Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сораштыру: Сез нәрсәне күбрәк укыйсыз – блогерларнымы, мәгълүмат чараларынмы?

Бүгенге көндә интернет челтәрендә блогерлар саны артканнан-арта. Аларның аудиториясе һәм җәмәгатьчелек фикеренә тәэсире дә үсә. Шулай да, алар гаммәви мәгълүмат чараларына көндәш була аламы?

news_top_970_100
Сораштыру: Сез нәрсәне күбрәк укыйсыз – блогерларнымы, мәгълүмат чараларынмы?

Без билгеле кешеләрдән мәгълүмат алуда аларның нинди чыганакка өстенлек бирүен сораштык. Җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Зөлфәт Зиннуров (телевидение алып баручысы): Гаммәви мәгълүмат чараларын күбрәк укыйм, чөнки аларга ышаныч күбрәк. Блогерларга ышаныч барыбер алай ук зур түгел. 

Булат Ибраһимов (шагыйрь): Күбрәк шәхси мәгълүмат чараларын укыйм. Блогерларның темалары чикле - аш-су, юмор һәм тагы берничә тема гына нигездә.

Илсөя Бәдретдинова (җырчы): Икесен дә укырга тырышам. Гаммәви мәгълүмат чараларын да, блогерларны да күзәтәм. Чынлап торып ышанам диеп әйтә алмыйм икесенә дә, чөнки ялган информация икесендә дә бик күп. Ниндидер заказ белән язылган язмалар да булырга мөмкин. Мин, мәсәлән, үзем турында укып та, шушындый нәтиҗә ясый алам. Боларны кайлардан алып язалар икән дип, чәчләрем үрә тора.

Резеда Сәләхова (Кәрим Тинчурин театры артисты): Дөресен генә әйткәндә, нәрсәсе белән аерылганнарын да белмим, шуңа күрә кемнедер укып барам дип тә әйтә алмыйм. Менә танышларым бар, мин аларга язылган, шуларны укып барам. Мин хәтта аермыйм блогер нәрсә дә, ММЧ нәрсә. Шуңа күрә мин сезне җавабым белән канәгатьләндерә алмам.

Раил Гатауллин ("Әдәби марафон" оештыручысы): Мин икесен дә бертигез дәрәҗәдә укыйм - икесен дә аз укыйм. Әмма гаммәви мәгълүмат чаралары арасында нигездә “Татар-Информ” агентлыгын укыйм (татарчасын). 

Әйтәсе килгән әйберем шул: татар матбугатында аналитика аз. Аналитика һәм яңалыкны чәйнәп өйрәнә, төбенә төшә торган мәгълүмат чарасы юк диярлек. Бары тик булган әйбер турында гына язып чыгалар. Тегендә теге булды, монда бу булды форматында. Блогерларны да аз карыйм. Чөнки блогерларда да аналитика юк диярлек. Күп кенә язмалар нигездә күңел ачуга, көлкегә кайтып кала. Җитди язмалар аз.

Мин аналитик һәм җитди, гадел һәм шәхес үсешенә илтә торган язмаларны укырга яратам. Мәсәлән, Игорь Манн, Аяз Шәбетдинов, Ирина Хакамада һәм башкалар аккаунтларын игътибар белән укып барам, аларны укып камилләшәм.

Ришат Төхвәтуллин (җырчы:) Блогерларны да, мәгълүмат чараларын да күзәтеп, укып барырга тырышам. Гаммәви мәгълүмат чаралары рәсми чыганаклар булгач, аларга ышаныч күбрәк!

Блогерларның да төрлесе бар. Кыю, үз фикерен җиткерә белүчеләре дә, арасында гел зарланып, тәнкыйтьләп утыручы, ләкин үзе берни дә тәкъдим итмәүчеләре дә күп. Шуңа күрә аларга карата фикерләр төрле, яхшы яки начар дип кенә әйтеп булмый.

Ришат Әхмәдуллин (Галиәсгар Камал театры артисты): Берсен дә укымыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100