Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата

Кешенең сәламәтлеге, иң беренче чиратта, дөрес туклануга бәйле икәнен һәркем беләдер, мөгаен. Шуңа күрә, көндәлек туклануны дөрес оештыру иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. “Интертат”та әлеге теманы яктыртып баручы #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны дәвам итә. Максатыбыз – табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрованың киңәшләре ярдәмендә һәркемне сәламәт туклану режимы белән таныштыру. 

news_top_970_100
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата

"Интертат" сайтында “Яңа елга – яшәреп” марафоны 5 декабрьдә башланды. Башта алты катнашучы бер атна дәвамында дөрес туклану гадәтләрен өйрәнә һәм табиб Энҗе Кадыйрова кушкан биремнәрне үти. Сәламәтлек, ябыгу, матурлык марафоны 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Марафончылар өчен “WhatsApp” челтәрендә аерым төркем булдырдык. Алар хис-кичерешләре һәм сәламәтлекләрендәге үзгәрешләре хакында алар шунда сөйли.

"Төшке аштан баш тарту  - иң зур хата"

Марафонның актив катнашучысы Мөнирә Хәмидуллина Гыйльфанова кичерешләре белән даими уртаклашып тора.

- Хәлләрем яхшы, дөрес тукланырга тырышам. Иртәңге биштән аяк өстендә. Йокыдан торуга бер стакан су эчтем. Аннан соң үземә бутерброд (бер телем кара ипи, үзебез ясаган сыр, бер йомырка) ясап ашадым. Кофе эчтем, аңа кәҗә сөте куштым. Көндез ашарга вакыт булмады, марафонның кагыйдәләрен азрак боздым. Үзебезнең бакчада үскән алма белән генә тамак ялгап алдым. Кич белән ботка ашадым, - дип әйтте ул. 

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова көндез ашамавын әйтте. Бу - иң зур хата. Төшке аш вакытында кеше организмы өчен тәүлеклек энергия ала. Төшке ашның ике төп шарты: үз вакытында туклану һәм табигый ризыклар гына ашау. Табиб Энҗе Кадыйрова шул фикердә. 

Төшке аштан баш тарту май катламнарының артуына китерә. Әгәр организм тулы кыйммәтле туклану ала алмаса, төнлә артык күп ашау куркынычы арта. Төшке ашка гадәттә яшелчә салаты белән пешкән ит яки балык, ботка һәм аш ашарга була. Бер үк вакытта тукланырга тырышырга кирәк. Төшке аш өчен иң кулай вакыт – 12-15 сәгатькә кадәр, чөнки бу вакытта ашказаны актив эшли.  

  

"Кофе файдалы да, зыянлы да - чамасын белеп куллану хәерле"

Марафон кысаларында кофе (каһвә) хакында берникадәр мәгълүмат тупларбыз. Кофе ул – файдалы да, шул ук вакытта зыянлы үзлекләре дә булган эчемлек. Кофе составындагы кофеин организмга стимул бирә. Кофе орлыкларының тышкы өлешендә кофеин, ә эчке өлешендә теобрамин дигән алколоидлар бар. Табиблар әйтүенчә, кофеин бөерләрдә калу үзлегенә ия, барлык органнарның да кан тамырларын тарайта, ә бөерләрнең тамырларын киңәйтә. Шуңа күрә барлык органнарда кан басымы күтәрелә, ә бөерләрдә кан әйләнеше яхшыра. 20-30 минуттан соң кофеинның тәэсире бетә, теобраминның тәэсире башлана. Нәтиҗәдә кан басымы төшә, ә бөерләрдә кан әйләнеше авырая. Кайберәүләр бөерләрендә авырту сизә башлый. Шуңа күрә кофедан соң су эчәргә кирәк. Су бөерләрдә кан әйләнешен яхшырта ала. 



Кофеның зыяны: йөрәк авыруларына сәбәпче була, нерв системасына начар йогынты ясый, кальций үзләштерүгә комачаулый, кан басымын күтәрә. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр сәламәтлеге өчен кофе эчү һәм башка төрле кофеинлы азык-төлек куллану куркыныч булырга мөмкин. Кофе аксым үзләштерүгә комачаулый. Йөкле хатын-кызларга кофе эчү тыела, чөнки бу чорда бала организмына аксым аеруча кирәк. Кофеинны артык күп куллану нерв системасын боза. 

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, тәүлегенә 15 чынаяк кофе куллану фикер чуалу, саташу, температура күтәрелү, пульс ешаю, косу, ашказаны авыруларына китерергә мөмкин. Чамадан тыш кофе эчү хатын-кызларда күкрәк яман шеше китереп чыгару ихтималы да бар.   

Кофеның файдасы: баш миен яхшырак эшләтә, күңел күтәреңкелеге бирә, ашказанын эшләтә, хәтерне ныгыта, баш авыртуын баса. Табиблар кофены сөт белән эчәргә киңәш итә, аеруча гастрит яки ашказаны авырулары белән интегүче кешеләр өчен. Сөт кофеин тәэсирен киметә. Италия галимнәре һәркөнне ике чынаяк эчемлек куллануның астма үсешенә комачаулавын ачыклаган.

  • Табиблар биш чынаяктан да күбрәк кофе эчмәскә киңәш итә. Кофене иртәңге якта эчәргә кирәк, тик ач килеш түгел. Чөнки кофе ашкайнатуны стимуллаштыра. Ач карынга кофе эчсәң, гастрит белән авырып китүең дә бар. Ашказаны асты бизенә шулай ук авырлык киләчәк. Кыскасы, кофены бары тик ашап куйганнан соң гына эчәргә ярый.
  

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100