Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галуш киеп Парижга яки Кариев театрында мандарин-фьюжен

Кариев театры яңа форматта татар китабын тәкъдим итте.

news_top_970_100
Галуш киеп Парижга яки Кариев театрында мандарин-фьюжен

Мандариннар Россиядә яңа ел белән ассоциацияләшсә, татар дөньясында мандариннар яңа форматта тәкъдим ителгән татар әдәбияты белән тәңгәлләшер дигән фаразлар бар.

Кариев театры яшь язучы Ландыш Әбүдарованың “Мандариннар” китабын презентацияләп...

- беренчедән, татар дөньясында яңа язучы барлыкка килүен хәбәр итте;

- икенчедән, бөтен татар язучыларына һәм татар нәшриятларына китапны укучыга илтеп җиткерү буенча мастер-класс күрсәтте;

- өченчедән, яңа форматтагы әдәби-музыкаль кичә ясады;

- дүртенчедән, Кариев театры бу юлы татар әдәбиятын тамашага нигез итеп алмады, ә тамашаны татар әдәбиятының нигезенә салды;

- бишенчедән, татар зыялылары өчен элитар кичә мисалын тәкъдим итте;

- алтынчыдан, Кариев театры белән “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсенең беренче уртак чарасын чыгарды;

- җиденчедән, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина үзенең татар язучыларын дөньяга таныту хыялын тормышка ашыра башлады.

Шушы җиденчесеннән башлыйм. Йолдыз Миңнуллина “Шәһәрчеләр” проектына интервью биргәндә болай дигән иде: 

"Хәзерге вакытта язучының тексты ничек халыкка барып җитәргә тиеш?” дигән сорауга “Миңа калса, моның бер системасы барлыкка килергә тиештер. Элекке система юкка чыккан икән, яңасы барлыкка килергә тиеш... Язучы ул бит бөтенесен дә үзе эшли алмый, үзенең продюсеры да үзе була алмый. Ул яза - аның эше шул; каядыр барып, үз иҗаты белән таныштырып йөрү бөтен язучының да хәленнән килми - ул осталык кемгәдер бирелгән, кемгәдер юк. Ул язучының беренче сыйфаты түгел. Шул язучылар белән таныштыручы, бәлки, матбугат булырга тиештер ул, бәлки без булырга тиештер... Безнең буын, мәсәлән... Мин моны сөйләгәндә үземне агент итеп күз алдына китерәм һәм кемнәрне мин чыгарыр идем икән - шул турыда уйлыйм. Шундый күп бит бездә кызык яза торган язучылар, шагыйрьләр...

“Мандариннар” – шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның кураторлыгында дөньяга туган кичә. Яшьләр өчен оештырылган бер театр лабораториясендә без аның Мөдәррис Әгълам шигыреннән театраль тамаша ясавының шаһите булган идек. Залдан “Мандариннар”ны караганда кулында Җәвад Тәрҗеманов китабын күрдем. Йолдыз Миңнуллина Кариев театры сәхнәсендә кичәге, бүгенге һәм иртәгәге язучыларны тамашачыга җиткерергә булышыр дип уйлыйм. Шушы сәхнәдә үз шигырьләре дә кичәләр булып яңгырар, әлбәттә.

Алтынчы. Кариев театрының директоры һәм “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова бу проектны Театр белән “Калеб”нең берләшүе дип атады. “Мандариннар” – “Калеб” гранты хисабына театр сәхнәсендә театр коллективы көче белән куелган кичә.

Бишенче. Кариев театры чын татарча затлы (“светский”) кичә атмосферасы тудыра алган. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрендә фойеда йөри бит әле затлы ханымнар бер кулына программка, икенчесенә шампан шәрабы салынган бокал тотып. Биредә дә шушы затлы атмосфера иде. Әлбәттә, программкасыз һәм бокалсыз гына. Аның каравы, китаплы безнең кичәбез.

Дүртенче. Театрлар әдәби әсәрдән үз тамашасын ясыйлар – монысы табигый. Әдәбият театрга нигез, таяныч. Ә монда театр үзе галиҗәнап китапка хезмәт итте. Китапны күтәрде, китапны зурлады.

Өченче. Бу кичә яңа форматта иде. Фьюжен диик. Инглизчә эретмә сүзеннән алынган. Килешмәгәнне килештерү була инде, ярашмаган кебек тоелганны бик гармонияле итеп яраштырып кую. Бу стиль үзен бик алдынгы карашлы дип санаган кешеләр өчен дияргә мөмкин.

Икенче. Эх, һәр яңа китапка сәхнәгә күтәрелү насыйп булсын иде. “Ногай” кунакханәсендәге Тукай залымы ул, Язучылар берлегенең Тукай клубымы, безнең әдәби музейларыбызмы, театрларыбызмы – яңа китапны халык алдына алып чыгып зурласыннар, тәкъдим итсеннәр иде.

Ниһаять, беренчесе. Татар әдәбиятына яңа язучы килде. Язучылар аны үз араларына алып, кадерләп үстерерләрме – карарбыз.

Инде сәхнәдә барган тамаша турында берничә сүз. Ландыш Әбүдарова прозасын инсценировка форматына шагыйрә Луиза Янсуар сыйдырган. Инсценировкадан “Ишекләр” аһәңе сиземләнүен әйтүчеләр дә булды.

“Ишекләр” – “Калеб” берләшмәсендә Луиза Янсуарның үз иҗатыннан шигъри сәхнә әсәре ясалган иде. Режиссеры – Резидә Гарипова.

“Мандариннар”ның режиссеры – Әминә Миндияр. Биюләрне Нурбәк Батулла куйган.

Әдәби кичәнең кунаклары – Айгөл Хәйри һәм “Джуна” төркеме.

“Мондый кичәләр ешрак булсын иде, - диде кичә тәмамлангач әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина. - Мондый форматтагы китап презентациясе яшьләрне китап укуга тарта. Яшьләр китап укымый димәс идем – мин моны мөгаллим буларак белеп әйтәм. Мондый кичәләр ешрак булса, татар китабы популяррак була. Эчтәлекне мондый форматта ачканда яшьләргә кабул итү күпкә җиңелрәк. Бу кичәнең театрда узуы – китап укучыны театрга тартуның бер чарасы”.

“Китап презентацияләре киң таралган күренешкә әверелсә, алга таба тамашачы күбрәк булачак. Әмма бүген күп булмаса да, гаҗәеп зәвыклы тамашачы килгән иде”, диде ул.

Әлеге зәвыкле тамашачы театрдан “Мандариннар” китабы белән таралды. Кемдер аны китаплы атмосферадан рухланып сатып алды, кемдер лотереяга отты...

Кичәдән соң беренче кайтавазны “Татар-информ” журналисты Алсу Исмәгыйлева язып куйган иде: “Мин кичә барышында берничә мәртәбә "ниһаять" дип уйлап куйдым. Ниһаять, китап визуаль образлар аша тәкъдим ителә. Заманага туры килеп, заманча булып. Визуаллар заманында ничек тиеш - шулай булып.

Ниһаять, җете символларга таянып тәкъдим ителә: мандариннар, октябрь, телсез калдыра торган кыз. Соры масса бөтенләй юк - һәр җөмләнең мәгънәсе иң тирән тамырга кадәр төшә, һәр сүзне озаклап аңларга кирәк. Бу чын мәгънәсендә озын сүзнең кыскасы. Ребус. Иҗади фантазиягә урын калдыру. Креатив белән шыплап тулган заманда башкача кызыксындыру мөмкин түгел.

Ниһаять, галуш кигән татар кешесенең дә Париж турында хыялланырга хакы бар. Бу безгә хас икән! Ниһаять!

Ниһаять, чикләнмәгән күңел. Күңел! Аң түгел! Аң элеккечә, татарча, гореф-гадәтләрчә. Тик күңел киңлеккә омтыла, офыкларны ерта. Безгә заманча булырга, киң карарга, чикләрдән арынырга кирәк. Шул вакытта гына без үз кыйммәтебезне бәяләрбез һәм безне дә бәяләрләр”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100