Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тарихы: Республика төзүдә төп роль кемдә булган?

Моннан 99 ел элек, ягъни 1920 елның 25 июнендә Казан губернасы башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Революцион комитетына тапшыра. Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп кала. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты белән уртак проекты кысаларында хакимият рәсми рәвештә ТАССР Революцион комитетына күчкән көннән уникаль фотокадр һәм документлар белән таныштыра.

news_top_970_100
Татарстан тарихы: Республика төзүдә төп роль кемдә булган?

1920 елның июне. Казан губернасы башкарма комитеты хакимиятне Татарстан АССР Революцион комитетына тапшыру көннәрендә. Фотокадр Казан ратушасында, ратуша бүгенге Дәүләт Советы ролен башкарган вакытта ясала. Совет хөкүмәте биредә урнаша. Ул чорда төп һәм әһәмиятле гомуми фотокадрлар нәкъ менә шушы мәйданчыкта, ак баскыч янында ясала.



Хакимият Татар Республикасына күчкән көннән уникаль фотокадр һәм документлар белән "Интертат" укучыларын Татарстан Дәүләт архивы күргәзмәләр һәм язма бастыру эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче архивисты Айсылу Хәйбиева таныштырды.

1920 елның июнендә ясалган фотокадрда без игътибар итәргә тиешле төп йөзләр – Татарстан Республикасын булдырган, аның беренче хөкүмәт җитәкчесе булган Сәхибгәрәй Сәетгалиев (урта рәттә сулдан дүртенче) һәм революцияче, Гражданнар сугышында катнашучы, дәүләт һәм партия эшлеклесе Иосиф Ходоровский (урта рәттә сулдан бишенче). Ходоровский хакимиятне Сәетгалиевка тапшыра. Фотокадрдагы калган кешеләр – Революцион комитет әгъзалары.

Ни сәбәпле хакимият Революцион комитетка тапшырыла? Җавабы бер: губерна бетерелә, республика барлыкка килә, шул сәбәпле Революцион комитет җитәкчелектә кала.

Фотокадр нәрсәсе белән әһәмиятле? 1920 елның мартында Владимир Ленин Мәскәү кирмәнендә Борһан Мансуров (Татарстан Республикасын төзүчеләрнең берсе), Сәхибгәрәй Сәетгалиев һәм башкалар белән Татарстан Республикасын оештыру мәсьәләсе турында фикер алыша. Сәхибгәрәй Сәетгалиев Владимир Ленинга “үз республиканы, ТАССРны булдырырга кирәк” дигән халык тәкъдим белән мөрәҗәгать итә, тәкъдимнең барлык икътисади һәм сәяси авырлыкларын аңлата. Ленин идеяне хуплый. Озакламый Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының “Казан губернасы башкарма комитеты хакимиятен Татарстан АССР Революцион комитетына тапшыру” турында түбәндәге карары чыга. Карарда акка кара белән язылып куела: “25 июньнән Казан губернасы башкарма комитетын таралган дип исәпләргә”. Димәк, 25 июньнән хакимият рәсми рәвештә Татар Республикасы Революцион комитетына тапшырыла.


Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының “Казан губернасы башкарма комитеты хакимиятен Татарстан АССР Революцион комитетына тапшыру” турындагы карары:

“Эшләрне Казан губернасы башкарма комитетыннан Татарстан АССР Революцион комитетына тапшыру турында.

СССРның Эчке эшләр халык коммиссариатына Казан, Түбән Новгород, Сембер, Вәтке губерналары башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә Татарстан АССР составына кермәгән Казан губернасының Ядернә, Чуел, Чабаксар, Краснококшайск һәм Алабуга өязләре белән идарә итүне оештыру турында нигезләмәне 18 июньдә Бөтенроссия үзәк башкарма комитетына раслауга тапшырырга. Бу Казан губернасы башкарма комитеты 25 июньгә югарыда әйтелгән өязләр буенча эшләрен Татарстан АССР Революцион комитетының тиешле губерна башкарма комитетларына тапшыра, Революцион комитет 25 июньнән үз вазифаларына керешә алсын өчен эшләнә. 25 июньнән Казан губернасы башкарма комитетын таралган дип исәпләргә.

Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты рәисе Михаил Калинин.”



Хакимият Революцион комитетка тапшырылганнан соң, “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы өлеше буларак булдырырга” дигән фикерне күздә тотучы акт чыга. Акт, аеруча кыйммәтле документ буларак, кулдан-кулга тапшырылмый. Актта булачак республиканың аерым нюанслары чагылдырыла. Иң кызыклысы шунда, әлеге документка фотокадрда сурәтләнгән Революцион комитет әгъзалары имзаларын үз куллары белән куя. Документта – Татарстан АССР Революцион комитет рәисе Сәетгалиев һәм Казан губернасы башкарма комитеты рәисе Ходоровскийның оригинал имзалары. Иосиф Ходоровский актка имзасын ике тапкыр - Казан губернасы башкарма комитеты рәисе һәм Революцион комитет әгъзасы буларак куя.

Хакимият Сәетгалиевка тапшырылганнан соң, Ходоровский Эшче һәм Кызыл Армия депутатларының Казан шәһәр советы рәисе, ягъни Казан башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә. Шулай итеп, Ходоровский – халык, Сәетгалиев партия ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100