Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисова “Табышмак” җырын башкара

Гүзәл Идрисова “Табышмак” җырын башкара.

news_top_970_100
Гүзәл Идрисова “Табышмак” җырын башкара

"Табышмак"
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Вадим Усманов көе
Бер җылы сүзең, татлы сүзең
Көч бирә, нур өсти күңелемә.
Мәңгелек йолдызлар булып син
Сибелдең бар дөньям күгенә.

Тик үзең син мине белмисең,
Бу җырым сиңа бер табышмак.
Кошлар бит сайрашып табыша.
Их, без дә җырлашып табышсак!

Бер җылы караш, бер елмаю
Мине гел бәхетле яшәтә.
Мин тоям ул җылы карашны,
Синнән бик еракта яшәп тә.

Тик үзең син мине белмисең,
Бу җырым сиңа бер табышмак.
Кошлар бит сайрашып табыша,
Их, без дә җырлашып табышсак!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100