Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТАССРның 100 еллыгы: "Идел-Урал" штатын булдыру идеясе ни рәвешчә тормышка ашмый кала

ТАССР оешуга 100 тулуны 2020 елның 27 маенда билгеләп үтәчәкбез. Республиканың элитасы яңа дәүләтчелек төзелгәндә үк аның башкалардан аерылып торырга хакы булуын халыкара дәрәҗәдә яклый.

news_top_970_100
ТАССРның 100 еллыгы: "Идел-Урал" штатын булдыру идеясе ни рәвешчә тормышка ашмый кала

ТАССР XX йөз башында формалаша башлый. Октябрь инкыйлабына кадәр һәм аннан соң узган мөселман съездлары яңа республикага нигезен булдыра. ТАССР оешканчыга кадәр милли дәүләтчелек идеясе актив үсеш кичерә. 1917-1918 елларда татар милли хәрәкәте лидерлары башта Милли Мәҗлес кысаларында эшләргә тырыша һәм бердәм милләт исеменнән эш йөртә. Бу елларда территориаль мохтарият идеясенең популярлыгы бик нык арта. Нәтиҗәдә, «Идел-Урал» штатын оештыру фикере туа. Казан, Уфа, Оренбург губерналары һәм башка күрше-тирә территорияләр шушы штатка керегә тиеш була.

Тора-бара вәзгыять башка борылыш ала. Инде 1917 елның җәендә үк татар милли хәрәкәте тулысынча диярлек Россия дәрәҗәсеннән төбәк дәрәҗәсенә күчә. «Идел-Урал» штаты проекты кәгазьдә генә кала. Аны гамәлгә ашырырга өлгермиләр – совет хакимияте аңа каршы була. Кайбер тарихчылар моның сәбәбен территориянең бер өлешен югалтудан курку белән аңлата.

«Идел-Урал» штаты белән параллель рәвештә, милли автономиянең башка проектлары да әзерләнә. Әйтик, 1918 елның 22 ноябреннән 11 гыйнварга кадәр (барлыгы 52 көн), эчке Россия һәм Себер төрки-татарларының Милли Мәҗлесе эшли. Анда 120гә якын делегат (50 мең кешедән бер вәкил принцибы буенча) чакырыла.

– Кайбер шартларга бәйле рәвештә, сайлаулар процессында мөселман халкының барысы да катнашмый, шунлыктан Милли Мәҗлеснең составы төрки-татарларның чын мәгънәсендә социаль структурасын чагылдырмый, – ди Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее җитәкчесе Марина Давыдова.

Халыкның кайбер катламнары, мисал өчен, крестьяннар, бик аз санда тәкъдим ителә. Милли мәҗлестә башлыча муллалар, укытучылар, мөхәррирләр, запастагы офицерлар, хәрбиләр, студентлар , җыеп кына әйткәндә, халыкның милли хәрәкәттә аеруча актив булган катлам вәкилләре катнаша. Татарлар арасында Милли Мәҗлес – партия эчендәге берләшмә, беренче чиратта, ул төрки-атар халкының эчке, милли проблемаларын хәл итәргә тиеш дигән фикер киң тарала. Шул ук вакытта сәяси һәм сыйныфларга бүленү проблемалары бер читтә кала.

Милли Мәҗлесне оештыручылар фикеренчә, ул Идел-Урал  мөселманнары арасында милли-мәдәни автономия идеяләрен ныгыту буенча чираттагы адым буларак карала. Әмма Милли Мәҗлес үз эшен башлаганчы ук территорияләрнең төзелеше һәм тәртибе турындагы элеккеге бәхәсләрдән ерак китеп булмаячагы аңлашыла. Нәтиҗәдә, Мәҗлес формаль рәвештә икегә («төрекчеләр» һәм «туфракчылар») бүленә.

«Төрекчеләр»не, нигездә, өлкән буын вәкилләре, руханилар тәшкил итә. «Туфракчылар»ны исә хәрбиләр, студентлар, яшь язучылар, мөгаллимнәр тәкъдим итә. Төп мәсьәләләр буенча Милли Мәҗлеснең ике өлеше дә уртак фикердә була. Алар илнең төзелеше федератив принципка корылырга, шул ук вакытта төрки-татар халкы Россия территориясендә штат рәвешендә берләшергә тиеш дигән идеяне алга сөрә.

1918 елның гыйнварында Милли Мәҗлеснең үзәк идарә органнары вәкилләрен (мәгариф, финанс, дин эшләре министрлары) сайлыйлар. Әмма алар бер ай тирәсе генә яшәп кала, көннән-көн ныгый барган большевиклар хакимияте үз дигәнен эшли. Асылда, Милли Мәҗлес вәкилләре бик тиз оппозиция ягына күчә, тора-бара әлеге милли хәрәкәтне Себергә кысрыклыйлар.

– Гражданнар сугышы вакытында милли хәрәкәт лидерлары анда большевикларга каршы хәрәкәт вәкилләре белән хезмәттәшлек урнаштырырга тели, – ди Марина Давыдова.

Милли хәрәкәт лидерлары милли-мәдәни мохтарият принципларын таныту өчен шулай эшләргт тырыша. Әмма рәсми хакимият вәкилләре дәүләттән тыш милли структуралар белән килешергә җыенмый.

Сәяси активистларга татарларның башкалардан аерым булуын хәтта халыкара дәрәҗәдә дә якларга туры килә. 1919 ел башында милли хәрәкәт вәкилләренең шактые чит илгә күчеп китә. Милли Мәҗлес өч кешедән торган үз делегациясен (алар арасында Садри Максуди да була) Парижга Версаль конференциясенә җибәрә. Җиңүче державалар конференцияне дөньяны үзгәртеп кору турында килешүләр әзерләү һәм аларга кул кую өчен Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланыр алдыннан үткәрергә карар кыла. Милли Мәҗлес вәкилләре  француз администрациясенең югары затлары, Төркия вәкилләре белән очраша, төрки-татар халкына үз автономиясе кирәклеге һәм совет хакимияте чорында аңа ни рәвешле ирешеп булуы хакында сөйләшә. Әмма халыкара бергәлек, совет Россиясе белән мөнәсәбәтләрне бозарга теләмәгәнлектән, милли азчылыкларны борчыган проблемаларны хәл итү белән кызыксынмый. Шунлыктан программаның гамәлгә ашачагына бернинди өмет уянмый.

Шул рәвешле, төбәк элиталары халыкара дәрәҗәдә яклаучысыз кала һәм хәзер алар совет Россиясенең яңа системасына җайлашырга тиеш була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100