Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды

“Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонының яңа атнасы башланды. Марафонны алып баручы табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova катнашучыларга яңа биремнәр бирде. Сәламәт яшәү режимына күчүгә яңа артистлар кушылды.

news_top_970_100
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды

Хәзер “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповФәнил ФәйзуллинИлнат Фәрхуллин да "Яңа елга - яшәреп" марафонында катнаша.  Әлегә егетләр гастрольдә. Шулай да алар дөрес туклану буенча биремнәрне үтәргә тырышачакбыз дип ышандыра 

Без һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы, ди артист егетләр.

- Вакыт булганда спорт белән шөгыльләнәбез. Әлегә график тыгыз, гастрольдә йөрибез. Юлда булуга карамастан дөрес тукланырга тырышабыз. Без һәрвакыт халык күз алдында. Минемчә, бу адымыбыз белән башкаларга үрнәк күрсәтә алабыз. Дөрес туклану - сәламәтлекнең нигезе бит. Марафонда катнашу безнең өчен кызык, без һәрвакыт яңалыкка омтылабыз, - дип әйтте төркемнең баянчысы Айнур Латыйпов.



Катнашучылар белән “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә аралашабыз, алар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашуны дәвам итә.

Койканың файдалы үзлекләре

Актив марафончыларыбызның берсе Зилә Мәүлина койка (холодец) ашарга ярыймы икән дип кызыксынды.



Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, марафончыларга холодец (койка) ашарга ярый. Шуның өчен койканың файдалы үзлекләрен өйрәнербез.

Әлеге продукт чәч, тырнак үсешенә һәм сөякләргә файдалы. Кеше организмында тоташтыргыч тукымалар булдыру өчен төп коллаген чыганагы булып тора. Табиблар койканы терәк-хәрәкәт аппараты һәм буыннар авырулары күзәтелгән кешеләргә ашарга киңәш итә. Шулай ук составындагы ретинол дигән матдәнең иммунитетка уңай тәэсир итүе билгеле, шулай ук ретинол күз күремен яхшырта. Табигый желатин буыннарны хәрәкәтчәнлеген арттыра һәм эшчәнлеген көйли. Әлеге продукт бик күп калориялы булып санала, шуның өчен чамасын белеп ашарга кирәк. Әйтик, 100 г продуктта 240тан артык ккал бар.

Койканың зыянлы яклары да бар. Бу продуктның составында холестерин бар дип санала, шуңа күрә атеросклероз белән авыручыларга аны чамадан тыш ашарга киңәш ителми. Шулай ук майлы ризыклар бавырга тискәре йогынты ясый.  Панкреатит авыруы вакытында койка ашау тыела, чөнки мондый ризык хроник авыруларны кискенләштерергә сәләтле. 


Койка пешерү сере    

Хуҗабикәләр игътибарына тәмле койка әзерләүнең берничә гади серен ачабыз. Шулпаны сүрән утта 5-10 сәгать пешерергә кирәк. Пешеп чыгарга биш минут кала кала шулпага укроп һәм аз гына петрушка салыгыз, чөнки ул хуш ис бирә. Суганның кабыгын әрчергә кирәкми. Шул очракта шулпаның төсе матур була. Койка өчен итнең туңдырылмаганы һәм желатинга бай булганы яхшы. Койка шулпасы тәмле булсын өчен суны өстәп торырга ярамый. Пешеп чыкканнан соң, койкага кишер, лимон салырга була.

Йоклар алдыннан ничек тукланырга?

Зилә Мәүлина сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр сизә башлавы хакында да хәбәр итте.

- Хәзер кич белән артык күп ашамыйм, шуңа күрә йокысызлыктан арындым. Бу минем өчен бик зур нәтиҗә. Авырлыгым да бер килога кимеде, - диде ул.

Йоклар алдыннан ашауны чикләргә кирәк. Кичке аш та җиңелчә генә булырга тиеш. Кефир, яисә бал кушылган җылы сөт эчегез, дип киңәш итә табиблар.


  #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз 

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100