Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле

Дөрес туклану организмга уңай йогынты ясый, сәламәтлекне ныгыта. Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә яман авыруларны кисәтергә, физик активлыкны саклап калырга мөмкин. “Интертат”та “Яңа елга – яшәреп”  #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә.  

news_top_970_100
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
5 декабрьдән башлап 26 декабрьгә кадәр 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр һәм биремнәр бирә.  

Табибның биремнәрен “Интертат” сайты укучылары Зилә МәүлинаМөнирә Хәмидуллина- Гыйльфанова, шулай ук Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм “Казан егетләре” төркеме солистлары Айдар ӘгъләмовАйнур ЛатыйповИлнат ФәрхуллинФәнил Фәйзуллин үти. Марафончылар үзләрендәге уңай үзгәрешләр хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемгә яза. 



“Казан егетләре” организмны бал һәм су белән чистарта

Бу атнада гына марафонга килеп кушылган җырчы егетләр әлеге көннәрдә Себер якларында гастрольдә йөри.

- Себер якларыннан кайнар сәлам юллыйбыз, хәзерге вакытта без гастрольдә. Кичәдән бирле юлда барабыз, шуңа да карамастан дөрес туклану режимын үтәргә тырышабыз. Иртә белән кәбестә салаты алып ашадык. Табиблар һәр ризык алдыннан яшелчә салаты ашарга киңәш итә. Мондый салат аппетитны ача. Аннан соң бик тәмле, сөттә пешкән дөге боткасы ашадык, - ди алар.

Тукланган вакытта чәй һәм су эчүне белгечләр тыя. Бу хакта "Казан егетләре" искә төшерде.

- Бу кагыйдәне дә үтәргә тырышабыз. Ашаганнан соң бер сәгатьтән яшел чәй эчсәң бик файдалы. Организмны чистарту өчен иртә белән йокыдан торуга, бер стакан кайнаган суда бер кашык балны су белән болгатабыз һәм 45 секунд микродулкынлы мичтә җылытып эчәбез. Ул эчәклекне зарарлы микроблардан чистарта. Төркемдәге барлык егетләр дә шуның файдасын күрә, - диләр “Казан егетләре” төркеме солистлары.



Марафончылар җиңеллек, рәхәтлек сизә башлады

Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова да табиб киңәшләрен үти, сәламәтлегендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелгәнен дә әйтте.

- Табиб киңәшләрен үтим. Авыл җирендә яшәгәнлектән, без болай да табигый продуктлар кулланабыз. Ит, сөт, йомырканы кибеттән сатып алган юк. Күп итеп җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерәбез. Марафон дәвамында авырлыгым кимемәде, әмма җиңеллек һәм рәхәтлек сизәм. Сәламәтлегем яхшырды, - ди ул.

  • Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова аксымга бай продуктлар, яшелчәдән ясалган салатларга өстенлек бирә. “Интертат” укучыларына җиңел, тиз әзерләнә торган салат рецептын тәкъдим итте. Ул эчәкләрне чистарту өчен файдалы. Яшелчәләрне пешерергә кирәк түгел, алар чи килеш кулланыла. Салатны әзерләү өчен 1 кишер, 1 чөгендер, 1 алма, 100 гр чамасы кәбестә озынча итеп, саламлап турыйбыз. Аннан соң яшелчәләр өстенә ярты лимон согы салып болгатабыз. Витаминга бай салат тиз арада әзер дә була.

Кыш көне кишер, чөгендер, әче торма, суган һәм сарымсак ашарга кирәк 

Яшелчәләрдән генә ясалган салатларның күпме дәрәҗәдә кеше өчен файдалы витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай булуын санап та, әйтеп тә бетерерлек түгел. Парда пешерелгән һәм чи яшелчәләрдә витаминнар яхшы саклана. Кыш аенда яшелчәләрне күбрәк ашарга тырышыгыз, чөнки бу вакытта организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. 

Табиблар, иң беренче чиратта, иммунитетны ныгыту өчен кишер ашарга киңәш итә. Ул В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины күп. Яңа сыгылган кишер согы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәклек системасы эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук тән тиресе коры булганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы. Кишер согы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый.



Файдасы буенча икенче урында суган һәм сарымсак тора. Алар вируслы авыруларны дәвалау, шулай ук профилактика үткәрү өчен иң яхшы табигый чаралардан санала. Сарымсак һәм суган ашау кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта һәм зарарлы холестерин күләмен киметергә булыша. Бу яшелчәләр С, Е, каротин, тиамин һәм никотин кислотасына бай. 

  • Шунысы мөһим: көненә ике суган, өч баш сарымсактан артык ашарга ярамый. Күбрәк ашаган очракта организмда газлар бүленеп чыгуы, күңел болгану, баш авырту, ашказаны спазмы булуы, температура күтәрелүе мөмкин. Бавыр, бөер чирләреннән интегүчеләргә, гипертиреоз белән авыручыларга сарымсак һәм суган ашау тыела



Кышкы вакытта алыштыргысыз тагын бер яшелчә - кәбестә. Ул А, С, К, В витаминнары, шулай ук клетчатка, каротин һәм кан тамырларын ныгыта торган рутинга бай. Кәбестәдәге матдәләр зарарлы бактерияләр үсешенә каршы тора. Кәбестәне бөер һәм ашказаны җәрәхәте авырулары кискенләшкән вакытта ашарга киңәш ителми. Табиблар әйтүенчә, көн дәвамында 300 гр кәбестә ашарга мөмкин.



Чөгендер иммунитетны ныгыта, энергия өсти. Аның согы анемиядән иң яхшы дәваларны берсе булып тора: кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын чистарта. Шулай ук чи чөген­дер согын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. Әлеге яшелчәдә цезий һәм рубидий бар, алар яман шеш күзәнәкләренең үсешенә комачаулый. Состовында йод күләме буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында алда бара. Шунлыктан ул атеро­склероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. 

  • Искәрмә: шикәр авыруыннан интегүчеләргә чөгендер ашарга ярамый



Табиблар әйтүенчә, табигый "антибиотик" – ул ачы торма. Ул яхшы саклана һәм кыш дәвамында яшелчәләр арасында чемпион титулын саклап килә. Ул иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта. Ачы торма салкын тигәндә, буыннар авыртканда ярдәм итә. Суык тигән вакытта ачы торманы кыргыч­та кыралар да бал белән бергә кушып кулланалар.



Исегезгә төшерәбез, "Яңа елга - яшәреп" марафонының максаты - мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес туклану режимы белән таныштыру.



#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:

ВКонтактедагы төркемебез

Instagram аккаунтыбыз

“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән  

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга? 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта 

“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата 

“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый 

"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды 

“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100