Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли

“Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. 5 декабрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр һәм биремнәр бирә.  

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли

“Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә. Марафончылар - Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповФәнил ФәйзуллинИлнат Фәрхуллин, Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова табиб әйткән биремнәрне үтәргә тырыша. 

Марафончылар хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара.

Кыздыру өчен майны икенче тапкыр кулланырга ярамый

Атна башында табиб Энҗе Кадыйрова катнашучыларга яңа биремнәр бирде. Марафончылар атна дәвамында майларның файдалы үзлекләре һәм кеше организмына тәэсире хакында мәгълүмат туплый.

"Казан егетләре" төркеме солисты Айдар Әгъләмов сәламәтлегең турында кайгырту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре тәрбияләү һәркем өчен беренче урында булырга тиеш дип саный.

- Марафонга күптән түгел генә килеп кушылдык, ләкин табиб Энҗе Кадыйрова ярдәме белән үзебез өчен күпме яңалык ачтык. Бер атна дәвамында кеше организмы өчен майларның файдалы үзлекләрен өйрәнәбез. Мин һәрвакыт үсемлек, чикләвек майлары (әстерхан, кокос, кедр) куллану яклы, чөнки аларның файдалы үзлекләре бик күп. Әстерхан чикләвеге тимер, цинк, калий, кальций, йод һәм фосфорга бай. Формасы буенча ул баш миенә охшаган. Табиблар аның акыл эшчәнлегенә уңай йогынты ясавы хакында әйтә. Әстерхан чикләвегеннән ясалган майны кан басымы югары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Шулай ук бу майның составында чәчләр һәм тән тиресенә файдалы витаминнар шактый, - дип сөйли ул. 



- “Интертат” укучыларына бер киңәш бирәсем килә, кыздырганнан соң, майны икенче тапкыр кулланырга ярамый. Анда агулы кушылмалар барлыкка килә, файдалы үзлекләре бетә, - диде ул.

Тамак авыртканда кедр мае ярдәм итә

Айдар Әгъләмов кедр маен да еш куллануын, туклану рационында ул зур урын алып торуы хакында әйтте. 

- Кедр мае инфекцияләрдән һәм йокысызлыктан ярдәм итә, хәтер, күрү һәм ишетү сәләтен яхшырта. Әлеге майда кеше организмы өчен файдалы витаминнар һәм микроэлементлар бар. Кедр мае нигезендә ясалган дарулар медицинада йөрәк, кан тамырлары авыруларын, ашказаны, бөер, буыннар һәм тире авыруларыннан дәвалау өчен кулланыла. Кышкы чорда салкын тию, борын, тамак авырулары күзәтелергә мөмкин. Тамак авырта башлауга ярты стакан суга өч тамчы кедр мае салырга һәм тамакны чайкарга кирәк. Ютәл вакытында да кедр мае сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә, - дип фикерләрен уртаклашты җырчы. 



"Казан егетләре" солисты маргаринга карата да фикерен әйтте.

- Маргарин майларны бөтенләй кулланмаска тырышабыз. Аның составында транс-майлар бар, шуңа күрә инсульт, инфаркт, яман чир авырулары килеп чыгарга мөмкин. Подагра, ашказаны җәрәхәте күзәтелгән очракта бу майны кулланырга ярамый, - диде ул. 

  • Маргарин беренче тапкыр 1860 елларда Франция химигы Меже-Мурье тарафыннан уйлап табыла. Ул чакта Франция өчен шактый авыр вакытлар күзәтелә, ил халкының күп өлеше хәерчелектә яши. Император Наполеон III солдатлар һәм халыкның ярлы катлам вәкилләре өчен атланмайны арзанлы майга алмаштырырга кирәклеген әйтә, уйлап табучыларга акчалата бүләк тә вәгъдә итә. Ул вакытта продуктның файдалы үзлекләре берәүне дә кызыксындырмый.

Маргарин куллану инфаркт куркынычын арттыра

Маргарин маеның файдасы һәм зыяны турында бәхәсләр күп еллар дәвам итә. Шунысы билгеле, маргарин - ясалма продукт, үсемлек майлары һәм хайваннарның эмульсион катнашмасыннан гыйбарәт. Составында витаминнар юк, аларны маргаринга ясалма юл белән өстәргә мөмкин. Еш кына аның составында А (күрү, лайлалы тышча һәм тире өчен файдалы), Е (нерв системасы һәм мускуллары өчен кирәк) һәм В төркеме витаминнары (хәтерне яхшырта, матдәләр алмашында актив катнаша) булырга мөмкин. 

Маргаринның тагын бер файдалы сыйфаты - анда холестерин күләме минималь дәрәҗәдә. Күп кенә тикшерүләр күрсәткәнчә, маргарин мае йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы тәэсир итә, кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, сөякләрне ныгыта, артритларны булдырмый кала, тире һәм чәчләрнең торышын яхшырта. 

Югары сыйфатлы маргаринны рапс яки җитен маеннан ясыйлар. Алар файдалы үзлекләргә ия, кан басымын киметә һәм кан әйләнешен җыйга сала.

  • Шуны истә тотарга кирәк: маргаринның файдалы үзлекләре җитештерелгән продуктларның сыйфатына турыдан-туры бәйле. 



Продуктның төп зыяны – аның составында транс - майлар булу. Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, маргаринны даими кулланган вакытта, ашкайнату системасы бозыла. Шуның нәтиҗәсендә иммунитет һәм күз күреме начарлана, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге кими, диабет булу очрагы арта, йөрәк-кан тамырлары системасы эше тоткарлана, онкологик авырулар килеп чыгу куркынычы арта, инсульт һәм инфаркт булырга мөмкин. 

Әлеге продукт диабет белән авыручыларның туклану рационында булырга тиеш түгел. Йөрәк-кан тамырлары системасы проблемалары булган кешеләргә маргаринны файдалану зыянлы. Галимнәр әйтүенчә, көн дәвамында 40 гр маргарин куллану инфаркт барлыкка килү куркынычын 50 процентка арттыра. Шулай ук маргаринны йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга ашарга киңәш ителми. Бу очракта күкрәк сөтенең сыйфаты начарлана, бала организмына начар тәэсир итә.
  • Сатып алучыларга киңәшләр. Маргаринның кабы кәгазьдән эшләнгән булырга тиеш түгел. Ул фольгага төрелгән булса яхшырак. Арзан бәядән маргарин алмагыз – аны әзерләү өчен сыйфатсыз продуктлар кулланалар. Ике кап арзанлы май алганчы, бер кап яхшы май сатып алыгыз. Маргарин маеның составында ароматизатор һәм эмульгаторлар булырга тиеш түгел. Р 52179-2003 ГОСТ буенча әзерләнгән маргаринны алу хәерле (ул Россия территориясендә иң сыйфатлысы санала). Майны суыткычта гына сакларга кирәк, әмма өч айдан да озаграк түгел.

Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә

“Казан егетләре” төркеме солисты Фәнил Фәйзуллин җитен мае куллануын әйтте. Ул һәр иртә боткага бер чәй кашыгы җитен мае сала. Шулай ук иртә белән ач карынга бер аш кашыгы җитен орлыгы ашарга киңәш итә, аның артыннан бер стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Әлеге май тән тиресен ныгыта, ялкынсынуны бетерә һәм җәрәхәтләрне дәвалый.



Җитен маеның составында В төркеменә кергән витаминнар күп, аңарда шулай ук организм өчен кирәк булган цинк, аксым, магний, калий, А, F һәм E витаминнары, омега-3 һәм омега-6 кислоталары булуы билгеле. Җитен мае чәчләрне һәм тырнакларны ныгыта, организмдагы начар холестеринны киметә, ашкайнатуны системасын яхшырта. Кан йөреше системасын чистарта, матдәләр алмашын көйли, йөрәк авырулары һәм шикәр авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.
 
Әлеге май күкрәк яман шеше һәм туры эчәклектә шеш барлыкка килүне кисәтә.

Ат мае салкын тиюдән дәвалый

Үсемлек майларыннан тыш, һәркемнең туклану рационында хайван майлары да булырга тиеш. Шундыйлар арасында табиблар ат маен аерып күрсәтә. Ул аминокислоталарга һәм кеше организмы өчен кирәкле витаминнарга бай. Ул холестерин микъдарын киметә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый. Әлеге майның дәвалау үзлекләрен беренче булып Борынгы Азия табиблары ача һәм бүгенге көнгә кадәр аны терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын дәвалаганда кулланалар. Остеохондроз, ревматизм, буыннар авыртуы һәм умыртка баганасы бүсере вакытында ат мае аеруча нәтиҗәле чара булып тора. 

Ат майлары салкын тию, баш авыртуларын дәвалау өчен дә кулланыла. Косметик продукт булып санала. 

Тик кайбер җитешсезлекләре дә бар. Ат маенда углеводлар аз күләмдә, анда төрле куркыныч бактерияләр тиз үрчи. Шуның нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә торган авырулар барлыкка килергә мөмкин. Подагра, артроз, остеоартроз белән авыручыларга ат маен куллану киңәш ителми.  

 
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасына табиб киңәшләре: кибеттәге үсемлек майлары инфаркт һәм инсульт китереп чыгара 

“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100