Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя

Кеше яшәешенең мөһим факторларының берсе булганга күрә, туклану һәм актив тормыш алып бару мәсьәләсенә дөнья күләмендә җитди игътибар бирелә. “Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Аның максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү, актив тормыш алып баруга өндәү.

news_top_970_100
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя

5 декабрьдән башлап 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова марафончыларга организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп бара. Катнашучылар шул биремнәрне үти. 

Табиб киңәшләрен төгәл башкаручылар арасында “Интертат” укучылары Зилә МәүлинаМөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова һәм Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары бар. Һәр көн саен алар үзләрендә уңай үзгәрешләр сизә: артык авырлыктан, токсиннардан, организмга зарар китерүче матдәләрдән арына.

Су эчеп ябыгырга буламы?

Актив марафончы Зилә Мәүлина дөрес тукланырга тырыша, табиб киңәшләрен төгәл үти.

- Хәзер күбрәк җәяү йөрим. Күңел күтәреңкелеге һәм җиңеллек сизелә. Дөрес туклануның файдасын күрә башладым. Ашарга ярты сәгать кала бер стакан су эчәм, ул ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук ризык та аз күләмдә ашала. Кешеләрдә сусау белән ачыгу хисе бер үк вакытта туа һәм баш миенә энергия кирәклегенә бер хәбәр булып тора. 

Зилә Мәүлина су эчәсе урынга, ашау дөрес түгел дип исәпли.

- Су эчәсе урында, без ашарга тырышабыз. Алай эшләү дөрес түгел, шуның өчен беренче чиратта су эчәргә киңәш итәм. Сәламәтлеген кайгырткан кеше, эчә торган суның сыйфаты турында уйланмый калмый. Шуның өчен чишмә су эчүне кулай күрәм, - ди ул.   

  • Зилә Мәүлина, 47 яшь. Чыгышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан, озак еллар Саба районы Байлар Сабасында яшәгән һәм эшләгән. Бүгенге көндә ике кызы белән Казанда гомер кичерә. 


Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, көндәлек туклануда су җитмәгән очракта кешенең организмы азыктагы минералларны үзләштерә алмый. Шуңа күрә организмда май катламы туплана, гәүдә авырлыгы арта. 

Су эчүне арттыру юлы белән гәүдә авырлыгын киметергә теләүчеләргә көнлек туклануны витаминнар һәм минераллар белән баетырга киңәш итәм, ди табиб. 


Организмга су җитмәгән очракта кан басымы төшә

Кеше организмының 70-80 проценты судан тора. Билгеле булганча, судан башка организмның күп кенә функцияләре эшли алмый. Су тән температурасын көйләргә, организмны чистартырга, аны туклыклы матдәләр белән баетырга, күзәнәкләргә глюкоза җиткерергә сәләтле. Ул матдәләр алмашын яхшырта, баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеген көйли, ашкайнату системасын җайга сала, иммунитетны ныгыта, организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара һәм бит тиресе белән чәчләргә уңай йогынты ясый. 

Су организмны көне буена җитәрлек энергия белән баетырга, тән тукымаларына файда китерергә, мускулларны ныгытырга мөмкин. Организмга су җитмәгән очракта эшчәнлек сәләте кими, кинәт кенә кан басымы төшәргә мөмкин. Нәтиҗәдә баш әйләнү, хәлсезлек, аңны югалту күзәтелергә мөмкин. Әлеге билгеләргә игътибарсыз калмагыз, күбрәк су эчәргә тырышыгыз.



Галимнәр әйтүенчә, кеше тәүлегенә 2-3 литр су эчә ала. Организм тәүлек дәвамында 2,5 литр су югалта. Табиблар якынча 1,5 литр сыеклыкны яшелчә һәм җиләк-җимештән, аш һәм башка продуктлардан алырга киңәш итә. 

  • ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, иң чиста су Финляндиядә булуы ачыкланган. Бу өйрәнүләрдә барлыгы 122 ил катнашкан.
Кайнар су эчү ашказаны асты бизенә зыян китерә

Күпләр суны кайнатып эчү яклы. Ә бит болай эшләгәндә аның файдалы үзлекләре югала. Су составында бары тик авыр металлар, нитратлар һәм пестицидлар гына кала. Моннан тыш, файдалы саналган кальций, магний тозлары күләме кимергә мөмкин.

Кайбер белгечләр ашкайнату процессы вакытында тозлар бүленеп чыгуы хакында әйтә. Алар организмда буыннар ялкынсынуы һәм бөердә ташлар барлыкка китерергә мөмкин. Сәламәтлеккә зыян китермәс өчен, суны 10-15 минуттан озаграк кайнатырга киңәш ителми.



Артык кайнар су ашказаны асты бизе авыруы - панкреатитка һәм эчәклектә җәрәхәт авыруларына китерә. Кайнамаган һәм кайнаган суны бергә кушып эчәргә ярамый, бу организм өчен зыянлы катнашма. Нәтиҗәдә организм картая, бөерләр һәм бавырга зыян килә.

Мунчага керер алдыннан су эчәргә кирәк

Суны эчү вакыты да әһәмияткә ия. Иртән йокыдан торгач ике стакан су эчү организмны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли. Ашар алдыннан эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. 

Табиблар мунчага керер алдыннан бер стакан су эчәргә киңәш итә, ул кан басымын җайга салырга ярдәм итә. Төнгә каршы эчелгән бер стакан су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын киметә.

Вадим Захаров марафон дәвамында  ике килога ябыкты

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның бу көннәрдә эше күп булган.

- Вакытында ашап, йоклап та булмый. Ике килога ябыкканмын, әмма моның белән генә тукталып калырга җыенмыйм. Миңа тагын егерме килога кадәр ябыгырга кирәк. Марафон дәвамында авырлыгымны киметә алсам яхшы булыр иде. Күп авырулар тазару нәтиҗәсендә килеп чыга бит, - диде  җырчы.



Чаңгыны дөрес сайларга кирәк

“Казан егетләре” төркеме солистлары дөрес туклану һәм актив тормыш рәвеше алып бару яклы. Гастроль графиклары тыгыз булуга да карамастан, алар чаңгыда шуарга вакыт таба.



- Гастрольләр, ерак юллар ардыра. Алардан соң табигатьтә ял итәсе, вакытны файдалы һәм актив үткәрәсе килә. Үзеңне карарга, физкультура белән ныклап шөгыльләнергә дә вакыт табарга кирәк. Без һәр спорт төрен дә үз итәбез, буш вакытта шөгыльләнергә фитнес залга йөрибез. Кыш көне иң актуаль спорт төре – чаңгы шуу. Атна ахырында егетләр белән чаңгыда шуарга җыенабыз, - ди алар. 

Чаңгыны дөрес сайлау да мөһим роль уйный. 

- Чаңгы кешенең буеннан ун сантиметрга озынрак булырга тиеш. Бу очракта гәүдә авырлыгын да исәпкә алырга кирәк. Шулай ук чаңгы таякларының озынлыгы күзләр турысыннан булырга тиеш. Дөрес итеп киенергә тырышыгыз. Кием җиңелчә, шул ук вакытта туңдырмый да, тирләтми дә торган булсын. Чаңгы шуар алдыннан күп ашарга ярамый, авыр хис тоячаксыз. Тәҗрибәле спортчылар ботка ашарга куша, чөнки ул җылылыкны саклый һәм энергия белән дә тәэмин итә, - диде Айдар Әгъләмов



Чаңгыда йөрү кан басымын җайга сала

Актив ял һәм спорт кешенең сәламәтлеген ныгыта, организмның барлык системасына – сулыш, иммун, йөрәк-кан тамырлары, гормональ үсешкә йогынты ясый. Спорт төрләре арасында сәламәтләндерү ягыннан саф һавада уза торганнары аеруча нәтиҗәле булып тора. Треккинг, тау туризмы, велосипедта йөрү, рафтинг, снубордлар һәм чаңгыда шуу популяр. Бу - якты хисләр дә, эстетик ләззәт тә, физик активлык та, организмны озак вакыт тонуста тоту да. 


  • Кайбер галимнәр чаңгы спорты таш гасырда барлыкка килгән дип фаразлый. Борынгы кыяларда чаңгычы рәсемнәре очраган. Тарихи чыганаклар Себер, Урал, Алтайда яшәүче халыкларның безнең эрага кадәр үк чаңгы файдалануы турында сөйли. Бу спорт төре палеолит чоры ахырында, ягъни 15-20 мең еллар элек уйлап табылган. Беренче чаңгылар хайваннар сөягеннән ясалган, аякка аларны каеш белән эләктереп куйганнар. Беренче чаңгы ярышларының Норвегиядә 1767 елда узуы билгеле.

Чаңгыда шуу сәламәтлеккә уңай тәэсир итә. Кәеф күтәрелә, буыннар языла, йөрәк-кан тамырлары кислород белән күбрәк туена. Шул ук вакытта организмда җыелган зарарлы матдәләр - шлак һәм токсиннар бетә. Тире матурлана, нерв системасы ныгый, иммунитет арта. 

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, гипертония авыруы вакытында чаңгыда йөрү файдалы. Кан басымы җайга салына. Чаңгыда йөрү гәүдә авырлыгын киметергә ярдәм итә.  Бер сәгать чаңгыда йөреп якынча 600 калорияне югалтырга мөмкин. Моның өчен атнага 3-4 тапкыр шөгыльләнергә киңәш ителә.

Шулай ук чаңгыда шуу үпкә юллары авыруларын кисәтә, организмны ныгыта. Чаңгының файдасын күрү өчен, атнасына кимендә 150 минут йөрергә кирәк. Яңа гына чаңгыга басучыларга - көненә 10 минут. 

  

Йөрәк яки үпкә авырулары булган кешеләргә чаңгыда йөрү киңәш ителми. Шулай ук хәрәкәт итү аппараты яки умыртка баганасы авыртуы күзәтелгәндә чаңгыга басу тыела. Йөкле хатын-кызлар да чаңгыдан баш тартырга тиеш. 

  • Чаңгыда шуу “ландшафтотерапия” дигән төшенчә белән бәйле. Бу термин табигатьтә физик күнегүләр ярдәмендә кеше организмын дәвалау һәм ныгыту дигәнне аңлата. 

#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата  

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый  

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала     

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле  

“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100