Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: Академиябез дөнья күләмендә конкурент була алырга тиеш

Сәясәт фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин "Интертат"ка блогында академиянең дәрәҗәсе, булачак Мәрҗаниләр булдыру һәм дөньякүләм конкурентлык сәләте турында сөйләде.

news_top_970_100
Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: Академиябез дөнья күләмендә конкурент була алырга тиеш

2017 елның 4 сентябрендә Болгар ислам академиясендә беренче уку елы башланды. 2017-2018 уку елында ислам хокукы, дин тәгълиматы һәм гарәп теле белгечлеге буенча укыту каралды. 

Болгар ислам академиясендә магистрлар һәм докторлар укый, шуңа күрә уку белән беррәттән алар диссертация якларга тиеш. Бу – бөтен дөнья кабул иткән система, шуңа күрә безнең магистрлар һәм докторлар да диссертация яза. Магистрлар Россия стандарты буенча ике ел укыса, бездә алар өч ел белем алачак, чөнки бер ел эчендә без аларны укытабыз, ә инде икенче елдан алар турыдан-туры диссертация эшенә дә тотыналар. 15 докторыбыз ике ел дәвамында үзләренең диссертацияләрен язарга тиешләр, шуңа күрә аларның эш темалары инде билгеле. 

Бүген Болгар ислам академиясендә 15 доктор, 45 магистр белем ала. Докторлар диссертацияне бер ел яздылар инде. Ә магистрлар киләсе сентябрьдән тема алып, яза башлаячаклар. Магистрларның диссертация темалары бар инде, без аларның темаларын расладык. Хәзер инде алар темалары буенча план-проспект яздылар, безнең чит ил галимнәреннән торган комиссия ул план-проспектларны карады. План-проспект гарәп телендә языла. 

Болгар ислам академиясенең бурычлары арасында конкуренциягә сәләтлелекне булдыру да бар. Шуңа күрә гарәп телендә эшлибез. Без инде ниндидер мөселман уку йорты белән килешеп, уртак дипломнар чыгарырга омтылабыз. Болгар ислам академиясе бөтен дөнья күләмдә мөселман илләре арасында конкурент була алырга тиеш. Бу диссертацияләрне гарәп дөньясында күрергә һәм бу эшләрнең төп эчтәлеген алар аңларга тиешләр. Коръән бездә тел буларак укытыла, әмма без Коръәнне яттан белүчеләрне әзерләүне төп максат итеп куймыйбыз. 

Диссертацияләр чит илдән килгән 45 доктор-укытучыларыбыз җитәкчелегендә языла. Эшләрнең бер өлеше гарәпчә, әмма бер өлеше русча булачак. Безнең академия диссертация язу дәрәҗәсенә күтәрелгәнен гарәп телендә күрсәтергә тиеш. Безнең диссертацияләрнең 60-70 проценты гарәп телендә, калганы – рус телендә булыр.

Болгар ислам академиясендә татар телен өйрәтмибез. Магистр һәм доктор дәрәҗәсендә татар телен өйрәтү бик үк дөрес эш түгел, чөнки без болай да татар телен белгән магистрлар һәм докторлар алабыз. Безнең академиянең бурычы - татар телен саклау, татар телен үстерү, татар теле хәрефләрен өйрәтеп утыру бурычы түгел, татар телле чыганакларны барлау, аларны өйрәнү һәм фәнни әйләнешкә кертү. Болгар ислам академиясендә магистр, доктор дәрәҗәсендә татар теле өйрәтә башласак, диссертация язганчы укучыларның пенсиягә чыгар вакытлары җитә. Шуңа күрә без татар телле магистр һәм докторлар алырга омтылабыз. Һәм шуңа күрә дә без аларга иске татар теленә кагылышлы диссертация темалары бирәбез. Безнең бурыч – аларны утыртып татар теле өйрәтү түгел, ә инде татар телле чыганакларны барлап, фәнни әйләнешкә кертергә өйрәтү. Татар телен саклап калуда безнең өлешебез шул булачак. Без менә шулай күзаллыйбыз. 

Җитмәсә, татар телендә сөйләшкән яшьләр саны көннән-көн кими. Һәм безнең академиядә татар телле студентларның аз булуы – ул безнең югары уку йортының проблемасы түгел, ул барлык татар җәмгыятенең проблемасы. Яшьләр бит рус мәктәпләрен бетереп киләләр, төбәкләрдә дә татар мәктәпләре бетә. Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту юкка чыгып бара. Шуңа күрә җәмгыяттә вәзгыять шундый булганда, яхшы татар телле белгечләрне табу көннән-көн авырлаша. Менә быел без академиябезгә бер 30-40 кеше алсак, шуның һичшиксез утызы татар булырга тиеш, калганы Кавказдан булыр инде. Шулай булыр дип өметләнәбез.

Бүген студентлар гарәп телен белергә тиешләр, аларның дини белемнәре сыйфатлы булырга тиеш. Ә инде мин Болгар ислам академиясендә ике-өч елдан күзгә күренгән нәтиҗәләр булыр дип өметләнәм. Безнең уку-укыту программасында 50 проценттан артык фәннәр бары тик гарәп телендә генә укытылачак, чөнки тәрҗемә аша укытуның мәгънәсе юк. Шуңа күрә Болгар ислам академиясенә укучыларны сайлап алу – ул шактый катлаулы процесс, чөнки яхшы белгечләрне әле табарга да кирәк.

Болгар ислам академиясе алдына куелган ике төп бурыч – Россия мөселман дөньясында конкурент була алырлык уку йорты ачу һәм ватаныбызда дини мәктәбен тергезү. 

Академиябездә Мәрҗаниләр булдырырмы, юкмы? 19 нчы гасыр белән бүгенге көнне чагыштырсаң, әлбәттә, вәзгыять төрлерәк булачак. Гореф-гадәтләрне торгызу мөмкин инде, әмма бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинме? Монысы икенче мәсьәлә. Әлегә Болгар ислам академиясенең Мәрҗани кебек шәхесләр әзерләрлек көчләре юк. Бер-ике ел эчендә шундый дөньякүләм дәрәҗәдәге галимнәрне әзерләү мөмкин түгел, әмма аңа, әлбәттә, омтылырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100