Ханнар, аларның хатыннары һәм сәетләр: Казан идарәчеләре тарихы

8 Августа 2017

Укылган: 1204 тапкыр

Автор: Сергей ГАВРИЛОВ
Фото: Рөстәм Хуҗин картинасы (фото – Илнар Төхбәтов)
Тарих кешеләрдән башка төссез булыр иде. Әмма моннан йөзләрчә ел элек яшәгән кешеләрнең төс-кыяфәтләре нинди булганлыгын без белә алмыйбыз. Шуңа да карамастан, күпләренең эзләре (тик портретлары түгел) сакланып калган. 107 ел яшәгән Казан ханлыгы исә бу уңайдан һич тә мактана алмый – архивы да юк, һәйкәлләре дә безнең көннәргә кадәр ярым-йорты хәлдә генә килеп җиткән.
Соңгы елларда Татарстан тарихы турында шактый язылды – алар арасында үзешчәнлектән ерак китмәгәннәре дә, академик хезмәтләр дә бар. Өстәвенә, галимнәр күбесенчә Казан ханлыгы тарихында «казына». XX гасырда совет тарих фәне өстенлек итүен исәпкә алсак, бу – табигый дә. Шәхесләргә килгәндә (республикабыздагы кайбер торак пунктлар әле дә булса шулар исемен йөртә), хәл тагын да катлаулырак. Әйтик, Шигали (Шаһгали), Кощак (Кошчак)... Үзем Кощак авылында тусам да, бу саланың кем исеме белән аталганын белми идем. Ә ул (Кошчак) Кырым угланы, Сөембикәнең сөяркәсе булып чыкты. Моның сәбәбе – чыганаклар базасының ярлы булуында. Хәтта Плутархка да җиңелрәк булган, шунлыктан без Борынгы Греция һәм Борынгы Рим идарәчеләре хакында XV–XVI йөзләрдә Урта Идел буенда җитәкчелек иткән кешеләргә караганда күбрәк беләбез. Бу – бер дә гадел түгел.

Күптән түгел генә Кремльдә Казан ханнарының җәсәдләрен җирләделәр. Бу – хәзерге Татарстан территориясендә ул чагында кемнәр идарә иткәнлеге турында җентекле сөйләшү башлап җибәрү өчен бик яхшы сәбәп.

Минем архивта кайчандыр Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты мөгаллиме тарафыннан язылган зур булмаган фәнни хезмәт инде берничә ел тузан җыеп ята иде. Бүген шуны укучылар хөкеменә тапшырырга җөрьәт итәм. Ул роман да, бәхәс тудыра торган хезмәт тә түгел, биредә бары тик Казан ханлыгы идарәчеләре хакында мәгълүматлар сакланып калган аз санлы чыганаклардан өземтәләр китерелә... Ул тиздән тулысынча Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

Казан ханлыгы идарәчеләре бөек монгол илбасары тарафыннан нигез салынган Чыңгызыйлар династиясе вәкилләре булган. Казанда хан тәхетендә барлыгы 13 хан утырган. Иң күбе – өчәр мәртәбә – Сафа-Гәрәй һәм Шаһгали идарә иткән, соңгысы тәхеттә нибары бер ай (1546 елда) утырган. Мөхәммәд-Әмин – Казанда иң озак (25 ел) идарә иткән хан. Казан ханнарының бик азы гына үз үлеме белән дөньядан киткән – урта гасырның кырыс чынбарлыгы шундый булган. Аларның исән чагындагы чын сурәтләре сакланмаган диярлек.

Казан ханнары, аларның хатыннары һәм сәетләр, мөселман дин башлыклары турында 99 процент мәгълүмат рус елъязмаларында саклана. Бу аңлашыла да – күршеләр һәрвакыт бер-берсе турында күбрәк белергә омтыла бит. Әлеге чыганаклар вакыйгаларны берьяклы гына яктыртса да, иң мөһиме – фактик материал, алар кулъязмаларда бүтән чыганакларга караганда күбрәк. Үземнең укытучым – ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Миркасыйм Госмановка бәһасез киңәшләре, барыннан да элек – хан исемнәрен транскрипцияләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсем килә.


Олуг Мөхәммәд

Казанның беренче ханы шәхесенә бәйле мәсьәлә әле дә булса бәхәс уята. Кайбер галимнәр ул - Олуг Мөхәммәд, икенчеләре аның улы – Мәхмүд булган дип саный. Моңа ачыклык кертергә тырышып карыйк әле.

1437 елның көзендә Олуг Мөхәммәднең абыйсы (ерак туганы булуы да ихтимал) Кече Мөхәммәд үзенең кардәшен Алтын Урдадан куа. Әле күптән түгел генә Василий II гә Мәскәү тәхетенә менәргә ярдәм иткән урда хакиме (ул тәхеткә утыру өчен 1419 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр көрәшә), зур булмаган отряд белән Мәскәү кенәзе җирендә бәхетен сынап карарга уйлый. Белев шәһәрчегенә (Тула өлкәсендәге хәзерге район үзәге ул чагында Литвага бәйлелектә яшәгән кенәзлекнең башкаласы була) барып җиткәч, Олуг Мөхәммәд биредә вакытлы ныгытма төзи.

Бөек Мәскәү кенәзе Василий Васильевич Олуг Мөхәммәдкә яу белән килә һәм 1437 елның 5 декабрендә Белев янында тар-мар ителә. Руслар белән тәүге бәрелештән соң Олуг Мөхәммәд Мәскәү кенәзе воеводаларына дус-тату яшәргә тәкъдим итә, аның улы Мәхмүт тотык сыйфатында моңа гарантия бирергә тиеш була.

Урда ханы Белев шәһәрчегеннән Түбән Новгородка юл тота, шуннан Муромга юнәлә. Әмма каршына рус гаскәре килүен белеп алгач, янә Түбән Новгородка кайта. Тарихчы Александр Зимин фаразлавынча, «Олуг Мөхәммәд Идел буендагы бай каланы Казан өчен савым сыеры итү теләге белән янган» (А.А.Зимин. Витязь на распутье: Феодальная война в России ХV в. – М., Мысль, 1991, с. 101).

Бу вакыйгаларның барысы да 1444-1445 елларда була. Ә 1439 елның июнь (июль) аенда Олуг Мөхәммәд Мәскәү янына килеп чыга, өстәвенә, рус елъязмаларында әйтелгәнчә, ул «Урдадан» килә. Икенче бер елъязма буенча, 1445 елның язында Олуг Мөхәммәд һәм Мәхмүд «Чиркәсләргә үз кешеләрен җибәрә, хан гаскәрләренә кушылган ике мең казак ярдәмендә Лух шәһәрчеген яулап алалар һәм зур байлык белән кайталар». Татарларның Олуг Мөхәммәдтән башка гына Лух шәһәрчеген (хәзерге Иваново өлкәсендәге район үзәге) «яулап алуы» турында башка елъязмаларда да телгә алына. Ягъни Олуг Мөхәммәднең гаскәре Казан татарлары (ул вакытта Казан тәхетендә утырса, бу, һичшиксез, шулай булыр иде) түгел, ә Төнья Кавказ кешеләре («Чиркәсләр») хисабына тулыланган.

Шунысы кызык: 1446 елның көзендә Олуг Мөхәммәднең уллары Касыйм һәм Якуп Мәскәү кенәзенә хезмәткә шул ук «Чиркәсләрдән» килә. Күрәсең, нәкъ менә шул чагында анда Олуг Мөхәммәдкә буйсынган урда күчмә тормыш алып баргандыр. Шунлыктан Олуг Мөхәммәд 1439-1445 елларда Түбән Новгородта булгандыр дип фаразларга мөмкин. Тарихчы Владимир Вельяминов-Зернов та шулай фикер йөртә.

Икенче яктан караганда, Олуг Мөхәммәднең Белев янындагы бәрелешләрдән соң ук һәм 1445 елга кадәр Казанга килүе турында «Казан елъязмачысы» гына искә ала. Олуг Мөхәммәд рус чыганакларында соңгы тапкыр 1445 елда телгә алына. Күрәсең, 1445 ел ахыры – 1446 ел башында ул вафат булгандыр яки Мәхмүт тарафыннан үтерелгәндер.



1445 елның 7 июлендә Суздаль янындагы сугышта Мәхмүд һәм Якуп Василий Васильевич гаскәрен тар-мар итә, бөек кенәзнең үзен кулга алалар. Бер чыганакта татар гаскәренең Түбән Новгородтан килүе әйтелсә, икенчеләре исә аларның Суздальгә Казаннан килүен раслый, Мәхмүдне «Казан патшасы» дип атый. Әлеге чыганаклардан күренгәнчә, кулга алынган кенәз Олуг Мөхәммәд һәм аның уллары белән бергә Казанга кайта.

Күпчелек елъязмаларда хәбәр ителгәнчә, татар гаскәре Суздаль яныннан Түбән Новгородка кайта, шуннан Курмышка юл тота, биредә 1445 елның 1 октябрендә бөек кенәз зур күләмдәге йолым бәрабәренә, тоткынлыктан азат ителә.

1445 елның яз-җәй айларында Олуг Мөхәммәднең Казанга килүе турында «Казан елъязмачысы»ннан башка бер чыганакта да телгә алынмый. Шул рәвешле, әлеге ханның Казансу буена килү фактын раслаучы дәлилләрнең бөтенләй диярлек булмавын исәпкә алган хәлдә, Олуг Мөхәммәдне Казан ханы дип атау мөмкин түгел.

Мәхмүд

1445 елның көзендә кайбер елъязмаларда Мәхмүднең Казанда хакимиятне яулап алуы хакында әйтелә: «Шул елның көзендә Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд хан Казан шәһәрендә йорт тотучы Казан бәге Либейне (Алибәй-Галибәк) үтереп, ханлыкка үзе менде». ХVII йөз рус шәҗәрәләре китабында («Бәрхет китап») Казан ханнары нәселенә багышланган бүлектә Мәхмүд турында болай диелә: «Олуг Мөхәммәднең улы Мәхмүд – Казанның беренче ханы». Әлеге шәҗәрәләр җыентыгын төзүчеләр Казанның беренче ханы шәхесе турында шактый дөрес мәгълүматларга ия булгандыр, күрәсең.



Мәхмүд турында без Олуг Мөхәммәд турындагы бүлектә телгә алынган Белев вакыйгалары аша беләбез. Олуг Мөхәммәд, рус җирләренә карата агрессив ниятләре булмау билгесе итеп, рус воеводаларына Мәхмүдне тотык итеп алырга тәкъдим итә. Мәхмүд 1445 елның җәендә Суздаль янында Василий Васильевич гаскәрләрен тар-мар итүдә актив катнаша. Моңа бәйле рәвештә, кайбер рус елъязмалары Мәхмүдне «патша» дип атый. Әмма биредә вакыйгаларны ашыктыру күзгә бәрелеп тора, 1445 елның 1 октябрендә (кайбер чыганакларда – 23 октябрь һәм 25 октябрь) Василий Васильевич тоткынлыктан азат ителә. «Казан елъязмачысы» версиясе буенча, бөек Мәскәү кенәзен нәкъ менә Мәхмүд хан иреккә чыгара. Өстәвенә, әлеге чыганакның авторы раславынча, Мәхмүд Казан тәхетенә Олуг Мөхәммәд һәм Якупны (әтисе һәм абыйсы) үтергәннән соң утыра. Олуг Мөхәммәднең шул рәвешле үлүен инкарь итмичә, бер әйбергә игътибар юнәлтәсе килә: барлык рус елъязмаларында да 1446 елда Якуп һәм Касыймның бөек кенәзгә хезмәт итә башлавы әйтелә. Шулай булгач, Мәхмүд үз туганының җанын кыймаган дияргә мөмкин. Әмма Мәхмүднең туганары Мәскәүгә Казан яки Түбән Новгородтан түгел, ә «Чиркәсләрдән» килүе аның тарафыннан туганнарына куркыныч чыннан да янаган дигән уйга этәрә. Мәхмүд Казан тәхетенә 1445 елның октябрь-ноябрь айларында утырган дип фаразларга нигез бар, чөнки 1 октябрьдә ул әтисе белән әсирлеккә төшкән Василий Васильевичның язмышын хәл итә һәм нәкъ менә шул вакыйгадан соң чыганакларда Казанның Мәхмүд тарафыннан яулап алынуы хәбәр ителә. Шунысын да искәртик: Мәхмүд хан тәхеттә утырганда казанлыларның рус җирләренә ике мәртәбә генә яу белән килүе билгеле. 1447 елның язында алар Устюгны камап ала, ә 1448 елда Владимир һәм Муромга һөҗүм итә.

Мәхмүднең 1455 һәм 1460-1461 елларда Казанда булуы турында без митрополит Ионаның хатларына таянып фикер йөртә алабыз. Мәхмүд рус чыганакларында чираттагы тапкыр 1455-1456 елларда телгә алына, ул чагында бөек кенәз Василий Темный «Мәхмүдне Бөек Новгородка яуга күтәрә». Әмма, титулатурага таянып фикер йөрткәндә, биредә йомышлы хан улларының берсе – Касыйм, Якуп яки Данияр күздә тотыла кебек. Ул Василий Темный походларында күп тапкырлар катнашкан Касыйм булырга мөмкин. ХV йөзнең 50нче еллары урталарында Казан отрядларының бөек кенәз акцияләрендә катнашуы икеле, чөнки нәкъ менә шушы вакытта Василий Темныйның (Суздаль янындагы сугышта Мәскәү кенәзе әсирлеккә төшкәннән соң) Мәхмүдкә бәйле булуы бик тә ихтимал.

1461 елда ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үзгәрүе көн кебек ачык, әмма эш сугышка ук барып җитмәгән.

Бу – Мәхмүднең рус чыганакларында соңгы мәртәбә телгә алынуыдыр, мөгаен. Беренче Казан ханының үлгән көне турында әйтүе кыен, чөнки бу хакта мәгълүматлар сакланмаган. Владимир Вельяминов-Зернов фикеренчә, Мәхмүд Василий Темный белән бер үк вакытта – 1462 елда вафат булган.

Киләсе очеркта Хәлил, Ибраһим һәм Илһам ханнар турында сүз барачак.

Фикерләр








Тарих

1552 ел: үткәннәрнең кайтавазы безнең көннәрдә

Татарның үткәнендәге вакыйгалар турыдан-туры бүгенге көн вәзгыятенә йогынты ясый. Алай гына да түгел, хәзер милләтебездә килеп чыккан проблемалар, чишәсе мәсьәләләрнең дә тамыры 1552 елларга барып тоташа, дип саный тарихчылар.

Тарих

Тарихчы Илдус Заһидуллин: Мәчет янындагы мәктәпләр татар мәгарифенең нигезен булдырган

Милли мәгарифтә шәригатьнең роле, җәдитчелек мәсьәләләре, яшәү рәвеше буларак ислам дине... Бу сораулар бүген дә актуаль. Узган гасырларда алар ничек хәл ителгән соң? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла