Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева “Зәңгәр томан” җырын башкара

Венера Ганиева “Зәңгәр томан” җырын башкара.

news_top_970_100
Венера Ганиева “Зәңгәр томан” җырын башкара

"Зәңгәр томан"
Ренат Харис сүзләре, Резеда Ахиярова көе.


Күзләремдә минем нурлар кими сыман,
Нурсыз кала кебек җырларымда сүзләр.
Әй сөеклем, синең хисең минем өчен
Әле һаман зәңгәр томан,
Синең хисең зәңгәр томан.
Синең хисең зәңгәр томан.
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.

Әй өметле билгесезлек, тизрәк ачыл,
Тизрәк ачыл, тизрәк үзгәр.
Аяз көн бул тизрәк —
Яктырып китсен йөрәгемнең чоңгыллары,
Юкка китсен борчуларым.
Юкка китсен борчуларым,
Борчуларым, борчуларым.

Нурлар кайтсын тизрәк
Күзләремә минем, сүзләремә кайтсын,
Кайтсын нурлар тизрәк.
Синең өчен генә яшим, бары синең өчен,
Сөйгән ярым, сөйгән ярым,
Иркәм минем, яратканым.
Синең хисең әле һаман
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.
Синең хисең зәңгәр томан.
Зәңгәр томан, зәңгәр томан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100