Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала

Табиблар әйтүенчә, соңгы вакытта кешеләрдә ашкайнату системасы авырулары арткан. Сәламәтлек һәм дөрес туклану бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә дөрес туклану өчен махсус режим булдырырга кирәк. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны  кысаларында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova физик күнегүләр, дөрес туклану буенча киңәшләр бирә. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала

“Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә. Марафончылар - Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповФәнил ФәйзуллинИлнат Фәрхуллин, Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова табиб әйткән биремнәрне үтәргә тырыша. Алар хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара. 

Кичке якта йөгерү киеренкелекне бетерә

Сәламәт булу өчен дөрес туклану гына җитми, физик активлык зур әһмияткә ия. Шуның өчен марафончылар спорт белән дә шөгыльләнә. Марафонга яңа гына килеп кушылган "Казан егетләре" төркеме баянчысы Айнур Латыйпов беренче хис-кичерешләре белән уртаклаша.

- Һәр иртә йөгерергә чыга идем, бүген вакыт булмады. Йөгерү - минем өчен энергия алу чыганагы. Ашкайнату системасының эшчәнлеген көйли. Йөгерү - ябыгырга теләүчеләр өчен дә яхшы ысул, - ди җырчы.   

 

Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, көннең теләсә кайсы вакытында йөгерергә була. Әмма иртән йөгерү организмга энергия өсти. Кич белән йөгерү киеренкелекне бетерә, йоклап китәргә ярдәм итә. Йөгерү йөрәк һәм кан тамырлары системасының эшчәнлеген яхшырта. Йөгергәннән соң йөрәк ныграк һәм көчлерәк эшли башлый. Спортның бу төре терәк-хәрәкәт аппаратына да уңай йогынты ясый. 

Ясмык ипи белән итне алыштыра ала

Айнур Латыйповның көне бик иртә башланган. Ул иртәнге ашы турында да сөйләде.

- Бүгенге иртә сәгать биштән башланып китте. Ясмык ашы (суп из чечевицы) һәм пешкән тавык ите ашадым. Көн дәвамында дөрес тукланырга тырышам, аксымга бай ризыклар ашыйм. Туклану режимын саклыйм. Кыздырылган, камыр ризыкларыннан бөтенләй баш тарттым, - ди ул.



Табиб Энҗе Кадыйрова фикеренчә, ясмык ипи белән итне дә алыштыра ала. Ул А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составында фолий кислотасы бар. Ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмыктан әзерләнгән ризыклар организмга уңай йогынты ясый. Шулай ук аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта. Ясмыкның бөерләре авырткан кешеләргә файдасы күп һәм аны даими куллану сөякләрнең ныклыгын үстерергә мөмкин, ди табиб. 
 

Ясмыктан аш әзерләү рецепты

Шулпа өчен тана ите, 150 гр ясмык, бәрәңге, баллы борыч, помидор, кишер, суган, томат пастасы, үсемлек мае, тоз һәм борыч кирәк. Иң беренче эш итеп ашның шулпасын пешерәбез. Ул пешкән арада суган, кишер, помидор һәм баллы борычны турап,  үсемлек маенда аз гына кыздырып алабыз. Бераздан томат пастасы өстибез һәм болгатабыз. Шулпа әзер булгач, аңа ясмык һәм бәрәңгене салабыз. Соңыннан шулпага кыздырган яшелчәләрне өстибез.

Имбирьны көндәлек рационга кертү мөһим

Зилә Мәүлина һәр иртәсен имбирьдән ясалган төнәтмә эчүдән башлый икән.   

- Иртә белән имбирь (200 гр), лимон (2 данә) һәм бал (100 гр) кушып ясалган төнәтмә куллана башладым. Бер стакан суга бер аш кашыгы төнәтмәне салып болгатам һәм шуны эчәм. Файдасын тоям, - ди ул.



Имбирь ашкайнату системасын яхшырта, метеоризм, диарея, эч кибүдән яхшы дәва. Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик файдалы: йөрәк эшчәнлеген, артериаль кан басымын, баш миендә кан әйләнешен яхшырта, йөрәк мускулын ныгыта. Имбирьны көндәлек рационга кертү кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә. Шулай ук бактерияләргә каршы көрәшә, ялкынсынуны баса. Акыл эшчәнлеге һәм хәтерне яхшырта. Имбирь грипп һәм салкын тиюдән дә дәвалый.

Табиб фикеренчә, имбирь артык авырлыктан котылырга ярдәм итә һәм матдәләр алмашын яхшырта. Шуңа күрә аны чәйгә салырга киңәш итәләр. 

  • Имбирьнең зыянлы яклары да бар. Аны ашказаны җәрәхәте яки эрозия белән интегүчеләргә кулланырга ярамый . Гипертония вакытында яки инсульт кичергәннән соң имбирь зыянлы. Имбирь чәен тән температурасы күтәрелгәндә эчәргә ярамый. Мондый чәй температураны тагын да арттыра  


Исегезгә төшерәбез, 5 декабрьдә башланган марафоннан җырчы Гөлназ Асаева, Сабадан Гөлназ Гарипова, Казаннан Илмира Кәримова үз теләкләре белән төшеп калды.

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый  

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100