Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар кызы"нда 27 яшьлек туташ катнаша аламы, яки оештыручылар бәйгенең нигезләмәсен бозмыймы?

“Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе үтте. Билгеле булганча, матбугат конференциясе журналистларның сорауларына җавап бирү өчен үткәрелгән чара. "Татар кызы" матбугат конференциясеннән берничә нәтиҗә: оештыручылар нигезләмәне белми, сораулар бирергә ярамый, кызлар белән аралашу тыелган.

news_top_970_100
"Татар кызы"нда 27 яшьлек туташ катнаша аламы, яки оештыручылар бәйгенең нигезләмәсен бозмыймы?

Чара башында ук спикерларның берсе - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, кулында сәгате булмаса да, сәгать тагыла торган урынына төртеп, вакытның кысан булуын әйтте. Бу вакытта журналист Римзил Вәлиев спикерларга киңәшләрен әйтеп тора иде. Данис Шакиров аны ишетмәде дә - кулына ишарәләде. Бу вакытта оештыручыларның берсе Римзил Вәлиевкә туктарга кушты. 

“Ихласлык кирәк, пафоссыз. Һәр чараның редакторы булырга тиеш. Нинди сүзләр әйтергә ярый, нинди җөмләне корырга ярамаганны белүче кирәк. “Аһ, милләтем”, - дип төчеләнү кирәкми. Авылым, Казаным, гаиләм һәм башкасы...Үзең булып калырга кирәк – иң мөһиме. Бу – минем сезгә киңәшем. Һәм шуны белегез: “Татар кызы” – иң беренче татар кызы бәйгесе түгел. “Нәүрүз чибәре” бәйгесен 1991 елда үткәрдек. Ул вакытны татар конгрессы да юк иде әле”, - дип сөйли иде Римзил абый. 

Данис Шакиров бу сүзләрнең яртысын ишеткән микән, белмим. Бәлки укып чыгар. Шулай да: “Абый, вакыт”, - дип, журналистның авызын ябу бер дә матур күренеш булмады.

Икенчедән, минем кызлар белән аралашып, алардан бәйге турындагы фикерләрен, гомумән, татар милләтенең үзәге - Казанда үзләрен ничек хис итүләрен сорарга теләгән идем. Анысы да булмады.  Мин бары: “Кайсыгыз Карелиядән? Кайсыгыз Швециядән?” – дип сорарга гына өлгердем. Кызлар исә үзләре дә бераз куркаграк иде кебек. Карелиядән булган кыз җавап бирмәде. "Син бит Карелиядән", - дип төрткәч, ул "Әйе" дип баш какты. Шунда конгресс ханымы килеп, аралашуга нокта куйды: “Тукта, хәзер матбугат конференциясе вакытында әйтерләр”. 

Соравым бар: нигә ул кызларны матбугат конференциясенә дәштегез соң, алар белән аралашырга ярамагач? Алар матурлык өчен генәме әллә?

Гомумән, беребезне дә озак сөйләттермәделәр. Спикерлар әйткән фикерләр моңарчы инде берничә тапкыр әйтелгән иде, фактлар да билгеле иде. Килгән журналистларга инде бөтен матбугат чараларында чыккан мәгълүматлар язылган пресс-релизлар тараттылар. Килгән журналистларның сораулары юк иде кебек. Шулай да мин үз сорауларымны бирдем. Спикерлар - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, “Татар кызы” бәйгесе дирекция президенты Елена Колесникова, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

- Сезнең бәйгедә яшь чикләре бармы? - дип сорадым спикерлардан. 

- 25 яшькә кадәр, - диде Данис Шакиров. Игътибар! Данис Шакиров - конгрессның Башкарма комитеты рәисе урынбасары гына түгел, "Татар кызы" Халыкара конкурсы дирекциясе Башкарма директоры да.

- Мәскәү шәһәре исеменнән чыгыш ясый торган Айсылу Мирхафизханга 27. Шулай бит, Айсылу?

- Әйе, - дип раслады Айсылу.

- Яшь буенча бик кагтый чамалар юк. 18дән 28 яшькә кадәр катнашырга ярый. Индивидуаль рәвештә эшлибез. Әгәр дә катнашырга теләүченең сәләте, теләге бар икән, нишләп аңа катнашмаска, ди? - диде Елена Колесникова.

Оештыручылар нигезләмәнең пунктларын белеп бетерми дигән фикер калды. Әгәр дә янында Колесникова булмаса, нәрсә дип җавап бирер иде икән Данис Шакиров? "Айсылуга - 27" дигәндә шаккаткан күзләрен күрсәгез иде!

Мин сорауларымны дәвам иттем:

Алинә:

- Иң кече кызга 19, дисез. 19 яшьлек, әле мәктәпне генә тәмамлаган кыз белән 27 яшьлек, сыйныфташлары инде икенче тапкыр әни булган кызны көрәштерү дөресме? Көрәшне генә алыйк, әгәр дә 19 яшьлек көрәшчегә каршы 30 яшьлек көрәшче чыкса, тәҗрибәлесе барыбер җиңү яулаячак.

Елена Колесникова: Минемчә, бу чагыштыруыгыз бер дә урынлы түгел, чөнки безнең бәйге башкалардан аермалы булып тора. Беренчедән, әлеге проект белем бирә. Әгәр бар да гади булса, без аларны бер көнгә генә чакырыр идек тә, шул көнне финалын да үткәрер идек. Шуннан соң кызлар өйләренә кайтып китәр иде. Шуңа күрә яшь чамаларын да билгеләмибез. Кызлар үзара аралашып, бер-берсе белән тәҗрибәләре белән бүлешәләр.

Алинә: 

- Кияүдә булган кыз бәйгедә катнаша аламы?

Елена Колесникова: Кияүгә чыккан татар кызы ярымфиналда катнаша ала, ләкин финалга ул үтми.

Алинә: 

- Нишләп?

Данис Шакиров, Елена Колесникова: 

- Чөнки, эм-м...

Алинә: 

- Димәк, Айсылу да кияүдә түгел. 27 яшьлек татар кызының кияүдә булмаганына ни диярсез?

Данис Шакиров, Елена Колесникова бу соравыма көлү белән генә җавап бирде. Аларга ярдәмгә Кадрия Идрисова килде. 

Кадрия Идрисова: 

- Хәзер ун көн әзерлек барачак. Кияүдә булган кызның иреннән аерылуы дөрес түгел, шуңа күрә кияүдә булган кызның катнашмавы хәерлерәк.

"Татар кызы" халыкара конкурсының нигезләмәсен Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев имзалаган. "Бәйгедә татар телен белгән, буе 160 см дан озынрак булган, 18-25 яшьлек кызлар катнаша ала. Икенче пункта исә: "Дирекция оештыру комитеты әгъзаларының барысы да риза булган очракта өлкәнрәк яшьтәгеләрне дә катнаштыра ала" дип язылган. Ничә яшькә кадәр катнашырга була - чикләүләр юк. Кияүдә булмаска тиеш дигән пункт та юк.  

Алинә: 

- Нишләп кызларны фонограммага җырлаттыгыз?

Данис Шакиров: 

- Башка фонограмма булмаячак. Халыкара бәйгесе финалына килеп, үз күзләрегез белән күреп, үз колакларыгыз белән ишетә алачаксыз. Әйе, републикакүләм финалда фонограммага җырлау булды. Сез аңларга тиеш: без бит шоу, бәйрәм ясыйбыз. Һәрбер кызның сәләте бар. Без төрле яктан аларны сыныйбыз. 

Алинә: 

- Җырлый белмәгәнне җырлатмаска иде...

- ...

Елена Колесникова: Без әле бары тик өйрәнәбез генә. Халыкара конкурста фонограмма булмаячак. Без сезнең белән бу хакта сөйләштек инде. Ел саен проектыбыз яхшыра гына барачак.

Данис Шакиров: Бүгенге вәзгыятьләрдә шушы бәйгене Россия Федерация төбәкләрендә уздыру, андагы шушы татар кызларын табу, оештыру, аларның бәйгегә: “Мин татар кызы” дип килүләре... Мин сезгә шуны әйтер идем: әлбәттә, детальләр дә кирәк һәм алар кызыксындыра да. Без камилләшергә тиешбез. Шулай да әлеге бәйгенең үз идеясе. Бу хакта да онытмагыз.

Кадрия Идрисова: “Чыннан да бу – зур бәйге. Татар кызын татар әнисе булуга әзерләү гамәлләре куелган. Гореф-гадәтләрне исләренә төшерү, хезмәткә өйрәтү – төп максатларыбыз. Безнең татар кызлары үзләре камыр басып, үзләре җәяләр, үзләре кисәләр. Шулай ук изү эшләргә дә өйрәнделәр. Шулай ук өстисем килә: елдан-ел бәйгебез яхшыра бара”.

Камыр басү өчен бәйгедә катнашырга кирәкмени? Камыр басу дигән эшне татар кызы гына түгел, башка кызлар да эшли белергә тиеш. 27 яшьлек Айсылуга кире әйләнеп кайтсак, 27дә камыр баса белмәсәң инде, җаным...

Менә шундый хәлләр. Саубуллашыр вакыт килеп җиткәч, бәйгенең оештыручылары үзләре белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим иттеләр. “Нинди сораулар бирергә була? Камилләшер өчен нәрсә эшлик?” – диләр. Римзил абый әйтмешли, ихласлык кирәк. Елена Колесникова миңа: “Сиңа бернәрсә дә ошамыймы? Минем шундый фикерем туды: бәйгене, гомумән, үткәрмәскәме?” – диебрәк сорады. Ул миннән минем тәкъдимнәремне сорады. “Әйе, сез әйткән мизгелләр алар кирәк. Без аларны исәпкә алачакбыз. Минем сезгә бары тик рәхмәт әйтәсем килә. Бәйге – минем өчен бик мөһим проект. Ә бәйгенең яхшы яклары бармы соң?”- ди ул миңа.

Нишләп ошамасын, бар да ошый. “Татар кызы” бәйгесе кирәк! Татар кызларын бергә җыю бит бу. Бәйгенең иң яхшы ягы – ул аның булуы. Аның максатлары да яхшы. Бары тик минем кызларга якынлашасым килгән иде, ә миңа алар белән аралашырга мөмкинлек бирмәделәр. Шулай да кызлар әле Казанда булалар, һәм миңа оештыручылар ун көннең берсендә алар белән аралашу мөмкинлеге булачагын әйттеләр. 

"Икенче елга үзем катнашам", дигәч, елмаеп кына куйдылар. Үтмәм, кыскасы...Шулай да бәлки булып чыгар. Ятып калганчы атып кал, ди бит татар халкы. Атабыз әле бер!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100