әле ул беренче тапкыр гына яңгырады кебек: җәлилчеләрне 1944 елның 25 августта җәзалаганнар, ул Рамазан аеның алтынчы көненә һәм җомга сәгатенә туры килгән. Белгәнемчә, җәлилчеләр тоткан Коръәннең күчерелмәсе бездә бар – ул Муса Җәлил музеенда саклана.

Яланаяк чыгыш ясау – тоткыннар рәвеше образы. Костюм-чалбарлар белән чыгуыбыз да аларның тоткында татар интеллигенциясе вәкилләре булып кала алуларын аңлата. Җәлилчеләр милли җанлылыкны югалтмыйча, татар халкы өчен батырлар булып калган, - дип сөйләде Идел Кыямов.

Муса Җәлил, төрмәдә булуына карамастан, башын салып, елап утырмаган. Иртән торып, юынып, физкультура ясап, тәртипле рәвештә шигырьләрен язып, күчереп, иҗади эш белән шөгыльләнгән. Калган җәлилчеләр дә үзләренең хис-кичерешләрен шигъри калыпка сала барган. Җәлилнең үләр алдыннан Гётеның “Фауст” әсәрен укыганы мәгълүм. Йолдыз Миңнуллина Рениеро Ланфрендини дигән тоткынның истәлеген укып үтте, ул да: “Алар гыйлемгә омтылдылар, минем аша итальян телен өйрәнделәр, соңгы минутларына кадәр иҗат иттеләр”, - ди.

Без тәкъдим иткән проект – заманча яңа сулыш һәм яңа форма булды. Татар милләтенең батырлыгы һәм горурлыгы пластика аша күрсәтелде. Без темпоритм, кызулык аша замананың атмосферасын бирергә тырыштык. Телне, эчне күрсәтү элементлары болай гына түгел, чыгышта төрмәдәге көндәлек режим күрсәтелде.

Соңгы вакытта түбән зәвыклы эстрада артистларын пропагандалыйлар, алар катнашында фильмнар төшерәләр... Җәлилчеләргә килгәндә, чыннан да - бер милләттә дә берьюлы җәзалап үтерелгән каһарман язучылар юк. Алар турында географик канал фасонында документаль фильмнар төшерсәләр, бөтен Җир шарына таратырга мөмкин булыр иде! Режиссерлар, кинооператорлар һәм продюсерлар шул мәсьәләгә күбрәк игътибар итсеннәр иде.

“Җир шарында мондый хәлне әле бер генә милләтнең дә күргәне юктыр”

Җәлилчеләрне искә алу көнендә иң беренчеләрдән булып Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чыгыш ясады. “1944 ел, 25 август. Палачның балтасыннаң татар шагыйрьләренең каны ага. Моннан 74 ел элек татар улларының туган җирнең азатлыгы өчен, аның бөтенлеге өчен, бөтен милләтләрнең телен тигез күрер өчен милләт егетләренең каны гильотина балтасыннан ага. Җир шарында мондый хәлнең әле бер генә милләтнең дә күргәне юктыр. 11 татар егете үзләренең башларын безнең тыныч тормышыбыз, телебез, динебез өчен салдылар!"

“Аның шигърияте тормышның дөреслеген сурәтли”

Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова: “1944 елның 25 августында 11 җәлилче Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Җәлилне көндезге унике тулып унсигез минутта үтерәләр. Муса Җәлил Совет властенең моңа карашын нинди булачагын чамалый. Шуңа күрә дә ул 1943 елның ноябрендә хатынына һәм баласына атап “Ышанма!” дигән шигырен яза. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Алмаштырган илен”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр”, - дип язып калдыра ул.

Быел без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 елын билгеләп үттек. Аның поэзиясе кешелеклелекнең югары идеалы белән рухландырылган, кайнар мәхәббәт хисе белән сугарылган. Муса Җәлил – туган як мәдәниятенең намусы һәм хөрмәте булып тора, ул үзенең лирик сәләтенең остасы. Аның шигърияте тормышның дөреслеген сурәтли, ирек һәм гаделлеккә көрәшергә өнди. Җәлилчеләрнең каһарманлыгы яшь буын өчен кешелек батырлыгының үлемсез ныклыгы һәм үзеңне аямау үрнәге булып калыр дип уйлыйм”.

“Муса Җәлил – бөтен дөньяның горурлыгы!”

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис Муса Җәлилнең Казан Кремле буендагы һәйкәле тарихын искә төшерде: “Моннан 62 ел элек бу тарихи калкулыкта бөек Муса Җәлил бакыр һәйкәлгә әйләнде. Ул татар милләте һәм бөтен Совет халкының гына түгел, ә бөтен дөньяның горурлыгы!” - диде Ренат Харис. 

“Әтием белән соңгы саубуллашуымны әле дә хәтерлим”

Хәтер көненең кульминацион өлешендә Муса Җәлилнең кызы – Чулпан Җәлилова үзенең истәлекләре белән уртаклашты: 

- Минем әтием вафат булган көннән инде күп еллар узган. Тик бу көнне минем һәрвакыт йөрәгем сыкрый. Мин әле дә Плетцензее төрмәсендә 11 геройларыбызны күз алдыма китерәм. Алар соңгы көннәрендә дә батыр булып кала белгән, тыныч кына татар җырларын җырлаганнар.

Мин һәр елны хәтер көнен гаиләм белән Казанда үткәрәм. Монда мин чын-чынлап геройларыбызны искә алам, күп кешеләр белән аралашам, алардан җылы көч алам. 

Инде яңа буын да үсте. Аларда башка юнәлеш, башка күзаллау бар. Безнең геройларыбызны яшьләр беркайчан да онытмас дигән өметтә калам. Аларның батырларча тормыш өчен, киләчәк буыннар өчен көрәшкәннәрен белеп торырлар дип уйлыйм. Җәлилчеләрнең газап белән, михнәт чигеп көрәшкәннәре Совет иленә кадәр барып җитә алмас дигән уй бик борчуга сала аларны. Истән чыгару уе шулкадәр ачы була. Без бу хакта “Моабит дәфтәре”ннән укып беләбез. Шуңа күрә дә хәтер көнендә бирегә килүчеләргә рәхмәтлемен. 11 җәлилче – искитәрлек батыр кешеләр була. Безнең геройларыбыз турындагы хәтер мәңге булырга тиешлеген истә тотарга кирәк.

“Татар халкы үзе өчен кискен вакытларда туплана һәм көрәшә белә”

Муса Җәлилнең иҗатын һәм батырлыгын өйрәнгән галимнәрнең берсе, профессор Фоат Галимуллин  җәлилчеләрнең батырлыгын очраклы хәл түгел дип бәяли.

- Җәлилчеләрнең батырлыгы – очраклы гына түгел, ул безнең халкыбызга электән үк хас булган. Татар халкының язмышы шундый. Әйбәт кенә тормышта үскән балалар бөтенләй икенче төрле була. Ә атасыз, ятим үскән балалар үз башларына бөтен йөк төшкәнгә күрә, үз язмышларын үзләре хәл итәргә тиеш булып тәрбияләнеп үсә, аларның менталитеты шундый булып формалаша. Татар халкы үзе өчен кискен, куркыныч булып әверелгән вакытларда ул туплана һәм көрәшә белә. Шуңа күрә без бу очракта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын гомум татар халкы язмышы контекстында искә алабыз. Аның әһәмияте дә шунда билгеләнелә.

“Фактларга һәм документларга өстенлек бирү дөресрәк булыр”

“Үлемгә һәм үлемсезлеккә” проектының сценарий авторы, шагыйрә Луиза Янсуар җәлилчеләр турында искә алганда, фактларга таянырга өнди.

- Көн дә үлем тырнагы астында йөргән кешеләрнең шундый ситуациядә оеша, берләшә һәм көчләрен уртак бер максатка юнәлтә алулары – үзе зур батырлык. Бәлки, шуңа (конспирация йөзеннән) ул “Җәлил” исемен сугышта чакта да, тоткынлыкта вакытта да кулланмый диярлек. Чыганакларда, хәтта төрмә документларында да “Гомәрев” фамилиясе теркәлгән. “Гомәров”ның чынлыкта кем булуын, нигездә, көрәштәш дуслары һәм ышанычлы кешеләр генә белгән, - дип аңлатты ул.

Луиза Янсуар "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенә “Татарстан” журналының 2018 елның август санында басылачак язмасыннан өзек тәкъдим итте. Янсуар рөхсәте белән, без аны сезгә җиткерәбез, хөрмәтле укучыларыбыз. 

(Материалны әзерләгәндә Рафаэль Мостафинның “Өзелгән җыр эзеннән...”, “Красная ромашка”, “По следам поэта-героя”, Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның “Ватанга тугры калдылар”, “Муса Җәлил. Муса Джалиль” фотоальбомы, архив материаллары, истәлекләр, хатлар кулланылды, дип искәртә язма авторы).

"Татарстан" журналы, 2018, №8:

“Ул көнне һич оныта алмыйм...

Усман мулла сөйләгәннәрдән. “1944 елның 20 августында Шәфи Алмас (“Идел-Урал” легионы җитәкчесе – ИТ), чакырып: “25 августта Мусаларның үлем җәзасы җиренә җиткереләчәк икән, сиңа шунда барырга туры киләчәк, бу хакта Бөек мөфтидән хәбәр килде”, – дип белдерде. Мин шул көнне иртән иртүк Плетцензее төрмәсенә барып, иң башта төрмәдәге поп белән күрешеп сөйләштем. Ул минем килүемә бик шатланды һәм татарларның сәгать 12 дә атылачаклары турында сөйләде. Попның сөйләвенә караганда, үлем җәзасына хөкем ителгән татарлар зур гына бер бүлмәдә яшәгәннәр һәм үзләренең атылачакларына һич тә ышанасылары килмәгән. Алар попны һәрвакыт яхшы каршы алганнар һәм шикаятьләрен белдереп торганнар.

Сәгать 11 тирәсендә поп белән бергә атылачак татарлар янына кердем. Үтереләчәк токыннар янына беренче мәртәбә баруым булганлыктан, каушап калдым, нәрсә әйтергә дә белмәдем, нәрсә әйтсәм дә килешмәс, дип уйладым. Ачык күренеп тора: барысының да күңелләре төшкән, барысы да аптырашта, шашып калган. Мин керү белән, башларын күтәреп миңа карадылар... Аларның соңгы минутларын көтеп утырулары чиксез сагышлы бер күренеш иде.

Иң башта Коръәнне Алишка суздым. Ул, акрын гына торып, кулын Коръәнгә салды һәм елап җибәрде. Барысы да җан җәрәхәтеннән михнәт чигәләр иде... Гариф Шабаев янына барып, Коръәнне суздым һәм, ул кулын кую белән: “Җәберләмәделәрме?” – дип сорадым. “Юк, җәберләү булмады”, – дип җавап бирде. Барысының янына барып, Коръәнне суздым, барысы да кулларын салып: “Бәхил, бәхил”, – диделәр. Әхмәт Симай, кулын Коръәнгә салганнан
соң: “Усман әфәнде, болай ук булыр дип көтмәгән идек, көтмәгән идек”, – диде. Иң соңыннан Муса янына барып, Коръәнне суздым. Муса, Коръәнгә кулын салып: “Бәхил булыгыз, язмыш инде, язмыш, безне үтерерләр дип көтмәгән идек”, – дип пышылдады”.

Аңа кадәр – Плетцензееда...

Рениеро Ланфрендини хатыннан. “Кулларына исемлек тотып, ике төрмә сакчысы килеп керде. Өч татарның исемен атап, аларга тиз генә киенергә куштылар. Тегеләр: “Кая барырга?” – дип сорагач, сакчылар: “Без берни дә белмибез”, – дип җавап бирде. Ләкин татарлар үзләренең соңгы сәгате килгәнен шунда ук аңлады. Татарларның берсе үзе белән кечкенә фоторәсем алды. Алар чыгып киткәндә, без, бүтән беркайчан да очрашмаячагыбызны белгән дуслардай, кочаклашып хушлаштык.

Татарларның башка камералардагылары инде коридорга чыккан, сөйләшеп торалар иде. Мин ишек төбенә килдем дә, гадәттәгечә: “Сәлам!” – диешеп, без Җәлил белән хушлаштык. Аннары аларны коридордан алып киттеләр. Камерага тагын сакчы кереп, аларның әйберләрен (хат яза торган кәгазь, трубка, юыну кирәк-яраклары) алып чыкты. Берәр сәгатьтән бүтән сакчылар кереп, тәлинкә, кашык, одеял һ.б. шуның ише нәрсәләрнең исемлеген төзеделәр, шул исемлеккә миннән кул куйдырттылар.

Шул ук көнне минем камерага падре Юрытко килде һәм сәгать 10да татарларның барысын да асып үтерүләрен, аларның елмаеп үлүләрен хәбәр итте. Аларның камерадан ничек итеп үлемгә китүен мин күреп тордым. Алар бик тыныч иделәр...”

Аңа кадәр – Берлинда...

“Идел-Урал” комитетын төзүдә катнашкан эмигрант Галимҗан Идрисинең улы, белеме буенча медик Илдар Идрисинең Муса Җәлил янына килеп, кием-салым, ризык тапшырганы була. Муса Җәлил аңа төрмә шартларының авырлыгын – ягылмавын, юеш һәм салкын булуын, йөткерү бик интектерүен, сорау алулар вакытында кыйнап бөерләрен эштән чыгаруларын, шуңа бите шешенүен сөйли. Бу очрашу Илдар Идрисигә гаять көчле тәэсир итә, ул шагыйрьгә һәм аның көрәштәшләренә ярдәм итү теләге белән яна. Ләкин ни Шәфи Алмас, ни Германиядәге башка эмигрантлар Җәлил белән аның иптәшләрен бәладан йоларга атлыгып тормый.

Ә Илдарга нибары 17 яшь. Шулай да Илдар әтисен баш мөфти белән сөйләшергә күндерә. Мөфти янына үзе дә барып, аңа Җәлилнең татар әдәбиятында һәм гомумән бөтен мөселман дөньясында атаклы шагыйрь булуы хакында сөйли. “Мин, – ди ул, – шагыйрьне бөтенләй азат иттерә алырсыз дип ышанмыйм. Шулай да аның җанын саклап калырга көчегез җитәр дип уйлыйм”.

Мөфти Илдарны игътибар белән тыңлый, кайбер нәрсәләрне язып та ала. Бу хакта Гиммлерның үзе белән сөйләшеп карарга вәгъдә бирә. Бераздан мөфти белән Илдар Идриси кабат очраша. Мөфти аның үтенечен җиренә җиткергәнен, тиз арада җәлилчеләрнең “Эше” яңадан каралачагын әйтә. (Бу хакта башка чыганаклардан да мәгълүм. – Ред.) Хәбәрне ишеткәч, егетнең күңелендә өмет уяна. Ләкин берничә көннән Шпандау төрмәсенә баргач, аңа Җәлилнең инде бу төрмәдә булмавын, үлемгә хөкем ителгән тоткыннарны җәзалап үтерә торган Плетцензеега күчерелүен әйтәләр.

Илдар ул төрмә надзирателе белән дә очрашып сөйләшә. Надзиратель аңа татарларның үлеме гаҗәеп дәрәҗәдә тыныч, үзләре сабыр булуы хакында сөйли. Алар үлемне эчке бер ныклык белән каршыладылар, “үлем йортына” (Плетцензее төрмәсендәге җәзалау бинасы шулай дип атала. – Ред.) барганда үз телләрендә ниндидер җыр җырладылар, ди. Ул татар-башкорт җыры “Сибелә чәчәк” була.

Аңа кадәр – Плетцензееда...

“Шагыйрь белән Булатов үзләренә рәхимлелек булыр дип ышаналар иде. Чөнки хөкем карары чыгарылганга инде күп вакыт үткән... (Хөкем карары февральдә чыгарыла, августта тормышка ашырыла. – Ред.)

Шагыйрь күп яза иде. Язуын күп язды, ләкин язганнарын, вак кисәкләргә ертып, камерадагы унитаз тишегенә ташлый иде. Атнага өчәр-дүртәр мәртәбә тентиләр бит... (Муса Җәлил нинди кәгазь кисәге таба, шуларга, падре Юрытко төрмә китапханәсеннән китергән китапларга яза торган була. Кызганыч, ул китаплар сакланмаган. – Ред.) Кайчакта бер ноктага текәлеп, бик озак уйга калып утыра. Ара-тирә: “Йә, Алла!” – дип көрсенеп куя. Кайчак: “Немецларның да хәле мөшкел булачак”, – ди. “Рус хөкүмәте башлыклары безнең хәлдәге кешеләргә карата рәхимлелек күрсәтерләр иде. Гаепле кешеләргә җәзасын бирүен бирерләр (Себергә эшкә җибәрерләр), әмма тормышларын саклап калырлар иде”, – дип әйтә. Еш кына үзенең туган иле, гаиләсе, әнисе турында сөйли, үлә калса, аны илендә онытмаслар, дип ышана...

Безгә көн саен җидешәр сигарет бирәләр (аларны тик үлемгә хөкем ителгән тоткыннарга гына бирә торганнар иде). Һәр җомга көн алмашка эчке киемнәр китерәләр. Камерага керәләр, сине анадан тума калдырып чишендерәләр, җентекләп тикшерәләр. Кайчакта тентергә СС (национал-социалистик немец хезмәт партиясе – ИТ) солдатлары да килә...

Еш кына без, вакыт үткәрер өчен, үзебезгә кадәр үлемгә хөкем ителгән кешеләрнең стенага язып калдырган исемнәрен, үтерелгән вакытларын укып утыра торган идек... Падре Юрытко шагыйрь белән озаклап гәпләшеп утыра, яңалыклар сөйли. Ул шагыйрьнең запискаларын башка камераларга (татарларга) алып китә, икенче көнне аларга җавап алып килә. Кәгазь, икмәк, теш щеткасы, теш пастасы кебек әйберләрне дә ул алып килә. Бар кешегә карата да ярдәмчел иде...

1944 елның 20 июлендә без төрмә сакчыларыннан Гитлерга һөҗүм булганын ишетеп белдек. Безнең күңелләрдә бик зур ышаныч туды. Әмма ул ышаныч тиз сүнде. Уңышсыз һөҗүмнән соң төрмәләрдә массалап үтерә башладылар – берьюлы 17 шәр кешене...”

Аңа кадәр – Плетцензееда...

Билгесез әсир авызыннан: “Хәрбиләрне җәзалау тәртибе буенча, ату ысулы белән дә түгел, гражданнарны җәзалау тәртибе буенча, гильотина ысулы белән дә түгел, ә бөтенләй ерткычларча һәлак итә башладылар. Халык суд палатасы рәисе Роланд Фрейслерга фюрер мондый инструкция биргән: “Гаеплеләрне суйган терлекне элгән кебек итеп элеп чыгыгыз. Башкаларга гыйбрәт булсын”.

Аларны Плетцензее төрмәсе түшәменә ит эләр өчен кулланыла торган ыргакларга рояль кыллары тарттырып асып чыгалар. Җәзаланучылар муены тартылудан һәм озакка сузылган буылудан берничә тәүлек газапланып үлде. Моннан тыш, җәзалау актын фотоаппаратка һәм софитлар яктысында кинопленкага төшереп бардылар. Сөйләүләре буенча, Гитлер бу кадрларны солдатларына хәрби рухларын күтәрү һәм ныгыту өчен күрсәтә торган булган...”

Аңа кадәр – Дрезденда...

“Германия һәм немец халкы алдында сез үзегез – җинаятьче”

Февраль, 1944 ел. Суд булыр алдыннан җәлилчеләр утырган камераларга адвокат – бер эмигрант татар кешесе кереп йөри. Симаевның әйтүенә караганда, ул тоткыннарны: “Эшләгән эшләребез өчен үкенәбез, гаебебезне таныйбыз һәм аны эшебез белән юарга әзербез”, – дип, судтан миһербанлык кылуны сорарга үгетли. “Шулай иткән тәкъдирдә генә сезнең тормышыгызны саклап калырга мөмкин булачак”, – ди. Ләкин җәлилчеләрнең берсе дә моңа риза булмый, “агитатор”ны камераларыннан куып чыгара.

12 февраль, 1944 ел. Гаепләнүчеләр бер-берсен бары тик суд залында гына күрә. Баш кагып исәнләшәләр. Гаепләү нотыгын сөйләгәндә, прокурор көрәштәш дусларны Герман командованиесенең “зур ышанычыннан явызларча файдаланып, рейхка каршы корткычлык алып барган бандит-шпионнар группасы” дип атый, аларга үлем җәзасы бирүне таләп итә. Судьяның: “Гаебегезне таныйсызмы?” – дип соравына токыннар: “Безнең бернинди гаебебез дә юк. Без тик Туган ил алдындагы бурычыбызны гына үтәдек”, – дип җавап бирәләр.

Хөкем ителгәннәр исеменнән соңгы сүзне Муса Җәлил әйтә. “Германия һәм немец халкы алдында без түгел, бәлки сез үзегез, Гитлер палачлары, җинаять эшләдегез”, – ди ул. “Фашизмны җиңү өчен кулыбыздан килгән кадәр эшли алуыбыз өчен без горурланабыз, бары көрәшебезне тагын да дәвам итә алмаганга гына үкенәбез”, – дип тә өсти.

Җәлил сөйләгән вакытта аңа кимсетү сүзләре кычкыралар. Сораулар биреп, бүлдерәләр. Аннары, “болар барысы да большевиклар пропагандасы”, дип, бөтенләй сөйләвеннән туктаталар. Ләкин аның әйтергә өлгергән сүзләре тоткыннарга рух күтәренкелеге, көч өсти. “Без барыбыз да ил алдындагы бурычыбызны үтәвебез өчен горурлык хисе тойдык”, – ди Әхмәт Симаев.

Судья алардан: “Соңгы үтенечегез нинди булыр?” – дип сорый. Җәлилчеләр беравыздан: “Безнең исемнәребезне һәм язмышыбызны Туган илдә белсеннәр иде...” – дигән теләк белдерә. Судья аларның бу үтенечен: “Сезне тик фюрерга хезмәт иткән хыянәтчеләр итеп кенә беләчәкләр”, – дип, мыскыллап кире кага.

Аңа кадәр – Едлинода...

1942–1943 еллар. “Легионда, әсирләрнең күңелен күтәрү өчен, музыка капелласы оештырылды. Муса Гомәров белән “талантлы кешеләр артыннан” Демблинга килдек. Кормаш белән киңәшеп, Ватанга бирелгән ышанычлы егетләрне капеллага алып китәргә булдык. Барлыгы 13 кеше җыелды. Абдулла Батталны немецларга шагыйрь дип тәкъдим иттек. Ул бик күп шигырьләрне яттан белә иде. Зиннәт Хәсәновны, җырлый белмәсә дә, хор солисты дип атадык. Ул Гайнанның якын дусты, тыйнак, тәвәккәл кеше, фашистларны бөтенләй күралмый иде. Гарәф Фәхретдиновны Казан филармониясе җырчысы дип йөрттек. Аның консерваториядә уку түгел, үз гомерендә Казанны да күргәне булмаган. Дим Алиш дигән псевдоним бирдек. Татар-башкорт әсирләре аның җырлавын аеруча ярата иде.

Тора‑бара Гарәф җырлый да, бии дә, Муса белән Гайнан язган пьесаларда төп рольләрне дә уйный башлады. Фоат Сәйфелмөлековны, җырлый белмәсә дә, хор артисты дип йөрттек. Ул сәяси яктан нык тәҗрибәле кеше иде. Соңрак, яшерен оешмага пропагандистлар кирәк булгач, аны һәм Гали Корбановны бу эшкә тәгаенләдек. Чыгышлары вакытында алар, немецларга сиздермичә, көлкеле сүзләр аша әсирләргә совет гаскәрләренең якынлашуын, гитлерчыларның һичшиксез җиңеләчәген аңлата иделәр.

Шулай бервакыт музыкаль команда Берлинга экскурсиягә барды. Бу эшне Муса Җәлил оештырды. Берлинның атаклы зоопаркына сәяхәт кылдык. Хайваннарны карап йөргәндә, Муса, минем белән Гайнан янына килеп, фашистларга каршы көрәшне ничек итеп киңрәк җәелдерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтте. Ике пачка листовка бирде. Гайнан белән без аларны тиз генә яшердек. Экскурсиядән канатланып кайттык. Капеллада эш тагын да җанланып китте. Концертлар куябыз, кайчагында артистларга Муса да кушылып китә. Шул арада башка яшерен оешмалар белән элемтә урнаштыра, листовкалар тарата... Эш уңай нәтиҗә бирде – 825 нче батальон, Белоруссия партизаннарына каршы сугышка җибәрелгәч, безнекеләр ягына чыкты.

1943 елның 8 августында яшерен киңәшмә булды. Муса поляк партизаннары белән бәйләнеш булдырылуын әйтте. Легионда баш күтәреп, барлык личный составны кораллары һәм атлы артиллерия белән партизаннар ягына чыгару максаты куелды. Һәркемгә конкрет задание бирелде. 9 августта тагын бер җыелдык. Абдулла Баттал белән Зиннәт Хәсәнов Берлиннан яшерен листовкалар алып кайтып өләште. 10 августта Муса Җәлил кинәт кенә лагерьдан юкка чыкты. 11 августта барлык музыкант һәм артистларны репетициягә дип җыйдылар. Барак һәм ашханәләрне немец офицерлары чолгап алды. Бер бүлмәгә кертеп яптылар да сорау ала башладылар. Баракны тентегәндә, листовкаларга юлыканнар икән. Барлыгы 40 тан артык кеше кулга алынды.

Безне Варшава төрмәсенә китереп яптылар. Ялгыз камерада утырдык. Күп мәртәбә кыйнадылар, бер-беребезгә яла ягарга тырыштылар. Барлык кыйналу-җәберне сыкранмыйча күтәрдем. Туктаусыз шушы җөмләне кабатладым: “Мин гади солдат, ветеринар, контузия аркасында әсир төштем, бернинди яшерен оешма, листовка турында да белмим... Мин гади солдат, ветеринар...”

Муса Җәлил – татар язучысы, герой-шагыйрь. Ул 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Матбугатта иң беренче булып 13 яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. 1941 елның декабрендә укуны тәмамлагач, өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка озатыла (февраль, 1942). 1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, хезмәттәшләре белән бергә чолганышта калып, М.Җәлил каты яраланган хәлендә фашистлар кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезден шәһәрендә хөкем оештырыла. Хәрби мәхкәмә аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше алып бару»да гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.

Тоткынлык шартларында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен М.Җәлилгә 1956 елда «Советлар Союзы Герое» дигән исем бирелә, ә әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәгълүм «Моабит дәфтәрләре» СССРның ул вакыттагы иң зур бүләге – Ленин премиясенә лаек була.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100