Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарлар милләт буларак кайчан формалашкан? Айрат Фәйзрахмановның “Печән базары ” фестивалендә сөйләгән фикерләре

“Печән базары -2019” фестивале быел аеруча бай булды. Тарихи лекцияләрне исә аерым билгеләп үтәргә була. “Печән базары”нда Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарихчы Айрат Фәйзрахманов сөйләгән “Милләтләр: генезис, үзбилгеләнү һәм дәүләтчелек” лекциясе күп кешене җәлеп итте. Төп фикерләрне “Татар-информ” хәбәрчесе язмасында укый аласыз.

news_top_970_100
Татарлар милләт буларак кайчан формалашкан? Айрат Фәйзрахмановның “Печән базары ” фестивалендә сөйләгән фикерләре

Милләт дигәндә “милләт” төшенчәсе төрле дәвердә төрле мәгънәне аңлата. Рус теленә тәрҗемә иткәндә “нация” диелә. Үз вакытында “милләт” белән “нация” төрле мәгънәле төшенчәләр булган. Ул хәзерге вакытта гына тәңгәл төшенчәләр генә булып күренә. Милләт төшенчәсе Госманлы империясендә күбрәк дини төшенчәне, ягъни әрмәннәрнең, грекларның мәхәллә системасын аңлаткан. 

Дини төшенчәдән бүгенге төшенчәгә күчүе XIX гасыр ахыры XX гасыр башында күзәтелә.

Милләт төшенчәсенә Көнбатыштагы фәнни караш

Бу темага сөйләве авыр, чөнки бу өлкәдә әле татар телендә глоссарий тулысынча формалашмаган. Соңгы егерме-утыз елда милләт темасына күп кенә кызыклы хезмәтләр чыкты һәм аларның татар теленә тәрҗемәләре юк. Мәсәлән, хәзерге көндә милләткә конструктив-мистик караш бар, ул “imagined community” дип атала. Аны британ сәясәтчесе Бенедикт Андерсон барлыкка китергән. Рус телендә “воображаемое сообщество” диелсә, ә татар телендә ничек була? "Уйдырма җәмәгатьчелек", "уйдырма берләшмәләр" дип әйтеп була, ләкин ул асылына туры килми. Уйдырма түгел, ясалма да түгел ул. Кыскасы, татар телендә аның тәңгәл килгән билгеләмәсе юк. 

Милләттә ике төп теория бар: беренчесе – конструктивистик караш. Милләт социаль инженерия ярдәмендә ясалма ысуллар белән барлыкка килгән җәмәгатьчелек. Икенчесе, примордиалистик, традицион караш. Милләтләр һәрвакыт булган, аларның нигезе – этник.

Галимнәр турында сүз алып барганда, тарихчы Дамир абый Исхаков үзен примордиалист дип саный. Примордиализм карашы унбиш ел элек фәндә артта калган теория дигән мәгънәдә иде. Соңгы ике-өч елда апологиясе чыга башлады.

Беренче теорияне карасак, татар милләтен уйлап чыгардык дигән сүз түгел. Кешелек җәмәгатьчелегенең үсеп бару дәверендә халыклар мең чакрым аралыкта торган халыкны үз итеп күрә башлый. Уйлап карагыз, 500 ел элек яшәгән халыклар каядыр мең чакрым ераклыкта үзләренә охшаш халык яшәгәнен белгәнме? Юк. Халык үз аңында, дөньясында яшәп, бу турыда уйлана да алмаган. Шуңа күрә кешелек җәмәгатьчелеге элек бүгенге милләтләргә бүленмәгән. Көнбатышта яшәүчеләр милләт буларак бары XVIII гасырда гына барлыкка килә башлый.

Татарлар милләт буларак кайчан формалашкан?

XIX гасырның икенче яртысыннан (татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанидән) хәтта XX гасырның башына кадәр татар дигән милләт формалаша башлый. Совет заманы – милләтнең формалашу дәвере генә. Халык буларак, әлбәттә, без күпкә иртәрәк оешканбыз. Халык төшенчәсен дә аңларга кирәк әле. Немец телендә – volk, поляк телендә – folk, рус теленә поляк теле аркылы килә. Һәм ул рус теленә бары XVII гасырда гына күчә, XVIII гасырда тарала башлый. Киң таралышны XIX гасырда гына ала.

Милләт төшенчәсенең генезисы

“Нация” сүзе Рим империясе дәверендә үк барлыкка килгән. Ул вакытта бу төшенчә мигрантларны аңлаткан. Ягъни Римга килеп урнашкан кешеләрне “нация” дип атаганнар. Европада X-XIII гасырларда университетлар барлыкка килгәндә “нация” сүзе студентларның җирле берләшмәсен аңлаткан. Ягъни якташлык дигән кебек. Хәтта беренче инглиз университетларында “шотландия нациясе” дигән сүзләр кулланылган.

Бу төшенчә акрынлап, XVI-XVII гасырларга хокук яулар өчен сәяси төшенчәгә күчә бара. XVII гасырларда сәяси хокуклар алырга тырышкан берләшмәне “нацио” дип атаганнар. Ул сүз күбрәк дворян-аристократик корпорациягә карый.

Сәяси көрәшкә башка катлам кешеләре дә керә башлый, XVI гасыр ахырында Голландиядә, XVII гасырда Англиядә дворян-буржуаз инкыйлаблар була. Шул вакыйгаларда аристократиядән тыш башка катламнар да катнаша башлый. XVIII гасыр башында башка катлам кешеләрен дә шул сүз белән атыйлар. Бөек француз революциясендә өченче катлам булган (өченче сословие), нәкъ менә ул нация дип аталган. Һәм шул вакытта “Милли конвент” дигән сәяси орган барлыкка килә, ул үзен корольгә каршы куя. Алар үзләрен милләт дип атый башлый. “Нация” революцион төшенчәгә әверелә.

Германия кенәзлекләре милләтләргә капма-каршы төшенчә уйлап таба, ул шулай ук “нация” дип аталган. Ул үз хокуклары өчен көрәшмәгән халык, монарх белән берләшкән төшенчәне аңлаткан. “Тело наций” дигән мәгънә барлыкка килгән. Егерменче елларда Россиядә дә милләткә карата шундыйрак караш туа, нация – император белән тоташкан халык, диелә. Шуннан соң Россиянең сәяси идеологиясендә “православие”, “самодержавность”, “народность” дигән төшенчәләр барлыкка килгән. Мәсәлән, император Николай I милләт төшенчәсен тыйган. Ә аның дәвамчысы Александр I яңадан милләт төшенчәсен рөхсәт итә һәм иске карашка килә (царь белән халык – милләт була).

XVIII гасыр ахырында Польша Россия составына керә, анда үз хокуклары өчен көрәшкән Польша аристократларын, башка катлам кешеләрен “поляк нациясе” дип атыйлар. Россия империясендә булган документларга караганда, анда инде полякларны “поляк нациясе” диләр. Император Александр I поляк милләте турында сүз алып бара. Димәк, шул вакыттан Россиядә “милләт” төшенчәсе барлыкка килә башлый.

“Татарлар милләте” төшенчәсе кайчан барлыкка килгән?

Россиянең рәсми дәүләт документларында “татарларның бәйсез милләте” дигән төшенчә беренче тапкыр 1774 елда Кырым ханлыгы Госманлы империясе арасында төзелгән солыхта языла (сугышны туктату турында төзелгән килешү – ИТ). Ә инде 1905 елгы инкыйлабтан соң татар милләте дигән сүз барлыкка килә башлый. 

Әмма тарих күзлегеннән татар милләте сүзе хәл итеп бетерелмәгән мәсьәлә. Татар милләте сүзе 1905 елда нәрсәне аңлаткан: Госманлы империясендәге милләтләр системасынмы яисә Көнбатышта милләтләр барлыкка килгән төшенчәнеме? Дөресен әйткәндә, бу сорауга мин әле җавап тапмадым.

1917 елда безнең Милли-мәдәни автономия барлыкка килә, аңа кадәр дә сүз алып барылгын, ул үзенең структурасы буенча күбрәк Госманлы империясенең милләтләр системасына туры килгән, дини төшенчәне аңлаткан. Көнбатыштагы төшенчә белән аз гына тәңгәлләшкән.

XIX гасырда милләт төшенчәсенә тел төшенчәсе дә керә башлый. Элек милләт “катлам”, “сословие”, сәясәт белән бәйле була. Бер тел ареалында торган халык милләт була ала, диелә. XIX гасыр уртасында без милләтне бер территориядә яшәгән, бер традицияләре, бер теле булган берләшмә итеп күрәбез. Бу аңлау нәкъ XIX гасыр уртасында гына формалаша. Үз-үзен милләт дип атарга хокуклы булган халыклар һәм хокуклы булмаган халыклар дигән караш та була. Мәсәлән, инглизләр, французлар, немецлар милләт була ала, ә үз хокуклары өчен көрәшкән ирланд яки шотланд халкы милләт була алмый, чөнки алар кечкенә, телләре беткән, дип әйтәләр.

Бары тик XIX гасыр ахырында гына кече халыкларга да милләт төшенчәсен кулланырга рөхсәт ителә.

Кече милләтләрнең үз тарихларына карата кызыксынулары барлыкка килә, энтузиаст кешеләр башка киң халыкка искә төшерә башлый, аннары зыялы катлам барлыкка килә, бер-берсе белән үз телләрендә сөйләшергә тырыша, тарих концепциясен формалаштыра. Без дә шулай ук үз тарихыбызны формалаштырдык.

Һәрбер халык үз тарихын язган, ул табигый процесс түгел, һәрвакыт син нәрсәнедер төшереп калдырасың, ә нәрсәнедер тарихка кертәсең. Мәдәни традицияләр барлыкка килә башлый. Шуннан соң акрынлап бу хәрәкәт сәяси хәрәкәткә күчә бара. Сәяси фиркаләр барлыкка килә, алар халыкның һәм милләтнең автономиясе яки элеккеге дәүләтне кайтару турында уйлана.

Дөньяда күбрәк шундый караш яши: имеш, үз дәүләте булган халык кына милләт була ала. Чех тарихчысы Мирослав Грох фикеренчә, милләтләр үз дәүләтенә генә ия халыклар түгел, ул үз хокуклары өчен көрәшкән халык та әле.

Үзбилгеләнү мәсьәләсе

Беренче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң Париж солыхы кабул ителә. Шунда милләтләрнең үзбилгеләнүе турында сүз алып барыла. Милләтләр лигасы да төзелә. Ул вакытта халыкара киңлеккә милләтләрнең үзбилегеләнү төшенчәсе килеп чыга башлый. Элек ул аерым авторларда гына була. Мәсәлән, немец сәяси эшлеклесе Фридрих Энгельс ирландлар милләт була алмый, британ милләтенең бер тармагы гына дип уйлаган. Ленинга килгәндә, ул милләт төшенчәсен Россиядәге күп кенә халыкларга тарата һәм теоретик яктан аның милләтләр теориясен керткән өлеше зур. Ул Украина халкын милләт итеп аталу хокукын яңгырата, шулай ук Украина үз дәүләтенә ия булырга хокуклы дигән карашта була. Һәм башка Россиядәге халыклар милләт була ала дип саный ул. Бу караш якынча йөз ел элек барлыкка килә.

1945 елда Берләшкән милләтләр оешмасы барлыкка килә, устав кабул ителә. Һәм анда бу хокук теркәлгән, бу халыкара хокук хәзер дә бар. һәрбер милләт үзбилгеләнүгә һәм үз дәүләтенә ия булырга хокуклы, диелә. Әмма халыкара хокук системасында милләтләрнең үзбилгеләнүе дәүләтләрнең бердәмлеге принцибы белән каршы килә дигән караш бар. 1975 елда Хельсинки солыхы төзелә, анда дәүләтләрнең чикләре шул ук калырга тиеш дигән мәгънә әйтелә.

Бу ике халыкара принцип бер-берсенә каршы килә дип әйтеп тә була, шул ук вакытта аның бер чишелеше бар. Ничек инде: әйтик, зур дәүләт бар, анда күп милләтләр яши һәм һәрбер милләт үз дәүләтен төзесә, дәүләт таркала да бетә, территориаль дәүләт бөтенлеге булмый. 

Ул яктан мин болай уйлыйм: Россия Федерациясе бу ике капма-каршы килүче ике принципны азрак бер-берсе белән дуслаштыра. Чөнки федерация кысаларында милләтләр үз дәүләтләренә ия булырга хокуклы, ягъни Татарстан моделе бу ике принципны дуслаштыра.

Хәтерлисездер, албанлылар Сербия территориясеннән чыктылар, ул вакытта “ничек инде таркалган дәүләтне тагын да кечерәк дәүләтләргә таркатабыз” дигән бәхәсләр күп булды. Ул вакытта мисал буларак нәкъ Татарстан моделе китерелде. Татарстан милләтләрнең үзбилгеләнү хокукына нигезләнгән дәүләт, ул Россия Федерациясе кысаларында яши торган суверен дәүләт булып китә. Миңа калса, туксанынчы еллардагы Татарстан моделе бу ике принципны дуслаштырды. Кызганыч, бу модель соңгы елларда таркалды дип әйтергә була. Территориаль дәүләт бөтенлеге, милләтләрнең үз дәүләтенә ия булу хокукы хәзерге вакытта капма-каршы килә торган принцип булып китә. Татарстан моделе яңадан торгызылса, без бу принципларның дуслашуы турында әйтә алыр идек.

Әгәр дә сәяси вәзгыять алмашмаса, Татарстан моделе безнең өчен иң кулай вариант булыр дип уйлыйм. Конституциядә язылган барлык принциплар: дәүләт теле, милли мәгариф һ.б. хокукларны тормышка ашыра алсак, әлбәттә, безнең киләчәгебез якты булыр дип күрәм. Яхшы мисаллар бар: Уэльс дәүләте (валлий милләте). Алар зур сәяси көрәш алып бармыйча үз милли мәгарифләрен, дәүләт телләрен торгызып, хәзерге вакытта үле милләтне яңадан торгыза алды. Татар милләте бу юл буенча бара ала, чөнки зур “организм” белән тарткалашу бик мөмкин түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100